Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңү яуладык!

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музее Арча муниципаль районы Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңү яулады.
“Туган ягым — яшел бишек ” проектының төп чаралары Арча ягының тарихын һәм әдәби мирасын саклауга багышлана. Проект район мәктәп укучыларына, студентларга, туристларга юнәлтелгән. Ә иң мөхтәрәм катнашучылар — ветераннар. Алар район үсешен, тарихны, чын кыйммәтләрне яшьләргә җиткерүче патриотлар.
Проект кысаларында тарихи урыннар буенча автоэкскурсияләр, велоэкскурсияләр һәм җәяүле походлар, шулай ук әдәби, тарихи кичәләр, конкурслар үткәрү күздә тотыла. Грантның күләме — 385000 сум.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика