Муса Җәлил премиясен алган якташыбыз

Даны еракларга таралган, җырларда мактап җырланган, уңган кешеләре белән горурланган, биш йөз еллык тарихы булган Наласа авылына багышланган “Гасырларны кичкән Наласа” китабы 2012 елда басылып чыкты. Якташыбыз Рөстәм Галиуллин бу китапка кереш сүзендә:“Авыл хәтере – мәңгелек. Изге эшләре, игелекле гамәлләре белән тарихка кереп калучыларны буыннан-буынга үрнәк итеп сөйлиләр. Күңеле керләнеп, ялгыш адым ясаучыларны да беркайчан онытмыйлар. Алары инде яшь буынга гыйбрәт итеп искә алына. Биш гасыр дәвамында Наласабыз төрлесен күргәндер”,- дип язган. Ул вакытта егерме биш яшьлек егетнең авылдашларына әйтер сүзе булуы һәм туган авылы тарихына багышланган китапта үзе турында да мәгълүмәт бирелүе зур горурлык.

 Галиуллин Рөстәм Госман улы 1987 елның 26 ноябрендә Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әнисе Нурсия татар теле һәм әдәбияты, ә әтисе Госман математика укытучысы. Зур хөрмәткә лаек булган укытучылар гаиләсендә ике апасына кадерле энекәш булган Рөстәм балачагын бик бәхетле үткәрә. Ул туган авылында урта мәктәп тәмамлый.. Мәктәптә укыганда һәр Наласа малае кебек татарча көрәш, волейбол һәм башка спорт төрләре белән кызыксына. Рөстәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетына укырга керә. Шул елларда “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсе утырышларына йөри башлагач, иҗат дөньясына тартыла. Университетта укыган вакытында ук ул “Чаян” журналында, “Шәһри Казан” газетасында эшли башлый.

 Рөстәм Галиуллин – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү, “Идел яшьләр үзәге”, Татарстан язучылар берлеге оештырган бәйге – “Иделем акчарлагы”нда проза әсәрләре буенча 2006 елда 1 урынга, 2007 елда Гран-прига лаек булды. 2007 елда әдәбият һәм фән өлкәсендәге уңышлары өчен Арча якташлык җәмгыяте премиясе бирелде.

 Ул 2009 елда Татарстан Журналистлар союзына алына. Шул ук елда Татарстан Журналистлар союзы белән берлектә “Татмедиа” агентлыгы оештырган Х11“Бәллүр каләм–2009” журналистлар бәйгесенең “Ел ачышы” номинациясендә җиңү яулый. 2009 елда публицистика жанрында ирешкән уңышлары өчен Арча район хакимиятенең Гариф Ахунов исемендәге беренче дәрәҗә әдәбият премиясенә лаек була. Ул “Әхәт батыр” хикәясе белән 2010 елның иң яхшы “Чәчмә әсәр” номинациясендә өченче урын алды. Рөстәм Госман улы 2009 елда университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм КДУ аспирантурасында укуын дәвам итә.2010 елның 1 ноябреннән – “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире, 2011 елның 16 декабреннән “Идел”журналының баш мөхәррире булып эшли, Бүгенге көндә ул Татарстан Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе вазифасын башкара. Рөстәм Галиуллин 2009 елда иң яшь язучы буларак Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә.

 Якташыбыз 2012 елның 25 декабрендә “Тәүфикъ Әйди иҗаты: жанр типлары һәм образлар системасы” дигән темага филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклады. 2008 елда беренче китабы “Гипнозчы малай”, 2012 елда “Юлларда җил ак иде”, 2013 елда Мәскәүдә рус телендә “Одиночество” дигән китаплары дөнья күрде. Аның әсәрләре рус, төрек, кыргыз, казакъ һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә Василий Аксёновның “Ленд-лиз балалары” романы, “Күз карасы” һәм “Җирән” хикәяләре тупланган сайланма әсәрләрен, Анатолий Егинның “Үзбәк хан” романын татарчага тәрҗемә итеп, аерым китап буларак чыгаруга иреште. Якташыбыз шулай ук Рауль Мирхәйдәровның “Җәяүле сәйран” романын, “Мартук” автобиографик повестен, “Җәяүле татар” һәм “Диңгез аша ялгыз” бәяннарын, Рөстәм Вәлиевнең “Дөнья гаме” романын, Айдар Сәхибзадәнең “Апологет” хикәясен, Салават Юзеевның “Үлгәннәрне бүлдермә” романын татарчага тәрҗемә итте. Әдәбият сөючеләр ”Казан утлары” һәм “Идел” журналларында ул әсәрләр белән танышу бәхетенә ирештеләр. Рөстәм Галиуллин Тәүфикъ Әйдинең роман, повестьлары, сәяхәтнамәләре, иҗат портретлары, публицистик мәкаләләре тупланган 4 томлыгын төзеп чыгарды. 2015 елда якташыбыз Рөстәм Галиуллинга әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе бирелде.

 Бүгенге көндә Рөстәм Галиуллин бик актив иҗат итә, аның тиздән язучы һәм тарихчы, педагог Таҗетдин Ялчыгол турында “Васыять”дип исемләнгән тарихи романы китап булып чыгачак.“Безнең мирас”журналының быелгы унберенче санында шул әсәрдән өзек бирелде, язмадан күренгәнчә бу роман бик мавыктыргыч әсәр булыр кебек. “Казан утлары” журналының соңгы санында басылып чыккан “Әдрән” дип исемләнгән бәянын барыбыз да бик яратып укыдык.

 Ул барысына да өлгерә: төрле конференцияләрдә, очрашуларда чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклашу максатында илебезнең башка төбәкләрендә, чит илләрдә була, оештырылган экспедицияләрдә катнаша, өлкән язучылар тәҗрибәсен ныклап өйрәнә.

 Якташыбыз Рөстәм Галиуллин “Казан арты” тарих-этнография музеены белән даими элемтәдә тора. Әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аның газета-журналларда басылган ике йөздән артык мәкаләсе, үзенең әсәрләре тупланган һәм тәрҗемә иткән китаплары, тормышы белән бәйле фотосүрәтләр, кулъязмалар тупланган һәм аларның күбесе “Бүгенге көндә иҗат итүче якташларыбыз” экспозициясендә урын алган.

 Рөстәм Галиуллинга бу көннәрдә 30 яшь тула. Якташыбыз үзенең гомер бәйрәмен алда әйтелгән уңышларына сөенеп, хатыны Эльвира, кызы Камилә һәм улы Ирхан белән тату гаиләдә, әти-әниләренең, туганнарының ярдәмен, кайгыртучанлыгын тоеп, алган белемнәрен уңышлы кулланып, киләчәктә әдәбият сөючеләрне мавыктыргыч әсәрләре белән шатландырырга уйлап, алга зур планнар корып каршы ала. Без якташыбыз Рөстәм Галиуллинның яшь килеш шундый зур уңышларга ирешүенә сөенәбез һәм бик горурланабыз. Барлык райондашларыбыз исеменнән без аны туган көне белән ихлас күңедлән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, иҗат уңышлары телибез.

 “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Рөстәм Галиуллин иҗатына багышланган күргәзмә эшли

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика