Яңа Болгар пүчинкәсе
1920 елларда Җир эшләре халык комиссариаты тарафыннан «Игенче» журналы чыгарыла. Музей фондында әлеге журналның берничә төпләнмәсе саклана. Журналда Арча кантоны турында да мәгълүматлар бар. Шуларның бер өлеше Арча халкының чит төбәкләргә күчеп китүе хакында.
ТАССРда Җир эшләре халык комиссары булып Юныс Нуриман улы Вәлидов (1889-1925) эшләгән чорда, ә төгәлрәге 1923 елдан, татарларны эре елга буйларына, беренче чиратта, Идел ярларына һәм Казан янына күчереп утырту сәясәте башлана. Шул чорның матбугатында моны Явыз Иван сәяси золымыннан соң тарихи гаделлекне торгызу, милли республика биргән зур мөмкинлек, дип кабул итәләр. Шулай итеп, Арча кантонындагы җир кытлыгыннан тилмергән татар крестьяннары Идел буена күчеп китеп, хәзерге Югары Ослан районындагы Кызыл Байрак, Бакчасарай, Нариман авылларына, Казан янындагы Чыңгыз бистәсенә нигез сала. Соңрак, олуг каһан исеменнән куркып булса кирәк, әлеге бистәне «Нагорный» дип үзгәртсәләр дә, халык телендә «Чыңгызтау» атамасы хәзерге көнгә кадәр сакланып кала. Шундый дистәләгән авыллар барлыкка килү белән бергә, төрле сәбәпләр аркасында эре һәм вак шәһәрләргә күчеп килүче татарларның да саны арта. 1552 елгы һәлакәттән соң тәүге мәртәбә, ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы уңаеннан, Кабан күленең руслар гына яши торган ягында «Кабан арты» мәчете салына. Алда тәкъдим ителә торган мәкаләдә дә ТАССРның беренче елларындагы җир сәясәте чагылыш таба.
Яңа Болгар пүчинкәсе
…………………………………
З.Әхмәд
1923 елда Татарстан Җир эшләре халык комиссариатының күчерү бүлегеннән чыккан инструкторларның яңа җирләргә хөкүмәт тарафыннан бирелә торган ярдәмнәр, яңа җирләргә күчүнең файдалы якларын кантоннарда халыкка аңлатып йөргәннән соң, аз җирле, мәдәни яктан артта, үзәк, су, тимер юлларыннан эчтә калган татарлар арасында күчү эшләре турысында кызу-кызу сүзләр сөйләнә, киңәшләр ителә башлады. Сүзнең, киңәшнең иң куерган җире бигрәк тә бөтен Татарстанда аз җирле булган Арча кантонында һәм Тәтеш кантонында яшәгән татар крәстиәннәре арасында булды. Чөнки бу кантоннарның кайсыбер волостьларында җирнең иң күп булганы җан башына 1 дисәтинә, иң киме 0,5 дисәтинә төшә. Бу районнарда җирнең азлыгы, тормышның кысанлыгы крәстиәннәрне Татарстанда булган буш җирләргә генә түгел, киләчәктә ерак Себер далаларына күчеп китәргә дә мәҗбүр итәчәге көн кебек ачык күренә иде.
Хәзерге көндә Татарстанда 120гә якын яңа төзелгән пүчинкәләр арасында беренче мәртәбә төзелгәне Яңа Болгар пүчинкәсе. Бу пүчинкәнең күбрәк әгъзалары Арча кантоны авылларыннан җыелган крәстиәннәр. Калганнары Тәтеш һәм башка кантоннардан да бар. Боларның башында Зиннәт абзый Заһидуллин тора.
Пүчинкәгә Зөя кантоннарындагы буш җирдән Волгага һәм Казанга якын, тирә-ягы урман булган Сәет авылы белән Матюшин авыллары арасындагы әүвәлге алпавыт Маркис Паулович җире кисеп бирелде. Алар 1924 елның язында шунда күченеп килделәр.
Ул чакта әле бу җир япан кыр булып, килүчеләргә яңгырдан башны яшерергә урын булмаганга, өмә белән барысы өчен бер лапас эшләп, шул түгәрәк лапаста яңа тормыш башлыйлар.
Менә шушы лапаста Яңа Болгар пүчинкәсе гражданнарының 1924-1925 елгы эш планы төзелә. Планнарында: җир кистерү, паҗмаларны (утар, йорт урыны) план белән бүлү, атсызларга ат алу, чәчүгә орлык алу, каралтылар өчен агач алу, мелиорация эшләре, нәселле хайваннар үрчетү һәм башка эшләр тора.
Яңа Болгар гражданнары, шул килгән көннән башлап, бертуктамый, армый-талмый лапас, землянкаларда яшәүне авырлык, хурлык санамый яшәп, җирләрен кистерделәр. Җирләре барлыгы 412,48 дисәтинә булып, бу җиргә 187 җаннан төзелгән 30 йорт сыя.
Килгән вакытта бөтен пүчинкәдә 9 гына баш атлары булса, хөкүмәттән алган 9 һәм үзләре сатып алган атлар белән хәзер 24 башка җиткерделәр.
Һәр йорт башына 150шәр төп эшкә ярарлык агач, 50шәр төп киртәлек алып, барысы да диярлек төрле каралты кора башладылар.
Мелиорация эшләре эшләтелгән. Аның өчен көтәчәккә акча алынган. Хөкүмәт ике кое, бер күл казытып биргән. Үз суммаларыннан ике кое казытканнар. Һәр кешенең бакчасына су кертү җиңел булсын өчен, каралты артларыннан су агарга улаклар ясалган.
Чәчү орлыкларының яхшы нәселлеләре: швед солысы, альп арышлары белән тәэмин ителгәннәр. Тирә-күрше авылларда простой арыш йөзенә 4-5 пот бирсә, Яңа Болгар гражданнары йөзенә 10-11 пот арыш алалар. Солы да шулай ук. Иске авылларыннан бернәрсә алып килмәгән ярлы крәстиәннәр күп кенә авыл хуҗалыгы коралларына хуҗа булганнар. Суктыру, ургыч, өч чәчү машинасы, суыргыч, егермеләп сабан һәм башка кораллары күп. Өч яхшы нәселле атлары бар. Башка хайваннарны да шулай яхшырталар. Барын бергә җыеп әйткәндә, түгәрәк лапас эчендә корылган планнарын Яңа Болгар пүчинкәсе гражданнары 100 проценты белән эшкә ашырганнар.
1925-1926 елдагы эш планы
Яңа Болгар гражданнарының киләчәк елдагы эш планнарында шулар бар:
- Киләсе яздан калмый, биш басуга күчәргә. Төрле кантоннардан, төрле авыллардан булып, барысы да берьюлы килеп бетмәгәнлекләреннән, алар беренче елда ук күп басуга күчә алмаганнар.
- Киләсе яздан калмый, һәрбер йортка 100әр төптән өч мең төп алма агачы, урамга дүле агачы (груша) утыртырга, диелә.
- Алма агачларына коелардан арык-улаклар аркылы су кертүне җиңел юлга куяр өчен, коеларга тегермән куярга, ул тегермән җил булганда җил белән, җил булмаганда кул белән әйләндереп чыгарга җиңеллек китерә торган формада эшләнергә тиешле, диелгән.
- Авыл башында зур күл казу өчен яраклы урын булу сәбәпле, ул чокырны казып, тирә-яктан җыелган суларны җыеп, анда балык үрчетү чарасын күрергә, диелгән.
Берничә баш умарта алып, умартачылык ширкәте төзү чарасына керешелгән. Планда болардан башка да күп кенә авыл хуҗалыгын күтәрергә файдалы булган эшләр дә бар. Киләчәктә трактор алу, уку йортлары салу, тагын да башка зур суммалар сорый торган эшләрне эш тәртибенә керткәннәр.
***
Соңгы елларда крәстиән хуҗалыгын алга җибәрүдә үрнәк булырлык авыллар – пүчинкәләр күренгәли башлады.
Шуның өчен дә крәстиәннәрнең: «Күчү – авыр эш ул, борынгы бабалар аны «күчү – очу» дип әйткәннәр», – дип әйтүләренә каршы, киләчәкне уйлап: «Күчкән – көн күргән, күчмәгән – ни күргән?!» – дип кайтарырга туры килә. Һәм, Яңа Болгар пүчинкәсе гражданнары эшләреннән үрнәк алып, яңа җирләргә, һич булмаганда, үз башларына күчеп, вак-вак пүчинкәләр төзергә ашыгырга киңәш бирергә туры килә.
Игенче. – 1926. – №2. – 15 гыйнвар.
Текстны Ленар Гобәйдуллин әзерләде.