“Күзләр”гә – 80 ел

2019 ел –Россиядә Театр елы буларак  дәвам итә. Шул уңайдан без  Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры музеенда  булып, эшчәнлекләре театр белән бәйле булган якташларыбызның иҗатын барладык. Театр музее мөдире, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова безгә бик теләп ярдәм итте. Татар театры үсешенә зур өлеш керткән Галиәсгар Камал, Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Габделгазиз Монасыйпов, Гафур Каюмов һәм башкалар турында кызыклы да, истәлекле дә мәгълүматларга юлыктык. 1944 елгы театр афишасын күргәч, бездә  аеруча зур кызыксыну уянды.  75 еллык  тарихы булган бу белдерүдә   якташыбыз, 1916 елда Яңа Кенәр авылында туган Хәбибулла Фәтхуллинның “Күзләр” драмасы да бар.  Менә нинди кызыклы экспонат. Галиәсгар Камалның “Банкрот”, Таҗи  Гыйззәтнең “Чаткылар” һәм “Ялкын”, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал”спектакльләре белән бер рәттә безнең якташыбызның ”Күзләр” драмасы бу игъланда булу бездә горурлану хисләре уятты.  Белдерүдә әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Кәшифә Тумашева, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Сәлих Сәйдәшев музыкасы, художник М. Сутюшев оформлениясе, дирижеры Җәлил Старжиганов диелгән. Спектакль 8 сәгатьтә башлана, 16 яшьтән ким булган балалар кичке спектакльгә кертелми, билет кассаларының урыннары, алар 4 урында гына булган, культпоходларга заявкалар 30-78 телефоны буенча алына дигән мәгълүматлар бирелгән. Шунысы кызык, әле ул вакытта Казан шәһәрендә телефоннан шалтырату өчен дүрт кенә цифр җыясы булган икән.

Хәбибулла Фәтхуллинның балачагы Кызыл Юл районының үзәге булган Яңа Кенәрдә уза. Аларның гаиләсе Казанга күченә, ул күл буе мәктәбендә белем ала һәм медицина институтына укырга керә. Көч-куәте ташып торган, тырыш, җитез Хәбибулла бар җиргә дә өлгерә. Үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәгариф хезмәткәрләе йортындагы драма түгәрәгенә йөри, спектакльләрдә уйный, татар драматурглары пьесаларында төп рольләрне башкара. Ул шигырьләр дә яза, музыкаль белеме булмаса да, рояльдә дә оста итеп уйный. Хәбиб табигатьне бик ярата, анда күргән гүзәллекне рәсемнәрендә чагылдыра. Хәбиб әтисе Сибгатулла абый кебек бер эштән дә куркып тормый. Ул студент вакытында медицина институтының кочегаркасында эшли. Аның сәхнә белән кызыксынуы тагын да арта. Менә шул чорда мичтән төшкән ут яктысында “Күзләр” пьесасы языла да инде. Яңа Кенәрдә бергә уйнап үскән Гали Мотыйгуллин белән кочегаркада очрашып, әсәрнең һәр язылган битен кат-кат укып, анализлый торган булалар. Егеткә бәхет елмая, “Күзләр” драмасы Татар дәүләт академия театрына куярга кабул ителә. Шул елларда гына Мәскәүдән театрга режиссер булып кайткан Кәшифә Тумашева якташыбызның әсәрен сәхнәләштерергә алына. Пьесадагы шигырьләргә күренекле композиторыбыз Салих Сәйдәшев көй яза.

1939 елда, ягъни 80 ел элек, “Күзләр”нең премьерасы була һәм тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Спектакльне карарга килүчеләр  керфекләрен  дымландырудан  оялмыйча, тирән хисләргә бирелеп, күренешләрне йөрәкләре аша үткәреп, газап һәм шатлык күз яшьләрен түгеп карыйлар. Спектакльдә байның хезмәтчесе булган, еллар узгач күз хирургына үсеп җиткән Сәлим, сигез яшендә чәчәк авыруыннан күзләре күрми башлаган, бабасы  гына тәрбияләп үстергән ятимә кыз Рәйсәнең язмышлары ни белән бетәсен һәркем түземсезлек белән көтә. Сәлим ясаган уңышлы операциядән соң Рәйсәнең күзләре ачылу, аның Сәлимгә ягымлы карашын тою аша тамашачы барын да аңлый. Тамашчылар      сәхнә осталарын көчле алкышларга күмәләр, яшь автор-студентны сәхнәгә чакыралар, Хәбибнең шатлыгының иге-чиге булмый. 23 яшьлек  якташыбызның ул вакыттагы шатлыклы кичерешләрен күз алдына китереп кабат горурланып куябыз.

Соңрак “Күзләр” драмасы “Күңелле сәхнә” җыентыгында басылып чыга. Хәбибулла Фәтхуллинның Риза Ишморат белән бергә “Ялкынлы яшьлек” пьесасын язулары билгеле. Сугыш алды елларында үткәрелгән утырышта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Муса Җәлилнең бу пьесаны мактап сөйләгәне мәгълүм. “Күзләр” драмасы театр сәхнәсендә озак еллар зур уңыш белән бара. Ә спектакльдә яңгыраган “Хуш авылым”, “Рәйсә”(“Тургай”) җырларын җырчыларыбыз әле лә яратып җырлыйлар. Аларның текстларын Хәбибулла Фәтхуллин сүзләре, Сәлих Сәйдәшев музыкасы буларак җырлар тупланган китаплардан табарга мөмкин.

Хуш, авылым, сау бул,

Сәламнәр көт

Таң җилләре искәндә;

Мин җырлармын сине сагынып,

Өзелеп искә төшкәндә.

Безнең  музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Күзләр” драмасының язу машинкасында  басылган, автор тарафыннан кулдан төзәтелгән һәм  туган  авылына бүләк ителгән   варианты саклана. Анда “Безне тәрбияләп үстереп якты дөньяга чыгарган туган авылым китапханәсенә. Хәбиб Фәтхуллин. 7. IV/-58”-дип истәлек тә язылган. Бу уңышы Хәбиб Фәтхуллинны рухландыра, аның иҗат планнары зурдан була.Ләкин сугыш алдыннан яшь врачны Кытайның Шарасуме шәһәренә совет илчелеге каршында ачылган амбулаториягә эшкә җибәрәләр. Аннан соң Мәскәүдә КПСС Үзәк комитеты каршындагы югары дипломатия мәктәбе, СССР Тышкы эшләр министрлыгының Якын Көнчыгыш бүлегендә дипломат, биш ел Вьетнамдагы Совет илчелегендә вице-консул, Мисырда һәм Алжирда шул вазифаны башкара, Алжирда инде ул генераль консул дәрәҗәсендә була. 1969 елда Мәскәүгә гаиләсе янына чираттагы ялга кайткач, сәләтле шагыйрь һәм драматург, күренекле илче, дәүләт эшлеклесе, Хәбибулла Сибгатулла улы Фәтхуллин фаҗигале төстә вафат була һәм Мәскәүдә җирләнә.

Якташыбыз дипломатия эшеннән бушагач, калган гомерен иҗатка багышларга уйлый, хыялында бик күп сәхнә әсәрләренең сюжетларын йөртә. Сәлих Сәйдәшев белән аралашып яши, язган шигырьләренә туган җырлары да булгандыр. Бер очрашуында ул:

Кайнаган диңгезгә чумам,

Дулкыннар арасына.

Бәлкем, тынгы табалырмын,

Йөрәгем ярасына.

Дулкын әйтә: “Ник белмисең

Йөрәгеңнең дәвасын;

Читтә йөрмә – кайтып сула

Туган илнең һавасын!”

Кайтам инде: тулды күңел,

Тарайды сулышларым.

Илем сагынып җырлый-җырлый

Каралды тавышларым.

  • шигырен сөйләп бирә.

2017 елда “Безнең мирас” журналында якташыбыз, язучы,журналист Равил Вәлинең “Илче күчтәнәче” дип исемләнгән истәлек язмалары басылып чыкты. Ул анда авылдашы Хәбибулла Фәтхуллинның Салих Сәйдәшев белән дуслык мөнәсәбәтләрен, “Күзләр” драмасының сәхнәгә кую һәм анда яңгыраган җырларның язылу тарихларын бик җентекләп аңлатып язган.

Театр елы уңаеннан тәкъдим иткән бу  язмабызны якташыбыз Хәбибулла Фәтхуллинны искә алу, башкарган хезмәтләрен яшь буынга җиткерү максаты белән тәкъдим итәбез.

                                                                                                   “Казан арты” тарих –этнография музее

                                                                                                    директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика