Яңа Ашыт мәктәбе

Яңа Ашыт авылының уртасында (хәзерге мәктәп яны) сугышка кадәр ике катлы бик матур мәчет була. Соңрак аның өске катында мәктәп, ә аскы катында клуб эшли. Беренче катының тәрәзәсе җирдән әз генә күренеп торган, өске катка-уналты баскыч аша менәсе булган. Өстә ике зур зал: берсендә 1, 3 нче класслар, ә икенчесендә 2, 4 нче класслар укыган. Һәр класста сигез-ун бала белем алган. Укытучылары: Наилә һәм Фәрәхшәт Бигашева.

1945 елда мәчет бинасы мәктәп буларак ябыла. Әлеге чорда авылдагы буш йортлар мәктәп ролен үтәгән. Укучылар Шәмси өендә, Хәдичә өендә, Галәү бай өендә укыган. Бер класста егермешәр укучы булган. Анда Гарипов Кави, Шәрифә, Нурия һәм Рәйсә исемле ханымнар балаларга белем биргән. Соңрак мәчетнең өске катын сүтеп, бер катлы мәктәп калдыралар.

1949 елда дүртьеллык мәктәп ачыла. Аның җитәкчесе Кави ага, ә укытучылар: Гөлсем, Нури апалар була. Һәр класста сигезәр бала укый. Мәктәп архивында 1952 елда ачылган дәфтәрдән укытучылар исемлеге: Гарипов Кави Галиевич (мәктәп мөдире, укытучы); Галиева Раушания Галиевна; Гыймадиева Рәшидә; Гарипова Нурия Нурияздановна; Бәширов Кәрим Бәширович; Гомәрова Гөлзада (1960-1968); Нәҗметдинова Фәния Таһировна (1968-2004); Закирова Рәхилә Гаптелнуровна – 1997 елдан укытучы, ә 2004 елдан мәктәп мөдире, укытучы. Яңа 2004 елдан башланган дәфтәр буенча: Лотфуллина Ләйлә Шайхулловна (2004-2005); Галәветдинова Гөлгенә Габделәхәтовна (2005-2007). Яңа Кенәр мәктәбеннән килеп инглиз теле, музыка, технология, физкультура укыткан укытучылар: Самигуллина Фәридә Әхмәтхәсәновна, Хайруллина Ләйсән Әхәтовна, Садриева Алия Нурисламовна, Самигуллин Фәрит Мидхәтович, Аглямов Равил Мөхлисович, Хайруллин Рәмис Хәлимович.

Закирова Рахилия эшләгән чорда мәктәп яңадан дүртьеллыкка әйләнде. Дүрт класска унбер укучы була. Ел саен укучылар саны кими, һәм 2009-2010 елда укучы булмау сәбәпле, мәктәп ябыла. 2010-2011, 2011-2012 уку елында укыту тәрбия эшләре “Укытучы өе”ндә оештырыла. 2011 елдан яңа стандартлар буенча укытуга күчтек. 2012-2013 уку елында, мәктәп яңадан ачылды.

Әдәбият: Арча районы мәгарифе тарихы: башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре. Арча: «Казан арты» тарих-этнография музее, 2014. 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика