Чишелеш… нульгә бетми

Мәкалә. Биредә яшь язучы Азат Ганиевнең әдәбият дөньясына аяк басуы, берничә хикәясе барлыгы турында бәян ителә. А.Ганиев беркемнекенә дә охшамаган хикәясе белән “Казан утлары” журналына килеп керә. Автор А.Ганиевкә Г.Ибраһимов прозасы йогынтысы көчле булуын мисаллар белән дәлилләп күрсәтә. Моны укучылар да сизә торгандыр, ди ул. М.Мәһдиев әсәрдәге геройларның дөньяга карашын ачып бирә сыман. А.Ганиевнең әсәр финалын укучы көтмәгәнчә бирә алуын да ассызыклый һәм аңа зур өметләр баглый.

Чыганак: Мәһдиев М. Чишелеш… нульгә бетми // Казан утлары. – №7.

Габидуллина Х.

Чыршы бәйрәме

Хикәя. М.Мәһдиев кечкенә балалар өчен аерым хуҗалыкта, бигрәк тә  мәктәп директорының өендә бәйрәм үткәрелүе турында яза. Балалар белән беррәттән кунакка гаилә дуслары да җыелып, вакытны да, бәйрәмне дә файдалы үткәрүләре турында бәян ителә. Һәр бала чыршы бәйрәмендә шигырь сөйләргә, җырларга тиеш , кыскасы, һөнәрләрен күрсәтәләр. Мондый чара үткәрүнең тәрбияви максаты да бар: дуслык-туганлык җепләрен өзмәү, гореф-гадәтләрнең онытылмавына юл куймау, теләсә нинди яшьтәге кешегә хөрмәт белән карау, җыр-моңга мәхәббәт хисләре уяту.

Әдәбият: Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр. 5 том. — 2009. — Б.162-166.

Чыганак: Мәһдиев М. Чыршы бәйрәме // Идел. — 2015. — №12.

 Габидуллина Х.

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика