Телең булса – илең булыр, онытма туган телең. Бөтенроссия халык санын алу бара

      15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу бара. Һәркемнең үзе һәм яшәү урыны турындагы мәгълүматлар исәпкә алына. Анда кайсы милләттән булуың турында да сорау бар.  Билгеле, һәркем үз милләте һәм туган теле белән горурлана. Бөтенроссия халык санын алу, 2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән туры килде. Быел туган телебез турында сөйләшүләр, бәхәсләр бара, телебезне саклау юнәлешендә эшлисе эшләр турында алга планнар төзелә. Бу вакыйга илебез тарихына кереп калачак, аның нәтиҗәләре белән һәркем кызыксына. Үзең теләп халык санын исәпкә алуда катнашу, илебезнең сәяси тормышында катнашуның бер формасы да булып тора. Аны оештыручылар да зур тырышлык куялар, һәрберсе үзенә йөкләнгән вазыйфаны төгәл башкаралар.  Мин Арча мәдәният йортында урнашкан даими участокта булдым.  Анда эш бик әйбәт оештырылган,  кыска гына вакытта  гаиләбездәгеләр турында  барлык кирәкле  мәгълүматларны тутырдылар,  халык санын исәпкә  алуда катнашуыбыз турында белешмә дә  бирделәр.  Мин сорауларга җавап биргәндә, үземнең татар милләтеннән булуым, балаларым һәм оныкларым белән  татар телендә рәхәтләнеп  сөйләшә  алуымны уйлап, горурланып утырдым.

Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Факия Шәрәфетдинованың “Туган телем” шигыре күңелләребездә туган телебезгә булган хөрмәтне тагын да арттыра, милләтеңне һәм туган телеңне бер дә икеләнмичә ачыкларга ярдәм итә.

     Туган телем

Барсы да якын күңелгә:

Туган туфрак, туган ил,

Туган авыл, туган нигез.

Иң якыны – туган тел!

Телең булса – илең булыр,

Онытма туган телең.

Әткәм-әнкәм теле бит ул,

Үз телең – татар телең!

Бөек Тукай теле дә ул,

Такташ, Мусалар теле.

Туган телендә ачыла

Һәр сабый бала теле.

Тел күрке – сүз! Җанга якын

Милләтемнең үз теле.

«И, туган тел, и, матур тел»–

Саф татар, милләт теле!

Үз ана телеңне әйбәт белү, башка халыкларның телләрен өйрәнергә, алар белән аралашып, дус-тату яшәү өчен мөмкинлекләр тудыра. Хезмәт ветераны, Арча шәһәренең хөрмәтле кешесе Минһаҗ Кашапов үз шигырьләре аша һәркемгә шуларны төшендерергә тели.

         Анам теле

Язмышымдыр – күп җирләрдә булдым,

Әмма ләкин читтә калмадым.

Анам телен яхшы белгәнгәме,

Кардәш телне бик тиз аңладым.

Сәлам биреп каршы алды үзбәк,

Алатауда булдым – кыргызда.

Казах даласында кунак булып,

Сихәтләндем эчеп кымыз да.

Кайда гына булыйм, туган телем

Ярдәм итте юлны табарга.

Каршы алды, елмаешты һәрчак

Азербайҗан, чечен, кабарда.

Телен белгән кеше һич югалмас,

Теле бетсә, милләт югала.

Башкаларның телен хөрмәт итәм,

Үз телемне яхшы белгәнгә.

      Туган телебез буыннан-буынга әкиятләр сөйләү, җырлар тыңлау һәм башкару, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары турында әңгәмәләр аша безнең чорга килеп җиткән. Бүгенге көндә әдәби китаплар чыгару, радио-телевидение тапшырулары туган телебезне саклау өчен зур мөмкинлекләр тудырды. Ләкин әби-бабайларның, әти-әниләрнең һәм балаларның үзләренең тырышлыгыннан башка туган телебез озын гомерле була алмый. Актив иҗат итүче, мәгариф ветераны Миләүшә Шәйхетдинова “Ана телең” шигырендә бу фикерләр турында уйлана, һәркемгә шуны җиткерергә тели.

Ана телең

Әнкәң биргән җан җылысын сиңа,

Күкрәк аша үткән изгелек.

Ишеттергән сиңа үз телеңне

Бишек җыры аша иң элек.

Чәчәм орлыкларын күңелеңә

Татар теле – ана теленең.

Кадерләргә өең, илең, әнкәң,

Икмәкнең дә хәтта телемен.

Синдә сафлык, әдәп, матурлык та,

Синдә моңлы татар авазы.

Халкың горурлыгын күтәрерлек

Син – Тукайлы татар баласы.

      Шигырьләре һәм җырлары белән танылып килүче Дамир Нуриәхмәтов үзенең шигырьләрендә туган телебезне саклау, ана телебез белән горурланырга кирәклегенә басым ясый.

       Туган телебез

“Хәерле көн!” – диеп, кардәшләргә

Имин, якты тормыш телибез.

Иң затлылар исемлеге башын

Бизи безнең туган телебез.

Раслап кыйблабызның сафлыгын,

Манаралар күккә аша.

Төеннәрсез нәсел җебебез

Чал тарихка барып тоташа.

Яңгырасын биек сәхнәләрдән

Җәүһәр кебек халык җырлары.

Юксынудан милли моңны,

Тутыкмасын күңел кыллары.

Яшә, авыл, саклап йөзеңне,

Чишмә башы булып милләтнең.

Ата-бабам, рәхмәт, башымны

Горур тотарга син өйрәттең.

Югалтмыйча Тукай телебезне

Илтик алга, белеп кадерен.

“Исәнмесез!” – диеп, кардәшләргә

Туган телдә дәшү дәверен.

Россия күләмендә үткәрелә торган халык санын алуга актив катнашыйк, милләтебезне, туган телебезне саклауда үз өлешебезне кертик. Барлык халыклар бердәм булып, үзара аңлашып, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, туган телебезне хөрмәт итеп яшәгәндә генә илебез, Татарстаныбыз зур уңышларга ирешер, дөньяда тынычлык булыр.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика