Татарстанга 100, Әлифбага 55 яшь
Халкыбыз быел Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Мәшһүр Әлифбага быел 55 яшь! Бу ике дата бик нык бәйле: республикабыз булмаса, безнең әлифбабыз да булмас иде.
1965 елда басылып чыга Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың өч еллык хезмәт нәтиҗәсе. Бу әлифба белән 50 ел дәвамында нәниләр хәреф танырга өйрәнделәр. Өч буынның дөньяга күзен ачкан әлеге әлифба хаклы рәвештә үз урынын музей экспозициясендә тапты.
“Әлифба” музеена дөньяның төрле почмакларыннан киләләр. Финляндия, Болгария, Чехия, Төркия, Германия, Франция, Корея, Кытай, Япония, Македония, Греция кебек илләрдән килделәр. Узган ел Америка Кушма Штатларыннан ике делегация булды. Швециядән язучы Алишер Сарбон килгән иде. Бездә швед телендә әлифба булмаганын белгәч, ул вәгъдә итте һәм ике атнадан Стокгольмнан кыйммәтле китап килеп тә җитте. Көньяк Кореядән вәкилләр килделәр. Корея телендә шулай ук әлифба юк. Сумкаларыннан чыгарып, әлифба бүләк итеп киттеләр: үзләре белән үк булган икән!
Үзебезнең Якутиядән махсус килделәр. Сигез кешедән торган делегациянең дүртесе фәкать якут әлифбасын безнең музейга тапшыру өчен килгән. Арча педагогия көллиятенең актлар залына студентларны җыеп, үзләренең әлифбалары турында, авторы турында сөйләп, экраннан презентация күрсәтеп, тантаналы рәвештә әлифбаларын музейга тапшырдылар.
Республика күләмендә музеебыз белән кызыксыну зур. ТНВ ның “7 көн” редакциясе, Шаян ТВ үз тапшыруларын эшләделәр. “Ватаным Татарстан” газетасында һәм “Татарстан” журналында күләмле мәкаләләр чыкты.
Арча мәктәпләре укучылары музейга яратып йөриләр, экскурсиядән соң интерактив уеннар уйныйлар. Педагогия көллияте студентлары арасында иң яхшы экскурсоводка конкурс үткәрелде.
Бүгенге көндә “Әлифба” музеенда 300 гә якын әлифба бар. Алар дөньяның 68 телендә. Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова исемнәрен мәңгеләштерү максатында ачылган “Әлифба” музее, яңа юнәлешләр ала барып, үз эшчәнлеген дәвам итә.
Дамир Таҗиев,
“Әлифба” музее җитәкчесе
Авылны кемнәр яшәтә?
Пыскып түгел, дөрләп янган шәхесләр бизи гүзәл җиребезне. Бөтен көчләрен, белемнәрен, үзләрен аямыйча фидакарь эштә үткәргән көннәрен, йокысыз төннәрен туган төбәгенә биргән, туган авылының яшәвенә бөтен гомерен багышлаган кешеләр бар, шөкер. Шундыйларның берсе Арча районы Айван авылыннан Гатауллина Альмира Мидхәт кызы. Бүгенге көндә ул районның хатын-кызлар советын җитәкли.
-Альмира Мидхәтовна, Бөек Җиңүгә быел 75 ел була. Үзегезнең туган авылыгызда һәр елны 9 Майда совет чорындагы кебек үк демонстрация үткәрүегезне белгәч шаккаттым һәм сокландым. Яңалык ул бик нык онытылган искелек, диләрме әле. Ә Сез бит аны беркайчан да онытмагансыз да икән?
-Быргы, барабан, байрак минем канга сеңгән ул. Патриотик тәрбия бик кечкенә яшьтән башлана. Һәр елны 7 майда, нәкъ совет чорындагы кебек, 1 сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр колонна булып басабыз. Барлык укытучылар, техник хезмәткәрләр дә өстәлгәч зур көч булабыз. Байрак тотучылар төркеме иң алга баса: мәктәп байрагы, Татарстан, Россия байраклары, сугыш чоры байрагыбыз да бар. Колоннаны чәчәкләр, веноклар, шарлар белән бизибез, транспарантлар күтәрәбез, “Үлемсез полк”тагы кебек сугышта һәлак булган бабайларыбызның портретларын тотабыз.
Матур итеп бизәлгән колонна быргылар кычкыртып, барабаннар кагып Айван авылы урамына килеп керә. Сугыш ветераннарының йөри алганнары урамга чыгалар. Хәзер алар юк инде, тыл ветераннары чыга. Аларның өй турыларында туктыйбыз. Һәр ветеран янында мини-митинг була. Матур сүзләр әйтелә, фотога төшелә. Ветеран янына оныклары килеп баса. Күзләрдән яшьләр тәгәри. Искиткеч тәрбия моменты бу. Өйдән чыга алмаган өлкәннәр дә була. Алар тәрәзә янына киләләр, кайберләре тәрәзәне ачып җибәрәләр. Аларның өенә митинг килде, алар горурланалар, шатлык мизгелләре кичерәләр, бер генә көнгә булса да кайгыларын оныталар. Бу көнне әле тагын хәрби җырларга смотр да була, сугыш чоры җырлары башкарыла, шигырьләр сөйләнә, авыл халкы зур митингта да катнаша.
Икенче көнне Төбәк-Чокырча авылында шундый ук тантана ясыйбыз. 3 км барасы бар, аны без җәяү үтәбез. Девизыбыз шул: сугыш бик авыр булган, бабайларыбыз җәяүләп Берлинга кадәр барып җиткәннәр. Без дә авырлыкларга бирешмәскә тиешбез.
Бу көнне иртәнге сәгать сигездән сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янына Почет караулы баса. Анда басу өчен ярыш ел буена бара һәм шул хокукны укуда тырышып яки җәмәгать эшләрендә катнашып яулап алырга кирәк була.
-Авыллар бетә дип чаң суккан вакытта сезнең авыл гөрләп яшәп ята. Арчага якын гына урнашкан, аягында нык басып торучы авыл.
-Балаларда туган якка, туган авылга мәхәббәт тәрбияләү буенча эзлекле эш алып барабыз. Авылда яшәп уңышлы эшләүчеләр белән очрашулар үткәрәбез. Ул төрле һөнәр иясе була: механизатор, терлекче, үз эшен ачып җибәрүчеләр бар хәзер. Авылыбыздан чыккан танылган шәхесләр белән очрашабыз. Атказанган типография хезмәткәре Минсара Әхмәтгалиева, атказанган икътисадчы Венера Афзалова, журналист Румия Надршина, герой- разведчик Гарәфи Әскаров, легендар совхоз директоры Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов, аның улы прокурор Алмаз Сәгыйтьҗанов – без аларның барысын да тәрбия эшендә файдаланабыз. Максатыбыз балаларга аңлату, күрсәтү: туган җирдә дә бәхетле яшәп була. Алар авылда калсыннар, йортлар төзесеннәр, өйләнеп-кияүгә чыгып, балалар үстерсеннәр. Бу өлкәдә безнең эшнең нәтиҗәсе дә куанычлы. Авылыбызда яңа йортлар калка, балалар туып тора.
-Балалар туа тууын. Тәрбия өлкәсендә аксыйбыз түгелме? Көне буе компьютерда, телефонда балаларыбыз. Хезмәт тәрбиясе бөтенләй юк кебек.
-Бездә хезмәт тәрбиясенең беткәне юк. Безнең мәктәп балалары мәчет салган балалар ул. 2008 елда мәчет ачылды Айван авылында. Авария хәлендәге, эшләмәгән балалар бакчасын сүтеп, кирпечләрен чистартып, укытучылар белән беррәттән укучылар эшләде. Болар барысы да дәрестән соң, өйгә кайтып ял итеп килгәч башкарылды. Әти-әниләре белән бергә киләләр иде. Хәзер ул балаларга 32-33 яшь. Гыйззатуллин Рузил, Әскаров Рамил, Фидарис Зиннатуллин, Искәндәр Юзаевларның балалары инде мәчеткә дин укуларына йөриләр. Аталары тәрәвих намазларына, җомга намазларына баралар. Әтием төзегән мәчет дип горурланалар.
Бүгенге балалар да эшлиләр. Мәктәп бакчасында ел буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге үстерәбез. Яз җитүгә һәр атнада өмәләр үтә. Мәктәп тирәсен, авыл урамнарын чистартабыз, мәчетне тәртиптә тотабыз, зиратны әти-әниләр белән бергә балалар җыештыралар.
-Альмира Мидхәтовна, ә шулай да минем борчулы соравым урынлымы?
-Хәзерге балалар безнең чор балаларыннан шактый аерыла шул. Мәктәптә укыганда мин бик оста рәсем ясый идем. Концертларда алып баручы да, җырчы да мин. 5 сыйныфта укыканда телевизордан күреп чегән биюен өйрәндем. Әни чаршаулардан киң итәкле күлмәк тегеп бирде. Шул бию белән мин башладым. Дәресләр беткәч без өйгә ашыкмый идек. КВН нар оештырып, концертларга хәзерләнеп, шау-гөр килеп аралаша идек. Өйгә кайткач әти-әнигә булышабыз, дәресләр хәзерлибез дә урамда уйныйбыз, караңгы булганчы чана, чаңгы шуабыз, тау битләре шомарып бетә иде.
-Бик актив булгансыз. Юкка гына комсомол секретаре итеп сайлап куймаганнар икән.
-Комсомол чоры яшьлекнең иң матур вакыты. Секретарь итеп сайлап куйдылар. “Син укытучы, син актив, кем булсын тагын”. Башта сөендем әле, миңа ышаныч күрсәтәләр бит. Аннан очсыз-кырыйсыз эшкә чумдым: тегесен оештырырга, монысын оештырырга. Бу җәмәгать эше бит, төп эштән соң эшләнә. Колхоз рәисе автобус бирде, район үзәгенә җыр конкурсына барабыз. Кызыл яулыклар таптык барыбызга да. Автобусыбыз ватылып калды юлда. Егетләр ремонтка булышып буялып беттеләр. Соңга калып булса да өлгердек, чыгыш ясадык. Ул комсомол җыелышлары, бер-беребезне каты тәнкыйтьләп чыгыш ясаулар, кичке дежурлар, җәмәгать тәртибен саклау, клубларда уеннар оештыру. Әйбәт эшләгәнбез: комсомол юлламалары белән Венгрия, Болгария, ГДР га бардылар егетләребез. Конкурсларда катнашып урыннар ала идек.
-Районда иң яхшы комсомол секретаре икәнегезне беләм. Әле Сез иң яхшы пионервожатый да идегез…
-Пионервожатый булып эшли башладым. Төбәк-Чокырча сигезьеллык мәктәбе ул вакытта. Бик усал авыл санала иде ул. Айван авылы бил бөккән Төбәк-Чокырча алпавытларына. Революциядән соң тәртипсезлекләр дә башланган: эчүчелек, балаларның милициядә учетта торулары. Шундый яман аты чыккан мәктәптә мин өлкән вожатый булып эшли башладым. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша идем. Иң яхшы пионер дружинасы исемен алгач мине Мәскәүгә Бөтенсоюз слетына делегат итеп җибәрделәр. Анда чыгыш та ясадым әле. Эшләгән эшләрне санап киттем. Милициядә учетта торучыларның бетүе турында рапорт бирдем, хәтта тәмәке тартучы бер малай да юк безнең мәктәптә дигән җөмләм бар иде. Шул урында мине туктатып, Белоруссиянеке иде бугай, сорау бирде: “Не может быть, Вы это точно говорите или просто флиртуете?”, — диде. “Приезжайте, я вам адрес дам, это на самом деле так”, — дип җавап бирдем. Бәлки малайлар тартканнардыр да, ләкин күрсәтмиләр иде. Бу инде шулай ук зур җиңү.
-Булдыклы белгечне бер урында озак тотмыйлар, югарырак күтәреп куялар.
-Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булгач дәресләр кимеде, эш күбәйде. Тәрбия өлкәсе минем иң яраткан эшем. “Хәзер мәктәп белем бирергә тиеш, тәрбия мәктәп эше түгел” дигән фикерләр ишетелә башлады. Мин моның белән килешмим. Белемле кеше тәрбияле булмаса җәмгыятькә нәрсәгә кирәк ул? Кеше иң беренче чиратта кеше булып калырга тиеш. Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү турында сүзләр бар хәзер. Бу бик кирәк әйбер. Сыйныф җитәкчесе балага мәктәптәге әни. Башлангыч сыйныф укытучысы белемнең һәм тәрбиянең нигезен сала, ул мәктәптә төп фигура. Бала күңеленә ул нинди тәрбия орлыгы сала? Идән юарга өйрәтә икән башлангыч сыйныф укытучысы, гөлгә су сибәргә өйрәтә икән, бала мәңге онытмый аны. Сыйныф җитәкчесе идәнне үзе юып күрсәтсен, тактага үзе каллиграфияне дөрес кулланып язсын. Шуннан соң баладан шуны таләп ит. Белемне дә тәрбияләп бир син.
90 нчы елларда мәктәптә һәм, гомумән, җәмгыятьтә тәрбия аксап китте. Бүген шуның җимешен җыябыз. Гаилә төзи алмый торган ирләр барлыкка килде, җаваплылыкны үз өстенә ала белми торган малайлар күбәйде. Ир укытучыларның мәктәптә азаюыннан бу. Бер ир укытучы 10 хатын –кызны алыштыра тәрбия өлкәсендә. Чүкеч тотып эшләргә өйрәтә икән, эндәшмичә эшен эшли, бала карап тора, үз мисалы белән тәрбияли ул. Күп кенә әтиләр өйдә дә тәрбиядән читләшә, инде мәктәптә дә ирләр тәрбиясе күрми икән, бу дөрес халәт түгел.
-18 ел мәктәп директоры булып эшләдегез…
-Миңа бик җиңел булды мәктәп директоры булып эшләп китәргә. Мин бөтен баскычны үтеп килдем: башлангыч сыйныф укытучысы, өлкән пионервожатый, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Мин үз туган авылымда, балаларның әти-әниләрен, әби-бабайларын беләм. Менә шул авылны ярату минем эшемдә ярдәм итте. Ләкин хуҗалык эшләре баса иде. Минем яраткан эшем – тәрбия.
-Ә тәрбия чаралары сездә бихисап…
-“Толларым-бәгырьләрем” дигән чарада ирләре сугышка китеп бик яшьли тол калган апаларны хөрмәтләдек. Балалары, оныклары килде, бүләкләр тапшырдык, аларга җылы сүзләр әйтелде, алар өчен җырлар башкарылды. “Балачагын сугыш урлаган” дигән кичә үткәрдек. Сугыш чоры балаларын, хәзер әбиләр-бабайлар бит инде, мәктәпкә җыеп, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, аларга җиңүне якынайту өчен тырыш хезмәтләренә рәхмәт әйтеп үтте бу чара. Ветераннарга хөрмәт, ә балаларга тәрбия.
-Альмира Мидхәтовна, мин Сезне 18 ел туган авылыгызда Сабан туе үткәрүче итеп тә беләм әле.
-2002 елда беренче тапкыр Сабан туе уздыру бетү, туктау куркынычы астында калды. Акча юклыкны сылтау итеп: “Быел Сабан туе булмый”, — диделәр. Бу бик зур фаҗиганең башы булырга мөмкин иде. Сабан туе бетсә, мәктәп бетсә авыл бетә. Моңа һич юл куярга ярамый иде.
12 кешедән комиссия төзедек. Мин рәисе. Комиссиягә мәктәп укытучыларын, җирлектән башка белгечләрне керттек. Җигүле атлар бизәп, гармун белән, авыл яшьләрен чарага тартып Сабан туена бүләк җыйдык. Эшмәкәрләр дә табылды, акча да җыелды, тагын бүләкләр алдык. Авыл Сабан туе ул әбиләр, бабайлар һәм балалар өчен. Ул кайткан кунаклар өчен. Башка авылның Сабан туе ул синеке түгел. Җиде сәгатькә сузылган Сабан туен без ике хатын-кыз алып барабыз. Комиссия бик яхшы эшли, һәр кеше үз эшен белә. Шул тәртиптә 18 ел Сабан туе үткәреп киләбез.
Сабан туе үткәрүнең үзенең күп кенә матур традицияләре барлыкка килде. Шуларның берсе – Сабан туе сөлгесен бәйләү хокукы бирү. Һәр елны ул җиде кешегә бирелә. Бер елны тыл ветераны, иң яхшы мәктәп укучысы, яңа өйләнешкән пар, армиягә улын озаткан әни, быел беренче сыйныфка укырга керүченең иң уңышлысы, алдынгы механизатор, авылны төзекләндерүгә иң зур өлеш керткән меценат булса, икенче елны башка номинацияләр дә була. Һәр эштә тәрбия максаты беренче урынга куела.
-Альмира Мидхәтовна, булганыгыз өчен, авылга мәхәббәтегез, авылдашларга олы хөрмәтегез өчен чиксез рәхмәт Сезгә. Сезнең кебек фидакарьләр булганда авыл яши, халкым яши!
Дамир Таҗиев
Максудиларны онытмыйк
Казан артыннан чыккан тагын бер мәшһүр кешебезнең юбилей елы 2018. Ул – галим, журналист, баш мөхәррир, философ һәм әлифба авторы Әхмәтһади Максуди. Аның тууына 150 ел. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең актлар залында ачык лекторий булып узды. Әлеге галимнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән белгеч, “Казан рты” арих-этнография музее фәнни хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин бик эчтәлекле чыгыш ясады. Ул юбилярны “Йолдыз” газетасы чыгаручы буларак яктыртты. Шулай ук галим 1200000 данә дәреслек авторы да, беренче татар блогеры, педагог һәм философ та. Чыгыш ясаучы аның милләт өчен искиткеч зур эшләр башкаруына басым ясады.
“Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев Әхмәтһади Максудиның тел галиме буларак эшчәнлегенә тукталды. Музей фондында аның “Мөгаллим әвәл” һәм “Мөгаллим сани” әлифбалары бар. Шулай ук бик кадерле экспонат булып галим Хәлиф Курбатов Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитоваларга тапшырган бөек зат Әхмәтһади Максудиның үз кулы белән язган кулъязмасы саклана.
Укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм чыгыш ясаучыларга үзләренең сорауларын бирделәр. “Йолдыз” газетасының еллык бәясе 3 сум, тиражы буенча иң зур газета. Акча күп керә. Табышны ул кая тота дигән сорау бик урынлы. Нәкъ менә милләтне агарту эшенә акча сарыф иткәне өчен без бүген Әхмәтһади Максудины зурлыйбыз да инде. Ул әлифбалар бастырып бушлай халыкка тарата. Аның барлык кешене грамоталы, ягъни укый-яза белә торган итеп күрәсе килә.
Садри Максуди кем ул дигән сорау да бик урынлы. Ул галимнең бертуган энесе. Октябрь инкыйлабыннан соң Төркиягә яшәргә китеп, шул дәүләтнең парламент депутаты булган кеше ул. Ә Әхмәтһади Максуди Россиядә кала һәм Сталин репрессиясенә эләгеп күп җәфалар чигә.
Үзебезнең тарихыбызны, затлы шәхесләребезне барлап киләчәк буыннарга тапшырыйк. Бу безнең бурычыбыз.
Дамир Таҗиев
Ак калфаклар «Алифба» музеенда
Казан шәһәре буенча Татар хатын-кызларының «Ак калфак” иҗтимагый оешмасы “Алифба” музеенда булды. Делегация оешма рәисе Рәхимә Арсланова җитәкчелегендә килде. Ул үзе шагыйрә һәм күп китаплар авторы.
Күп кенә кунакларның безнең музейны беренче күрүләре иде. Алар бик тәэсирләнеп экспонатлар белән таныштылар. Музей турында бик кызыксынып тыңладылар.
Кунаклар арасында танылган һәм кызыклы шәхесләр күп иде.
Абдулла Алишның туган-тумачасы Гөлшат Сөнкишева, татар теле буенча күп кенә методик китаплар авторы Кафия Закирова, шагыйрәләр, Каюм Насыйри премиясе лауреатлары. Барысы да музеебыздан зур канәгатьләнү хисе белән киттеләр.
Дамир Таҗиев
Педагогия көллияте якташыбызны зурлый
Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, үзебезнең районның Кышкар авылында туып-үскән Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповка 80 яшь тулды. Шул уңайдан Арча педагогия көллияте укытучылары һәм укучылары танылган якташыбызны хөрмәтләү кичәсе үткәрделәр. Профессор белән бергә аның тормыш иптәше Диләрә ханым, педагогия фәннәре докторы, профессор Фираз Фахразович Харисов, райондашыбыз, күренекле журналист Әгъзәм Фәйзрахмановлар килгән иде.
Кунаклар яңартылган “Әлифба” музее белән таныштылар. Актлар залында зур тантана булды. Көллият укучылары профессор Юсуповның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган сәхнәләр күрсәттеләр. Мөхтәрәм юбилярның яраткан җырлары яңгырады. Педагогия көллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаилевна, ветеран-укытучы Сәгъдиев Илдус Абдрахманович якташыбызны кайнар котладылар. Үз чиратында Р.А.Юсупов шулай зурлаган өчен рәхмәтләрен әйтте, якташлары тәбрикләвен иң зур бүләк итеп кабул итүен җиткерде.
Дамир Таҗиев
Гадилектән – бөеклеккә
Нәрсә ул яшәү мәгънәсе? Аны һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Адәм баласы ни өчен туганын белми, үз ихтыярыннан башка дөньяга килә. Бу дөньяда ниләр күрәсен дә ул күз алдына китерә алмый. Бөек кеше буламы ул, гади генә тормыш кичерәчәкме – анысы да караңгы.
ХХ гасыр адәм балаларын түзә алмаслык шартлар белән сыный. Минем язмам гасыр башында туып ХХI гасырга чыгып та бераз яшәгән гади кешеләр турында. Гадилек аларны бөек иткән.
Алты айлык вакытта әтисез-әнисез калган малайны авылның баласыз гаиләсе асрамага ала. Үзләренең фамилияләрен бирәләр һәм исемен үзгәртәләр. Киләчәктә татар әлифбасы авторы булачак Сөләйман Хәлиуллин шулай Сәләй Вәгыйзов булып китә.
Рәмзия Вәлитова белән алар Казан педагогия институтында танышалар һәм дуслашып китәләр. Рәмзия дә алты яшьтән дөм ятим калып балалар йортында үскән кыз. 1937 елда өйләнешеп, юллама алып алар Арча педагогия училищесына эшкә киләләр. Дүрт елдан сугыш башлана. Сәләй фронтка китә һәм бер елдан әсирлеккә төшә.
Җиңү язында Вәгыйзовны америкалылар азат итә. “СССРга кайтма, анда сине каторга көтә”, — диләр азат итүчеләр. Ләкин Сәләй ике баласын, кызы Римманы һәм улы Камилне, хатыны Рәмзияне бик сагынган була. Сагыну шулкадәр көчле була, төрмә хәтта пүчтәк бер әйбер булып күренә.
Советлар Союзы чиген узуга НКВД гаскәрләре эшелонны үз кулларына алалар. Юллар көнчыгышка түгел, ә төньякка борылалар. Шулай итеп, Сәләй Вәгыйзов 10 ел Печора тирәсендә юллар сала, урман кисә.
Рәмзия ире янына балаларын ияртеп ике тапкыр килә. Нәтиҗәсе – Рәмзия Гыйләҗ кызын педучилищедан эштән куалар. Сәләй аңа хат яза, “миннән ваз кичсәң сиңа җиңелрәк булыр”, — ди. Рәмзия кире Вәлитовага әйләнә һәм эшенә кайтарыла.
Ун ел срогын тутырганнан соң гына Сәләй Арчага кайтып төшә. Ләкин аны укытырга алмыйлар, төрле авыр эшләрдә эшләргә мәҗбүр була. Берничә елдан соң Мөндеш авылында укытырга рөхсәт бирәләр. Тагын гаиләдән аерылып яшәүләр башлана.
Сәләй Гататовичның тормышындагы борылышны үзенең укучысы, Арчада РОНО мөдире булып эшләүче, соңрак Мәгариф министры урынбасары, Равил Әлмиевич Галиәхмәтов ясый. Ул аны педагогия училищесына укытырга кайтара. Бу кыю кеше үз өстенә никадәр җаваплылык алуны күз алдына китерегез әле. Тоталитаризмның тамырлары чиктән тыш нык заман бит.
Язмамны гади кешеләр турында дигән идем. Гади генә итеп, хатыны Рәмзия Вәлитова белән берлектә, Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укытып, гади генә итеп Әлифба китабы төзү өстендә эшли башлыйлар. Мәгариф министрлыгы Әлифба дәреслегенә конкурс игълан иткән була.
Арчаның “Әлифба” музеенда бик кыйммәтле экспонат итеп шул әлифбаны төзегән кулъязмалар саклана. Типографиядә басылганчы бит алар әле кулдан языла. Шул вакытта мөхтәрәм авторлар үзләренең танылган галимнәр булып киләчәккә күчүләрен уйларына китерделәрме икән? Юктыр, мөгаен. Алар үзләренчә бик гади эш эшлиләр. Ләкин язмыш аларны ничек өскә чыгара. Конкурста җиңгән әлеге “Әлифба” дәреслеге менә инде 60 ел татарларга хезмәт итә. Шул чор эчендә 30 тапкырдан артык нәшер ителә, өч тапкыр авторлар тарафыннан үзгәртелә. Татарстанда гына түгел, бөтен татар дөньясы шул әлифбадан укырга өйрәнә.
Яшьлекләре бик авыр башланган әлеге матур пар бәхетле картлык кичерделәр. Рәмзия апа 88, Сәләй абый 96 яшькә кадәр яшәделәр. 30 га якын фәнни хезмәт яздылар, татар телен укытуга багышланган ярдәмлекләр чыгардылар. Алар үзләре исән вакытта ук “Әлифба” музее ачылды. Бүгенге көндә әлеге музейга 65 телдә 300дән артык әлифбалар тупланды. Дөньяда бердәнбер шундый музей булуы белән уникаль ул. Музейның тулы исеме – Музей букваристики и азбучного искусства народов мира. Ул өч залдан тора: дөнья халыклары әлифбалары, татар әлифбасының һәм язуының килеп чыгу тарихы, Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитоваларга багышланган зал. Бүгенге көндә музейда мең ярымга якын экспонат тупланган. 2018 елда педагогия көллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаил кызы башлангычы һәм зур тырышлыгы белән өр-яңадан музей концепциясе эшләнде, экспозицияләр яңартылды. Ныклап үзгәртелгән музей тантаналы рәвештә февраль аенда ачылды.
Минем язмамның геройлары бөек булабыз дип эшләмәгәннәр. Алар бары тик үзләренә тапшырылган эшне намус белән башкарганнар. Бу көннәрдә җәмәгатьчелек Сәләй Гататдин улы Вәгыйзовның юбилеен билгеләп үтә. Аның тууына 110 ел.
Педагогия көллиятенең ишегалдында Әлифбага һәйкәл куелган. Ул барлык керүчеләрне каршы алып тора. “Казан арты” тарихи-этнография музее филиалы булган “Әлифба” музее Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың үзләренә һәйкәл булып тора. Бу музей үткәнне киләчәк белән тоташтыручы күпер сыман.
Дамир Таҗиев