Барда җыены — 2018

                                                                       Барда белән Арча арасы…

                                                                           Җанга рәхәт йомшак һавасы,

                                                                       Арча киче, Барда таңнары

                                                                       Күңелләргә кереп каласы.

       Арча белән Барда арасы…, җиде йөз чакрым икән барасы. Менә шул ерак араларны узып без, Арча районы делегациясе, 16 июнь көнне Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган милли бәйрәмдә катнаштык, ул анда “Барда җыены” дип атала. Районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның сүзләренә Сара Садыйкова көй язган  “Тол буйлары” җыры Барда районының гимны итеп кабул ителгән. Тантана башланганда бәйрәмдә катнашучы барлык кунакларның җырны басып тыңлауларын күреп, якташыбыз өчен чиксез горурландык. Җыенда Пермь өлкәсе губернаторы Максим Решетников, Барда районы башлыгы Сергей Ибраев һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар.

Бу район белән безнең аралашу 1993 елдан, ягъни 25 ел  дәвам итә. Бардалылар да безнең сабантуйларны күрделәр, төрле бәйрәмнәрдә катнаштылар, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбият укытучылары тәҗрибә уртаклашып яшиләр. Аннан килгән егет-кызлар Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә белем алдылар. Барда гимназисе белән Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе үзара хезмәттәшлек итә. Быел гына Барда гимназиясенә Габдулла Тукай исеме бирелүен белеп шатландык. Барда районы халкы Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмировның Кышкар мәдрәсәсендә белем алуы һәм Өчиле авылында 1864-1909 елларда муллалык итүе белән горурланып яшиләр.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле, Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Арча таңнары” вокаль ансамбле башкаруындагы җырларны бик яратып тыңладылар, кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Ансамбльгә кушылып җырлаган Марат Котдусов, Нәзир Фәхретдинов, аерым җыр белән Рәсим Низамиев, баянчы Вилорик  Зиятдинов бәйрәм кунакларын рәхәтләндереп ял иттерделәр. Безнең күптәнге дустыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, Барда районы татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Сәлим Нәҗип улы Назин: “Безнең дуслык күптән дәвам итә. Быел Барда җыенында Арча районыннан берсеннән-берсе эчтәлекле, халыкчан җырлары белән  кунаклар күңелен яулап алган ике ансамбль чыгыш ясадылар. Бөтен гомерләрен Арча районы халкына хезмәт итүгә багышлаган ветераннарның сәнгатьне шулкадәр яратуларын күреп мин бик сөендем. Киләчәктә дә очрашып яшәргә язсын”,- диде.

Барда җыены безгә бик ошады. Анда ат чабышларына зур игътибар бирелә, аны бөтен халык курсен өчен үзәк мәйданда оештыралар. Көрәш, милли уеннар, җыр-биюләр аерым урыннарда үткәрелә. Үзәк сәхнәдә концерт башлангач икенче булып ук Арча кызы Гүзәл Сафина чыгыш ясады. Ул районыбызның күренекле шәхесе Мөнәвир Ибрагимовның оныгы, Казан дәүләт мәдәният университетын тәмамлап, Барда сәнгать мәктәбендә эшли. Аның чыгышы безнең өчен  зур бүләк булды.

Бәйрәм башланганда авыл җирлекләре парады оештырылды. Без анда Сараш авыл җирлеген дә күрдек һәм  Мостафа Ногманның музеебызда саклана торган “Үлмәс чәчәк легендасы” дип исемләнгән поэмасы хәтергә килде. 1967 – 1968 елларда, ягъни 50 ел элек язылган поэмасында ул Сараш авылы егете, Советлар Союзы герое Шәрифҗан Казанбаевның батырлыгы  турында  сөйли. Без Сараш авылы мәдәният хезмәткәрләрен эзләп табып, алар белән очраштык. Мәдәният йорты директоры Ралит Шамкаев: “Мостафа Ногманның якташлары белән очрашуыбызга бик шатбыз. Без ул поэма буенча сценарийлар эшләп төрле конкурсларда катнаштык. Бөек Җиңү көненә багышлап үткәрелгән бәйгедә Пермь өлкәсе буенча икенче урынны алдык”,- диде. Безне иң сөендергәне аларның Мостафа Ногман һәм аның иҗатын тирәнтен белүләре булды. Димәк, безнең язучылар, җырчылар һәм фән эшлеклеләре Барда районы белән электән үк аралышып яшәгәннәр. Киләчәктә дә  безнең дуслык җепләре өзелмәсен иде.

                                                                                                 “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                               директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Все аудио
вход
Яндекс.Метрика