Тар сукмактан олы юлга…

Синең турындагы җырны, Арчам,

Җырламый мин түзмим, кая барсам…

Җырлар ягы, моңнар ягы, Арчам,

Сиңа кайтам, юллар йөреп арсам!

Туган ягым минем, гүзәл Арчам,

Кайтмас идем, синсез яши алсам…

 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, 2019 елдан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Казан Федераль университеты профессоры Айдар Фәйзрахманов якташыбыз Наил Касыйм язган бу шигырь юлларын сәхнәдән дә, төрле очрашулар вакытында да еш яңгырата.

“Мин Арча мәдәният йортында алдынгыларны хөрмәтләү бәйрәмендә катнаштым һәм районыбыз уңышларына сөенеп утырдым. Ел йомгакларына багышланган тантанада катнашучыларны сәламләргә үзе җитәкчелек иткән ансамбле белән якташым Айдар Фәйзрахманов кайткан иде. Ансамбльнең репертуары да, башкару осталыгы да, артистларның киемнәре дә сокланырлык үзгәргән. Айдар якташларын ирешкән уңышлары белән котлады, Яңа ел сәламен җиткерде. “Дөньяның кайсы почмагында, кайсы илендә булсам да мин туган ягым  Арчаны һәрвакыт сагынып кайтам. Минем өчен Арчабызның урман-кырлары да, чишмәләре-инешләре дә, хәтта болытлары һәм җилләре дә кадерле. Арча белән тиңләшерлек төбәк башка беркайда юк. Арчалылар кайда гына эшләсәләр дә милләтебезнең горурлыгы булып торалар. Арча чын мәгънәсендә милләтнең көзгесе ул. Районыбызның исеме  дә “Татарча” дигән сүздән кыскартып алынган бит. Арча!”- диде. Зал алкышларга күмелде. Шулай итеп Айдар Фәйзрахманов моңарчы хәтта тел галимнәре дә искә алмый торган төшенчәне казып чыгарды”, — дип яза мөхтәрәм журналистыбыз Әгъзам Фәйзрахманов.

Әйе, узган елда Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы өчен шатлыклы вакыйга  булды. Якташыбыз татар фольклор мирасын өйрәнү, үстерү, популярлаштыру һәм дөнья музыкасы мәйданына чыгару эшенә өлеш кертүе, үз авторлыгындагы  “Олы юл” кичәләр циклы, нотага салып эшкәртелгән фольклор әсәрләреннән төзелгән ике томлык  “Онытырга мөмкин түгел” басмасы һәм үзе иҗат иткән җырлар һәм романслардан төзелгән “Яшәү барыбер кызык”, “Олы юл”, “Борчылма”, җыентыклары өчен Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы да  “Казан-Экспо” күргәзмә үзәгендә, кабатланмас җырчыбыз Илһам Шакиров исеме бирелгән залда,  өч мең тамашачы катнашында узды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәрәҗәле бүләкне алганда якташыбызның уңышлары өчен сөенеп тә, горурланып та утырдык, бу тантанада катнашуыбыз белән үзебезне дә бәхетле итеп сиздек.

Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда  Айдар Фәйзрахмановның югарыда әйтеп үтелгән китаплары, аудио-видео дисклары, төрле еллардагы истәлек фотолары, афишалар, үзе бүләк иткән сәхнә костюмы кадерле экспонатлар буларак саклана.Музейның  әдәбият һәм сәнгать  бүлегендә   аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  экспозиция куелган.

“Мин чын татар мөхитендә, укытучы гаиләсендә дөньяга килдем. Милли хисле авыл баласы буларак, кечкенәдән халык моңнарын – әтиемнең өздереп гармунда уйнавын, әниемнең искиткеч моңлы тавышын, өлкән абый-апаларымның бер-берсен уздырып баянда уйнарга өйрәнүләрен күреп, сокланып, күңелемә сеңдереп үстем. Шагыйрьләр, язучылар төбәге – Казан арты, авыл кичләре, печән һәм урак өсләре, Сабан туйлары, мәктәп юллары- барысы да бала, яшүсмер, егет күңелендә үзләренең үсентеләрен биргәндер. Бик яшьтән гармунда уйнап, җырлап, җиде яшьтән кулга баян алып, кичләрен инде кызларны биетеп, армия сафларын үтеп, ике югары музыка уку йортын тәмамлап, опера һәм балет театры мәктәбе аша, бихисап гастрольләр белән Европа, Азия, Африка илләрен узып, күңелемдә һаман да үз халкыма сокландым. Аның затлылыгына, тырышлыгына, моңына, аһәңенә гашыйк булып, мин “Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле” дигән “тукталышка” килеп җиттем”- дип яза гади генә итеп үзе турында Айдар Фәйзрахманов.

Бүгенге көндә ул җитәкләгән ансамбль халкыбызның җыр-моңнарын, биюләрен, төрле музыка уен коралларын, милли киемнәребезне бөтен дөньяга таныту өчен зур хезмәт куя. Алар чыгыш ясаган илләрне санап бетерү мөмкин түгел, кырыктан артык илдә булу, ә кайберләрендә 4-5 тапкыр булуларын исәпкә алсаң, нинди зур хезмәт башкарылуын күз алдына китереп була. Айдар Фәйзрахмановның китапларында алар белән тулысынча танышырга мөмкин. Без үзебез дә ансамбль Арчага килсә дә, Казанга барып та чыгышларын сокланып,  яратып карыйбыз. Коллективтагы һәр артист җырлый да, бии дә, музыка коралында да уйный, ә Айдар Фәтхрахман улының алар белән бергә җырлавы, биюләрдә катнашып алуы аеруча күңелгә якын булып китә. Күңелгә, йөрәккә үтәрлек, җаннарны кузгатырлык шигырьләр укуы белән дә якташыбыз тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Иң әһәмиятлесе, бик күп яшьләребез ансамбльдә эшләп тәҗрибә туплыйлар, зур сәхнәдә үзләрен уңышлы күрсәтеп киләләр.

Якташыбыз, бу уңышларга ничек ирешкән соң? Бу сорауга җавапны мин Татарстан телевидениесенең ТНВ каналында Зәмирә Рәҗәпова тарафыннан алып барыла торган “Әй, язмыш, язмыш…” тапшыруында якташыбыз Айдар Фәйзрахманов белән булган әңгәмәдән соң таптым.

Айдар Фәйзрахманов 1955 елның 30 гыйнварында районыбызның Урта Бирәзә авылында әнисе Бибинур, әтисе Фәтхрахман, алар икесе дә укытучылар, гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе гармунда уйный, җырлый, әнисе дә оста җырчы, шигырьләр сөйли, үзе дә язгалый. Алда әйтелеп үтелгәнчә, алар тудырып тәрбияләгән балалар бар да гармун, баянда уйнап җырлыйлар.

Айдар башлангыч белем алганнан соң, Арча эшчеләр бистәсе белән Урта Бирәзә авылы арасында җәяүлеләр йөри торган тар сукмаклардан йөреп, Арчаның беренче номерлы урта мәктәбендә урта белем ала. Яшьтән үк җырга, моңга гашыйк була. Шул сукмаклардан йөргәндә Айдар кычкырып җырлап та җибәрә, шигырьләр дә сөйләп ала. Ул сукмаклар аңа шул кадәр якын була, ул аларны олы юлга чыгу мөмкинлеге дип уйлый һәм горурлана.   Айдар мәктәптә укыган елларында ук  фестивальләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәрен яулый, радио-телевидение тапшыруларында катнаша. Озак еллар “Арча егетләре” халык җыр ансамблен җитәкләгән  абыйсы Марсель Фәйзрахмановның тырышып әзерләве һәм үзенең булганлыгы нәтиҗәсендә Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетына укырга керә һәм уңышлы тәмамлый. Ул районыбызның күренекле баянчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флорид Гасимов белән бергә музыкаль белем ала, әле дә алар ярдәмләшеп яшиләр.

“Зәвыклы. Айдар Фәйзрахмановның иҗаты турында уйлаганда иң беренче күңелгә килгән бәя бу. Аның киңкырлы эшчәнлегенең кайсы тармагын гына алып карасаң да шуңа инанасың. Мин аның кадәр тынгысыз, үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчән кешене белмим. Ул чын мәгънәсендә эш корты”-дип яза язучы Илсөяр Ихсанова.

Ә язучы Рафис Корбан: “Айдар бары тик югары профессиональ дәрәҗәдә иҗат ителгән, һәм сүзләре дә, һәм көе дә тел-теш тидермәслек җырларны гына башкара килде. Аның башкару осталыгы да югары, үзенең лирик, тенор тавышы белән ул халкыбызның озын, моңлы җырларын үзәкләргә үтеп керерлек итеп җырлый”-дигән фикерен җиткерә.

Тар сукмактан башланган олы юл буенча сәяхәтен дәвам итеп, төрле борылышларда каушап калмыйча, юлында очраган күренекле шәхесләрнең, туганнарының ярдәмен һәм теләктәшлеген тоеп, Айдар Фәйзрахманов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. 27 ел дәвамында берсеннән-берсе катлаулы образларны иҗат итеп Муса Җәлил исемендәге Казан Дәүләт академия опера-балет театрында җырлый, озак еллар Татарстан телевидениесендә “Җырлыйк әле” тапшыруларын алып бара, студентларга музыкаль белем бирә, сәхнәдә үзенең чыгышларын ясый, һәм Илһам Шакиров тәкъдиме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенә эшкә килә һәм инде егерме ел шунда намуслы хезмәт итә.

“Айдар Фәйзрахманов — Татарстанның алтын баганасы ул. Ни өчен? Ул беренчедән, опера җырчысы. Операда җырлар өчен ай-һай тавыш кирәк, тавыш кынамы соң, анда рольләрне башкарганда образлар тудырырга кирәк. Караганым, күргәнем бар һәм үз-үземә сорау куям: каян килә соң бу талант? Җавап ачык-тумыштан. Айдар Фәйзрахмановны кая гына куйсаң да, үз эшен җиренә җиткереп башкара, адәм баласы сокланырлык итеп үти”,-дип язган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров.

Бу көннәрдә якташыбыз Айдар Фәйзрахманов 65 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Без аның башкарган хезмәтләренә сокланабыз, киләчәктә ныклы сәламәтлек, гаиләсендә тигезлек, балалар һәм оныкларының уңышларына сөенеп яшәвен, олы юлдан баруын дәвам итеп зур иҗат уңышларына ирешүен телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика