Театр — минем төп йортым
Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә районыбызның Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан “Театр – минем төп йортым” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Биредә аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле язмалар, фотолар, шәхси документлар белән танышырга мөмкин.