“Туган җирем — Татарстан”

“Казан арты” тарих-этнография музеенда 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан “Туган җирем — Татарстан” исемле викторина оештырылды.
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Конституция – илнең төп законы. Викторинада катнашучылар Республикабыз тарихына бәйле сорауларга җавап бирделәр, дәүләт символлары турында сөйләделәр. Чарадан соң музей экспозицияләре белән танышып, мавыктыргыч экскурсия тыңладылар.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика