Тракторчы Сөгъдә

Ачлык елларыннан соң туган Сөгъдә гаиләсендә төп терәк, әнисенең ышанычлы ярдәмчесе булып үсә. Кечкенәдән эне-сеңелләренә күз-колак була, аларны үз үрнәгендә хуҗалыктагы эшләргә өйрәтә, бердәмлек, туганлык җепләрен нык бәйли. Сеҗе мәктәбендә җиде класс белем ала. Иптәшләре арасында кыюлыгы, көчлелеге, уңганлыгы һәм чибәрлеге, чаялыгы белән аерылып торган Сөгъдә Бөек Ватан сугышы башлангач, повестка белән окоп казырга, урман кисәргә йөри, урагын да ура, көлтәсен дә бәйли, ындыр табагында эшләргә дә өлгерә. Ләкин авылдагы ирләр сугышка китү сәбәпле, кырда эшләүче тракторчылар җитешми. Сөгъдәнең кыю йөрәкле кыз булуын авылдашлары яхшы белә. Шуңа күрә аңа курсларга барып, тракторчы һөнәрен үзләштерү кирәклеген әйтәләр. Ул ике дә уйламыйча, бу эшкә алына. Тирә-як авылларда тракторчы кызлар юк. Сикертән кызы кабинасыз, тимер зур тәгәрмәчле ЧТЗ тракторын иярли. Эченнән куркуы көчле булса да, ул бервакытта да сер бирми, тимер атны үзенә буйсындыра. Тракторның һәр детален исеме белән өйрәнә, ни өчен кирәклеген белә, кыскасы, үзенең якын дусты итә. Ерак басуларда эшләгәндә төнгә калулар, кырда бераз ял итеп, сменалап эшләүгә ияләнгән кыз бирешми, һәрчак көр күңелле, көчле рухлы булып кала. Яшь кыз өчен иң авыры ялсыз, ачлы-туклы эшләү түгел, ә иксез-чиксез басуда эшләгәндә трактор ватылу. Аны кырда ялгыз калдыру ул заманда куркыныч булган. Чөнки башка кешеләр килеп, кайбер частьларен салдырып урлый торган булганнар. Ә Сөгъдә тракторының берәр детале ватылса, аны капчыкка салып, Казанбаш МТСына ремонтка үзе илтә. Җәяүләп ничә чакрым юллар үткәнен ул санамый, тизрәк ватык детальне ремонтлатып, кире басуга, тракторы янына ашыга. Мазутка батып, кап-кара кыяфәткә кереп эшләсә дә, аны һәркем хөрмәт итә, аның белән хәтта бригадирлар да киңәшләшеп эшли торган була. Сөгъдә бу һөнәрен яратып башкара. “Барысы да фронт өчен!” девизы астында эшләгән һәр авыл халкы тракторчы кызны үз итә: “Безнең Сөгъдә”, “Данлыклы Сөгъдә” дип кенә йөртә.

Сугыш беткәч, ирләр берәм-берәм авылга кайта башлый. Кыз ирләр бар дип тормый, яраткан эшен дәвам итә. Үткен, чая, чибәр кызны Гөберчәк авылы егете, Фин, Бөек Ватан һәм Япон сугышыннан күкрәгендә медальләрен ялтыратып кайткан нык бәдәнле, колхозда бригадир булып эшләүче егет Нургали үзенә яр итеп сайлый. 1950 елда алар өйләнешәләр. Йортка Сөгъдә килүгә кайнана Бибиәсма киленен: “Өйдәгене чыгарма, урамныкын ташыма”, – дип, тормышта язылмаган закон белән таныштыра. Алар матур гына яшәп китәләр.

Батыр, тырыш Сөгъдә кияүгә чыккач та тракторда эшләвен дәвам итә. Ләкин Нургалие беркөн кайта да: “Хатын, иртәге көннән тракторда эшләүдән туктыйсың”, – ди. Сөгъдә аптырап кала һәм эшнең асылы нидә булуын сорый. “Авыл күперендә бер трактор туктап калган. Һич кузгалып китә алмады. Ә руль артында хатын-кыз иде. Артыннан чыгарга тезелгән ирләр теге хатынны шулхәтле итеп сүктеләр, сине дә шулай ачулана, тирги торганнардыр. Шуңа күрә бу эшеңнән туктыйсың”, – дип кырт кисә. Ирләр әйткән сүз, хатыны өчен закон. Шуңа күрә Сөгъдә ире әйткәннән соң җиде ел эшләгән тимер атына бүтән утырмый. Аннары берәм-берәм алты бала таба. Колхоз эшенә йөри. Тырышлыгы, булганлыгы белән гел алдынгылар рәтендә бара.

Нургали колхозда ышанычлы кеше булып санала, ул завхоз булып та эшли. Һәр ай саен колхозчыларның хезмәт хакын банктан алып кайта, терлекче-механизаторларга кирәкле әйберләр алу да аның вазыйфасына керә. Эштән кайтканда ул гел кесәсендә балаларына “куян күчтәнәче” алып кайта. Ә балалары шул күчтәнәчкә сөенеп, әтиләре эштән кайтканын зарыгып көтеп ала. Нургали, энесе Сәгыйдулла тальян гармунда уйный башласа, моңлы көйләрен суза. Ләкин тормышлар рәтләнеп, матур гына яшәп ятканда сугышлардан да бернинди ярасыз кайткан Нургали алты баласын ятим, хатынын тол калдырып, кырык алты яшендә авырып вафат була. 1969 елның ноябрь ае була ул. Нургали гомеренең соңгы мизгелләрен тормыш китабына язып, Роза, Әлфия, Радигы бераз олырак булуына сөенеп, Рәдиф, Флүрә, Рафаиленең әле кече яшьтә булуларына көенеп, тормыш йөген Сөгъдәсенә калдырып, бу дөньядан китеп бара.

Тимер атны да иярләгән хатын тормыш сынауларына баш ими, булдыра алганча тырыша. Хуҗалыгын нык тота, зур эшләр башкарганда үзенең бертуганнары һәрвакыт ярдәм кулы суза, бигрәк тә энесе Ислам булыша. Кечкенә вакытта апалары канат астында үскән бертуганнар һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Колхоз һәр гаиләгә икешәр гектар бәрәңге алырга, борчак җирен чабарга бүлеп биргәндә Сөгъдә дүртәр гектар итеп ала. Чөнки ул белә: балалары кул арасына керә, туганнары күмәкләшеп кайтачаклар да, бергәләп эшне башкарачаклар.

Миңа Сөгъдә апа Газизованың балалары белән якыннан очрашып сөйләшергә туры килде. Әлфия, Флүрә апалар һәм Радик абый әти-әниләре турындагы истәлекләрне берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйлиләр. Мине сокландырганы шул булды: истәлек-хатирәләре күп, эчкерсез, бердәм, туган җанлы булулары, бер-беренә булган хөрмәт һәм ярату, горурлану сөйләшү барышында ук күзгә чалына.

Безнең әни тракторны биш бармагы кебек белә иде, – дип сөйли Радик абый. – Мин Үрнәк училищесында укыган вакыт. Әнинең рөхсәтеннән башка өйгә кайттым. Әни сорый: “Нигә кайттың?” Мин тракторым ватылып калуын әйттем. Ә ул ышанмый, әти дә булмагач, мине артык иркенгә чыкмасын дигәндерме: “Әйдәле, ватык тракторыңны барып карыйк әле. Кай төше ватык икән?” – ди. Бардык, карады һәм шунда әни тракторымны рәтләп бирде дә унике чакрымлы юлны җәяүләп кайтып та китте. Икенчесендә иптәш егет белән тракторга утырып, клубка кайттык. Тракторны авыл читендә калдырдык, клубка кердек. Озак тормады, ишектән әни килеп керде. Күзләр шарланды. Безне эләктереп алды да: “Нишләп йөрисез монда? Урыныгызда булыгыз!” – дип ачуланып, тракторга утыртты да, кире Үрнәккә җибәрде. Шуннан соң андый хәл кабатланмады. Шул берничә вакыйга миңа тормышымда сабак булды. Тәртиплелек, әдәплелек, тырышлык, үткенлек, әйткән сүздә нык тору һәм куйган максатка ирешү кебек сыйфатларны без күбрәк әни үрнәгендә үзләштердек.

– Безнең әни шәлне оста бәйли иде. Кулының җитезлегенә күз иярми. Әлфия апа читен бәйләсә, әни уртасын бәйләп, киереп куя. Радик абый ат җигеп, шәлләрне күрше авылга сатучыга илтә, – дип сүзгә Әлфия һәм Флүрә апалар кушылды. – Кулына ни тотса, шуны җиренә җиткереп башкара. Кемдә туй, мәҗлес, бәби чәе әнигә чәк-чәк, паштет пешерергә кушалар. Камыр ризыклары күпереп пешә, хуш исләре тарала, телеңне йотарлык була. Аннары бер гадәте күңелдә сакланган. Авылның кайсы гына егете армиягә китмәсен, ул чүпрәктән кечерәк капчык тегә һәм бавырсак пешерә. Шуны армиягә китүче егеткә күчтәнәч итеп бирә, чөнки бавырсак тиз генә искерми, юлда ашарга була дигән сүз. Кеше күңелен күрергә, кунак итәргә яратты. Сабантуй бәйрәмендә өйдә иллешәр кеше җыела торган идек. Без дә ишле, туганнары, дуслары җыела. Хәтта үзенә ятып йокларга урын да калмаска мөмкин. Аннары кайткан һәр кунакка биреп җибәрәчәк күчтәнәчен кар базына төшереп алдан хәстәрләп куя. Ул ярты литрлы банкада каймак, күпереп пешкән бер бөтен ипи була иде. Сикертәннән абыйның дусты Илсур Хөснетдинов әнисе янында кунак була да, безгә килә: “Сөгъдә апа, синең күчтәнәчең өчен килдем”, – дип шаярта иде. Аны һәркем үз итте, яратты. Сөйләшергә дә оста, гадел, кешелекле, итагатьле, мәрхәмәтле иде ул. Аннары аның янына киңәшкә киләләр иде. Үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Сер сакчысы да әле ул. Кайберәүләрнең иң яшерен серләрен саклый иде. Күрше-күлән белән дус-тату яшәде. Әти белән әнинең бер гадәтләре истә: ел саен яңа елны Казанда каршылау. Әле үзләре белән гаилә дуслары Гарифулла абый белән Миңзифа апаны да алып киләләр. Кунак булып, бераз ял итеп кайтып китәләр иде. Ул вакытта өйдәге мал-туарны, кечкенә туганнарыбызны күрше әби-бабае карап тора.

Нинди генә эшкә тотынсак та бер-беребез белән киңәш-табыш итәбез. Әнинең эш-гамәлләрен истә тотабыз, аннан үрнәк алабыз, өлге итеп бала-оныкларыбызга да сөйләп күрсәтәбез. Бик яшьли ишле бала белән тол калып, мескенләнеп утырмады, “боевой” иде безнең әни. Чаялыгы да, сүзгә осталыгы да, уңганлыгы, әдәплелеге дә көчле иде. Бер генә нәрсәгә дә битараф булмады, мактана белмәде.

Тыл ветераны Җәмилә апа Минһаҗева белән дә Сөгъдә апа турында сөйләшеп утырдык. Җәмилә апаның әнисе белән язма героемның әтисе Габдулла бертуган булганнар. “Без аларда еш була идек. Әтиләре сугышта һәлак булды. Җиде бала белән Мәхтүмә апа тол калды. Кечкенә генә йорт. Җитмәсә Сөгъдә апайның өлкән туганы үлеп китте. Тормыш йөген ул кечкенәдән тартты. Бик тырыш булды. Мәхтүмә апаның төп терәге, таянычы булып үсте ул. Йөрәкле кыз булып өлгерде. Кызы Әлфия нәкъ апай инде: курку белмәс, тырыш, уңган. Бик иртә тол калды. Кайнанасын да карап, соңгы юлга озатты. Апай белән гел серләшә идек, киңәшләшеп яшәдек. Ярдәмле, шәфкатьле, бик намуслы булды”, – дип сөйләде ул.

Газизовларның йорты кышка бикле булса да, яздан көзгә кадәр нигездән кеше өзелми. Йорт-җирне, каралты-кураны төзекләндереп, карап, чистартып, чәчәк-гөлләр үстереп торалар. Инде бу нигездә Сөгъдә апаның ничә буыны кунак була. Ул яшәгән мөхитне үзгәртмичә, аның гореф-гадәтләрен саклап яшиләр. Һәр ел саен вафат булганнар рухына Коръән укыталар. Язмышында күпне күргән тракторчы авылдашыбыз бик иртә вафат булса да, авылдашлары, замандашлары, туганнары, балалары аны онытмый, һәрвакыт якты хатирәләр белән искә ала.

Колхозның җелегеңне суыра торган иң авыр эшендә фидакарь хезмәт куйган Сөгъдә апа Газизова рухы алдында баш иябез, аның турындагы истәлекләр барлауны дәвам итеп, яшь буынга үрнәк итеп күрсәтәбез.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһддиев музее җитәкчесе

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика