Әрнәш кызы Зөләйха. 2019 ел – Театр елы

Татар профессиональ театрының формалашу тарихы төрле шәһәрләрдәге иң яхшы һәвәскәрләрне бергә туплау рәвешендә оешкан “Сәйяр” труппасы белән бәйле. “Сәйяр” ул һәр яңа әсәрне беренчеләрдән булып сәхнәгә күтәргән, төрле яклардагы табигый талантларны үзенә тарта барган, үз чоры таләпләре яктылыгында спектакльләр иҗат итеп, ил күләмендә тамашачының олы мәхәббәтен казанган труппа. Ул күчмә коллектив буларак оеша, 1908 елда бу труппага “Сәйяр” исемен “күчеп йөрүче йолдыз” мәгънәсендә Габдулла Кариевка дусты Габдулла Тукай тәкъдим иткән.

Менә шушы труппада якташларыбыз, татар театрының беренче артистлары Зөләйха Богданова һәм Нәгыймә Таҗдаровалар үзләренең беренче сәхнә адымнарын ясаганнар, зур тормыш мәктәбе узганнар, тәҗрибә туплап сәхнә йолдызларына әйләнгәннәр. Күренекле якташыбыз, драма артисткасы, режиссер Зөләйха Богданованың тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез .

Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова 1886 елның 18 сентябрендә Казан губернасы Казан өязенең Әрнәш авылында туа. Ул сәхнә эшчәнлеген 1910 елда Габдулла Кариев һәм Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкләгән “Сәйяр” труппасында башлап җибәрә.  Галиәсгар  Камалның “Бәхетсез егет” спектаклендә — Гайни, “Беренче театр”ында – Факиһә, “Уйнаш”та – Мәгълүфә образларын үзенчәлекле итеп башкаруы белән беренче көннәрдән үк аерылып тора, аның сәхнә образларының социаль ягын ачуда зур сәләте һәм таланты сокландыра.

Зөләйха Богданова 1912-1918 елларда Уфа шәһәренең “Нур” труппасында эшли. Аның Жан-Батист Мольер пьесасы “Саран Хәмит” тә – Нәзифә, Гариф Богдановның “Хуҗа һәм приказчик”ында – пешекче хатын көлкеле образларын, Галиәсгар Камалның “Ир туганнар”ында — Гөлҗамал, Фатих Әмирханның “Тигезсезләр”ендә – Сәлимә драматик образларын, Мирхәйдәр Фәйзинең “Кызганыч”ында – Мәгълүфә, Галиәсгар Камалның “Каениш”ендә  — Бәдигыльҗамал  һәм башка рольләрен тамашачы җылы һәм яратып кабул иткән. Якташыбыз Зөләйха Богданова шулай ук, рус һәм бөтендөнья классиклары әсәрләрендә дә тамашачы күңелендә истә калырлык образлар тудырган: Александр Островскийның “Яшенле яңгыр”ында – Кабаниха, “Гаепсездән гаеплеләр”ендә – Галчиха, Максим Горькийның “Тормыш төбендә”сендә – Квашня, Фридрих Шилерның “Мәкер вә мәхәббәт”ендә – фрау Миллер һәм Леди Мильфорт, һәм тагын бик күп рольләр башкара. Зөләйха апа сәхнәдә үзен иркен тотуы, уйнаган рольләренең бөтен нечкәлеген, характерын ачып бирүе, бергә уйнаган артистларга уңайлык тудыруы һәм алар белән уртак тел табып уйнавы белән аерылып торган.

Гражданнар сугышы вакытында Зөләйха Богданова фронт театр группаларында уйный. Ә 1920 елдан,  ул Уфа шәһәрендә “Үрнәк” татар театр труппасында һәм 1923-1924 елларда Казанда – булачак Татар дәүләт академия  театрында хезмәт итә. 1924-1926 елларда күп кенә профессиональ артистларны республика районнарына үзешчән колхоз-совхоз театрлары оештыру өчен җибәрәләр. Алар арасында Зөләйха Богданова да була.

Ул 1924 елдан Габдулла Кариев исемендәге Буа татар театры артисткасы, 1926 -1949 елларда, Буа театрына нигез салучы һәм беренче җитәкчесе Барый Тарханов Казанга киткәннән башлап,  Буа колхоз-совхоз театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры, 1949 елда театр ябылгач,   1949-1950 елларда Буа районы мәдәният йортында үзешчән театр җитәкчесе булып эшли. Зөләйха Богданова ул елларда театрны оештыра, җитәкчелек итә, аның артисты да,  режиссеры да була. Театр коллективы куйган спектакльләр зур уңыш белән бара, тамашачыларның ихтирамын яулый,  Бөтенсоюз конкурсларында мактаулы исемнәргә лаек була.

Гомере буе Буада яшәп, театрны яраткан Фатыйх Исхаковның балаларына сөйләгән истәлекләреннән: «Әти театр турында хисләнеп, яратып сөйли торган иде. Ул сугыш алды елларында мәдәният йортында оештырылган драма түгәрәгенә йөргән, ә аның җитәкчесе Зөләйха Богданова була. Зөләйха апаның  бер күзе зарарланган була. Утынга кадалган пуля була, ул мич якканда шартлап, Зөләйха апаның күзен яралаган. Үзешчән артистларның театр тормышы кич, эштән соң башлана, әти ул вакытта парикмахер булып эшли иде. Алар атлар белән дә, җәяүләп тә төрле авылларга барып спектакльләр куйганнар. Зөләйха апа җитәкчелегендә “Зәңгәр шәл”, “Ташкыннар” һәм башка зур күләмле спектакльләрне дә уйнаганнарын хәтерлим. Шул вакытларда сәхнәдә төшкән фотолары бездә әле дә саклана. Буа дәүләт драма театры 1918-1949 елларда әйбәт кенә эшләп килгән, 2007 елдан татар театры буларак эшчәнлеген яңартты. Без әтиебезнең дә хезмәте кергән, 100 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Буа театры белән горурланабыз.”

Якташыбыз Зөләйха Богданова төрле характерлы образларны да, көлкеле яки драматик рольләрне дә бердәй оста башкаручы актриса булган. Ул шулай ук чит ил һәм рус классикасын да җитди образларны да уйнаган. Зөләйха Богдановага татар театрын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1926 елда ТАССРның Хезмәт Батыры исеме бирелгән. Арча шәһәренә кергән Айван авылында яңа төзелә торган урамга исемнәрен мәңгеләштерү максатында Зөләйха Богданова, Нәгыймә Таҗдарова исемнәре кушылган. Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Зөләйха Богданованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция куелган. 2019 ел – Театр елы уңаеннан оештырылган күргәзмәгә аның иҗаты белән бәйле өстәмә материаллар тупланды.

Якташыбыз Зөләйха Богданова 1950 елда вафат булган һәм Буа шәһәрендә җирләнгән. Татар театры оешкан елларда үзеннән бәяләп бетергесез өлеш керткән күренекле театр артисткасы Зөләйха апа Богданованың хезмәтләре югалмасын иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика