Нишләргә синең белән, бабай?!

Кыз бала кияүгә чыккач, иренең фамилиясен ала. Ни генә дисәң дә, язылышкач, канун шикелле инде, фамилия үзгәртәсең. Ярый ла ул фамилия бозылмаса?

Минем кыз вакыттагы фамилиям бик уңай языла, әйтелә һәм бозылмый, кыскалыкка да кыска – Минзина. Кияүгә чыккач, иремнең фамилиясенә күчәргә туры килде – Габидуллина булдым. Авылыбызда охшаш әйтелешле, ләкин икесе ике төрле язылып, ике төрле мәгънә аңлатучы ике нәсел кешеләре булган: Гыйбадулла һәм Габидулла. Икесе дә гомер буе Гөберчәк авылында яшәгәннәр, эшләгәннәр, тормыш корып, балалар үстергәннәр. Ләкин бар авырлыкны безгә калдырганнар ахрысы. Ник дисезме? Сүзем тормыш авырлыгы турында түгел, ә исемнәрен фамилия иткәч, дөрес язмауларында. Берара паспорт алмаштырдылар, Рәсәй гражданлыгы язабыз дип. Ярар, яздылар. Кулыма яңа паспортны алгач, карыйм, өч хата ясаганнар. Кире паспорт өстәленә кереп, андагы чиратларны узып, паспортымдагы хаталарны төзәтергә дип кире тапшырдым. Алар да алданмадылар, лезвия белән кырып, хаталарны төзәтеп бирделәр. Ярар, кырык биш яшьтә яңадан бу документны алмаштырасы бар бит. Анысын да алдым, ләкин һәр биттәге сүзләрне иҗекләп укып, хәрефләрне тикшереп алырга туры килде. Ул шулай булырга да тиеш дип беләм. Минем шулай эшләвемне күргәч, андагы хезмәткәр миңа шундый “мөлаем” итеп карады, үзем дә әллә нишләп киттем.

1994-1995 нче елларда медицина полисы ясадылар. Безнең әле ул вакытта кызыбыз гына бар иде. Гаиләгә өч полис бирделәр. Карыйм, фамилия Гыйбадуллина язылган, ә исемнәре дөрес. Документны бирүчедән: “Ник фамилия дөрес язылмаган?” – дигән соравыма, җавап бик кыска булды: “Арчага барып сорагыз, анда төзәтәләр аны”. Менә ничек җайлы! Ярар, анысы артыннан бераз йөреп, төзәттердем. Аның өчен яңа полис биреп тормадылар, теге фамилияне сызып кына ташладылар да, өстенә тиешлесен язып куйдылар. Төзәтелгән полис белән табибларга кергәч, алар да гаҗәпкә калдылар. Эшнең нидә икәнлеген бөртекләп аңлатып утырырга туры килде.

Берара җир кәгазьләре белән йөреп алдым. Шулвакытта фамилиямнең беренче хәрефен үк төшереп язганнар да, компьютердан һич кенә дә таба алмыйлар бит. Вәт җәфаландылар кызлар. Үзем дә аптырап утырдым. Кызларга: “Мин сезгә паспорт тоттырдым, ә сез кайдан алып яздыгыз бу фамилияне?” – дим. Үзләре дә аптырадылар. Бу кызлар аркасында Абидуллинага да әйләнеп куйдым. Инде дә килеп иремне ничә тапкыр гәҗиткә яздылар, һәрберсендә ниндидер үзгәреш күзәтелә: әле Гыймадиев, әле Гыйбадуллин. Гәҗит укыганда ә кая минем Габидуллиным дип үз-үземә сорау бирәм. Әле күптән түгел генә, әлеге дә баягы дигәндәй, тагы бер кеше исеменә гариза язарга туры килде. Нәтиҗә белергә дип килдем, юк инде, гаризамны эзлиләр-эзлиләр, тапмыйлар. “Сезнең гариза монда юк”, – дип, кырт кистеләр. “Ничек булмасын, мин фәлән числода сезгә бирдем бит”, – дим мин дә. Юкның башы авыртмый аның, өлкән яшьтәге кеше булса, аларга ышанып, кире кайтып китәр иде. Мин инде бу тема белән еш очрашкач, ныклап торып эзләттем һәм таптылар, чөнки компьютерга тагы шул и хәрефе кереп утырган. Туйдырды бу хәреф. Өйгә кайткач, иремә дә зарландым: ”Нишләтергә синең бу бабаңны?” Нишлисең, аның бит үзен кире кайтарып булмый, җәмәгать. Инде дә килеп улыма чират җитте. Машинасын теркәргә дип районга китте. Машинаның документына Гобәйдуллин дип язып куйганнар. Монысы бөтенләй башка кеше инде. Дөрес язылмавын әйткәч, аптырап тормаганнар, тегесен сызып ташлаганнар да, тиешлесен язып куйганнар. Югыйсә, документ язучы һәр кешегә паспортны кулларына тоттырасың, юк, игътибарсызлык микән ул, дөрес язмыйлар. Ә нәрсәгә карап язалар соң? Җәмәгать, бу бит кешене ихтирам итмәү була түгелме соң? Иҗекләп әйтеп яздыра башласаң, шундый матур итеп күзләрен әйләндереп, синнән башка да беләм инде дигән караш белән сиңа карыйлар, егыл да үл.

Җәмәгать, игътибарлырак булыйк әле. Ялгыш язылган мәгълүматлар болай да күп, тарихка дөрес исем-фамилия белән кереп калыйк!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире,

Гөберчәк авылы.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика