Якташ журналистлар Арчада

11 нче март көнне газета-журнал, радио һәм телевидение редакцияләрендә эшләүче  журналистлар, мөхәррир якташларыбыз Арчага җыелды. Аларны Арча муниципаль  район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте, журналистларның сорауларына җавап бирде, районның социал-икътисади хәле турында сөйләде. Аннары якташларыбыз Г.Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы, «Әлифба» музее, 3 нче татар мәктәбе-балалар бакчасы, «Арча» спорткомплексы, «Арча-Арена» боз сарае, Түбән Мәтәскәдәге фермер Айдар Сабиров хуҗалыгы, Түбән Атыдагы Дамир Хәлиуллинның теплицасы һәм сәнгать мәктәбе белән танышты. Арчада якташ журналистларның оешмасы булдырылды һәм аның җитәкчесе итеп «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов сайланды. Арча районында туып-үсеп, хәзер республикабызның төрле массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче каләм әһелләренең исемлеге яңадан тулысынча барланачак һәм алар турында мәгълүмат http://archamuzei.ru/ сайтына куелачак.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика