Тыныч булсын дөньялар

Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганда бераз артка борылып карасаң, нәрсәләр эшләнгән, ниләргә әле кул җитмәгән дигән уй килә. Тыныч тормышта 75 ел яшәп, без Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның кайларда ятканлыкларын да белеп бетермибез түгелме? Бик күпләрнең әтиләре, уллары, абыйлары хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Куанычлы хәбәрләр дә бар. Эзләү төркемнәре булдырылды, эзтабарлар күпләрнең җәсаден табып, кая күмелгәнлекләрен яки туганнар каберлегенә күчереп күмелүләре хакында яңадан-яңа хәбәрләр биреп торалар. Ләкин…

Әтинең әтисе Харис бабам Минзин да бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. 1939 нчы елда армия сафларына алынып, кырык беренче елда сугышка керә. Сентябрь аена кадәр берничә генә хаты килә, шул көннән ул хәбәрсез. Бертуган энесе Мәскәү архивлары аркылы соңгы хаты килгән адрес буенча тикшертеп тә йөргән иде, ләкин файдасыз. Нишләтәсең? Күпләр шундый халәттә калды. Бүген инде сугыш кырында һәлак булучыларның балалары да күбесе вафат. Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән буын сафы көннән-көн сирәгәя. Мәрхүмә Мәдинә апа Хәсәнова кайнар күз яше белән: “Их, әти диясе килгән чаклар күп булды. Әйтерлек кешебез генә кайтмады”, – дигән иде. Әти сүзенең мәгънәсен, тәмен әтисез үскән буын гына аңлыйдыр. Хәзерге балалар бу сүзне әйтүдән мәхрүм булмасыннар, дөньялар тыныч булсын иде.

Тыл ветераннары да авылыбызда юк дияргә була. Арча шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Рауза апа Шәйнурова исән-сау, ул – тыл ветераны. Ләкин Рауза апа да инде өлкән яшьтә. Сугыш чоры балаларыннан алынган истәлекләргә күз салсаң, анда сагыш, моң, кайнар күз яше һәм иң изге теләкләр язылган: сугышлар кабатланмасын, дөньялар тыныч булсын, мул тормышның кадерен белеп яшик. Бу истәлекләр М.Мәһдиев музее фондында саклана.

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Мең дә бер проблема…” исемле язмасында мондый юллар бар: “Бөек Ватан сугышында үлгәннәрнең үз туфракларында истәлекләре юк… авылда аларга һәйкәл юк”. Мөхәммәт абыйның сиксәненче елларда язган сүзләренә каршы бүген авылда сугышта һәлак булучыларның исемлеге язылган урын булдырылды диеп әйтәсем килә. Ләкин анда, минем фикеремчә, бер хилафлык киткән. Исемлектә сугышчыларның фамилияләре тулысынча, ә исемнәренең баш хәрефләре генә язылган. Бер үк фамилияле берничә кеше булырга мөмкин, ә янында исемнәре дә язылса, тагы да яхшырак, аңлаешлырак булыр иде. Киләчәктә бу эшне төзәтеп куярлар дигән өмет бар. Бәлки исән кайтучы сугыш ветераннарының да һәр авылда исемнәрен мәңгеләштерергә кирәктер?

“Ә ак һәйкәл – авылның иң уртасында истәлек булып калкып торырга тиеш – ата-бабаң истәлеге, бөек батырлыгы истәлеге сиңа дәшеп торырга тиеш:

– Әй, син балам, оныгым минем! Дөньяда без дә бар идек! Син җирдә намуслы яшисеңме? Җир йөзендә тыныч яшәүнең кадерен беләсеңме?” – дип яза М.Мәһдиев сугышчылар исеменнән.

Чыннан да, һәр авылга һәйкәл куюны яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүнең иң яхшы ысулыдыр дип саныйм. Туган җиренең, туган иленең кадерен белергә, сакларга, баетырга, яратырга өндәп тора бит ул һәйкәлләр.Үткән тарихыңны белү, аны өйрәнү, истәлекләр барлау барыбызның да бурычы булып тора. Әлегә исән-сау булган әби-бабайлардан үткәннәре турында, авыл тарихын язып калсак, киләчәк буынга эш бераз җиңеләер иде сыман.

Гөберчәк авылыннан йөз уналты ир-егет сугышка китә. Хәтта бер көн эчендә егерме биш ир-ат берьюлы Масра басу юлыннан чыгып киткән вакытларны хәтерләүче әбиләребез дә инде бүген юк. Галимуллина Кәүсәрия апа сөйләгән иде: “Ике яшьлек туганым Хәсбиулланы күтәреп, аның әтисен басу капкасына кадәр озата бардык. Ата белән улның мәңгегә аерылу минутлары шунда булды. Минем кулдан әтисенә ыргылган бала, күз яшен эченә сыйдырган атаның кичерешләрен сүз белән генә аңлатып булмый. Авылның яше-карты атларга утырган  авылдашларыбызны Масра басу юлыннан ачы сагыш белән ерак юлга озатты. Ләкин аларның күпләре кире кайтмады. Шулар арасында Хәсбиулланың да әтисе бар…”.

Гөберчәкнең алтмыш тугыз баһадиры туган нигезенә кайтмаган. Аларның кайберләре бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Исән-сау кайтканнарының да күбесе алган яраларыннан иртә вафат булды. Кызганыч, бүген авылыбызда бер генә сугыш ветераны да исән түгел. Кәүсәрия апаның туганы, сугыш башланганда ике яшьлек булган Хәсбиулла да, әтисе армиягә киткәндә өч айлык булып калган әтием Кыям да, читән өстенә басып, әтисен сугышка озаткан Харис та бу дөньяда инде күптән юк. Алар исән булса, безгә әтисез, терәксез, яклаучысыз ничек тормыш кичергәннәрен, авырлыкларны үз тырышлыклары белән җиңеп, чын кеше булып тәрбияләнүләре хакында, авылга куелган һәйкәлләргә карата үз фикерләрен җиткерерләр иде.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика