Түбән Оры клубы

Түбән Орыда Комсомол оешкач, авылның активистлары ячейка оештыралар, “Изба” читальная ачып, культура-агарту эшләре башлыйлар. Соңыннан шул мәдрәсә клуб ролен үти башлый.

Кирпечтән эшләнгән клуб бинасының өске өлешенә 1935 елда агачтан мәктәп эшлиләр. 1959 елда шул мәктәпне күчереп, икенче урынга салалар, ә клуб өлешен зурайтып, каршы якка сәхнә һәм грим бүлмәсе эшлиләр. 1961 елда керосин лампалары электр энергиясе белән алмашына. 1974 елның 1 сентябреннән клуб мәдәният йорты дип үзгәртелә. 1998 елда мәдәният йортына газ кертелә.

1934-1939 елларда клубның беренче җитәкчесе булып Сабир Сафиуллин эшли. Клубта бердәнбер музыка коралы – гармун. Авыл яшьләре эштән кайтканнан соң, кичке уенга җыйнала торган булган. Алар наза уеннары, күмәк, ялгыз биюләр биегән, концерт-спектакльләр куйганнар. Телсез кинолар да шул чорда күрсәтелә башлаган.

Клубта 1939-1940 елларда Һаҗәр Әхмәтова, 1941-1945 елларда Шәхүәнә Хамидуллина эшли.

1945-1949 елларда хезмәт куйган Җафар Ибрагимова бик туры сүзле, таләпчән, оештыру көченә ия мөдир була. Аның Түбән Оры авылында культура эшен җанландыруга зур өлеш кертә. Шул чорның актив яшьләре: Әнвәр Фазылҗанова, Хәмбәл Хәсәнов, Лотфуллин Рәис, Ислам һәм Гадения Мортазинар, Гөлфия Нуриева. Клуб суык, ягарга утын, керосин да булмаган вакыт бик күп булган. Шулай да алар туктап калмаган, авыл халкының ялын оештыруда көнне-төнгә ялгап зур тырышлык куеп эшләгән.

1949-1954 елларда Мәдинә Усманова эшли. Бу чорда культура эше тагын да җанланып китә. Ул вакытта авыл мәктәбендә 100гә якын бала 4 класста белем ала. Һәр атнаның якшәмбе көнендә клубта балалар көнне үткәрелә башлый. Китапханә белән клуб бергә эшли, иртәнге сәгатьтә балаларга китап бирелә, аннан соң төрле түгәрәкләр оештырыла. Авылда бердәнбер радиоприемник клубта булганлыктан, Уфа һәм Казан концертлары тыңларга җыелганнар. Авыл яшьләре белән зур күләмле спектакльләр хәзерләп куганнар. Шул чорның актив яшьләре: Фоадия Маматова, Фоадия Гарифҗанова, Әюп Нурмухаметов, Айтуган, Исмагилова Тәскирә һәм башкалар, һәр спектакльнең суфлеры Әнвәр Боярова булган. Мәдинә Усманова шулай ук фермаларда, ындыр табакларында халык алдында еш чыгыш ясаган.

1955-1957 елларда Мөнәвәрә Шакирова эшләгән. Ул елларда район смотрларында хор белән җырлауга зур игътибар бирелгән, моның өчен зур коллектив тупларга кирәк булган. Район комсомол оешмасында эшләүче Равилә Валиева н эштән соң авылга кайтып, халыкны үзешчән сәнгатькә тартуда Мөнәвәрә апаның уң кулы була. Хорда башалап җырлый. “Дисәнә”, “Көймә килә” җырларын башкарып 1 урынны алдык дип искә алган Мөнәвәрә апа.

1957-1958 елның декабренә кадәр клуб мөдире булып Фоат Газизов эшли. “Авылда яшьләр күп булу сәбәпле, концерт өйрәнгәндә ике төркемгә бүленә идек:яшьрәк яшьләр һәм “олырак яшьләр”гә. Концерт-театрлар белән якынтирә авылларны икешәр мәртәбә йөреп чыктык. Аннан кергән акчага гармон һәм тәрәзә пәрдәләре алдык”, – дип искә ала Фоат абый. Кичләрен клубта бик күңелле уеннар булып, яшьләр бигрәк тә вальс һәм краковяк биюләрен биегәннәр. 1957 елда Тукай районы үзешчән сәнгать смотрында катнашып, яхшы чыгыш ясаганнары өчен грамота белән бүләкләнгәннәр. Шул смотрда катнашкан яшьләрне дә искә алыйк: Маматова Роза, Ахметзянов Мәхмүт, Яруллина Нәкия, Шарипов Нафыйк, Газизов Фоат, Мухаметшин Барый, Ситдиков Равил , Вафина Раушания, Ризванова Яринә, Лотфуллин Венер Арсланов Рашат һәм башкалар.

1958-1960 елларда клуб мөдире булып Яринә Ризванова эшли. Халык клубка күп йөрү сәбәпле, колхоз рәисе Тимерҗан Сөләйманов бинаны зурайтып эшләргә тәкъдим итә. Комсомол һәм авыл халкы күмәкләп эшкә тотына. 1960 елның Яңа ел бәйрәменә клубны өлгертәләр. “Бу көнне халык күп җыелган иде, бөтен авыл халкы белән Яңа елны шунда каршы алдык. Соңырак Ю.Әминовның “Өти балак” спектаклен өйрәнеп куйдык һәм якын тирә авылларда, сайлаучылар алдында чыгыш ясадык”, – дип искә ала Яринә апа. Бу вакытта керосин лампалары була, шулай да бик күңелле итеп эшлиләр.

1960 елның августыннан – 1983 елгача Тәслимә Шәрипова эшли. Ул Алабуга культура училещасын тәмамлап, 19 яшендә Арчага эшкә килә. “Һәр эшнең дә үз авырлыгы, үз куанычлары бар. Рәхмәт чордашларыма, бик дус-тату эшләдек. Суык клубта үзебезгә күңел җылысы таптык, бик күп концерт-спектакльләр куйдык”, – ди.

Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт”, Ю.Әминовның “Тамырлар”, “Язылмаган законнар”, “Өти балак”, “Яшел эшләпә” һәм башка бик күп спектакльләр куелды. Тәслимә Шәрипова белән эшләгән авыл үзешчәннәрен дә искә алыйк: Вафина Рушания, Шарипова Сәкинә, Мухаметгалиев Фоат, Габдрахманова Суфия, Шакирова Гөлфия, Мухаметшин Барый, Шакирова Зәкия, Бариева Флера, Мортазин Фаил, Дәминов Әхәт, Хасанов Илсур, Камалова Венера, Абдуллина Рәзинә һ.б.

1974 елның 1 сентябреннән клуб мәдәният йорты итеп үзгәртелә. Тәслимә Шәрипова Дамир Мортазин белән бергә эшли башлый. Мәскәүдән курчаклар алдырып, балалар белән курчак театры оештыралар. “Чуртан кушуы буенча”, “Үги кыз” һ.б спектакльләр сәхнәгә куела, смотрда катнашып дипломант исеменә лаек булалар. Районда иң беренчеләрдән булып Казанга барып, сәхнә костюмнары тектерәләр, яшьләр белән инструменталь ансамбль дә оештыралар. Комсомол туган көненә “Огонек” үткәрү дә алар тарафыннан районда беренче тәҗрибә була. 1967 елда район буенча оештырылган сукачылар ярышына да зур көч куялар. Тәслимә Шәрипова бик күп күргәзмә плакатлар эшли. Терлекчеләр йортына барып, терлекчеләрнең туган көннәрен үткәрә. Район күчмә кызыл байрагын алуга да ирешәләр, дипломнар, грамоталар белән бүләкләнәләр.

Дамир Мортазин 1974 елның 1 сентябреннән 2014 елның июль аена кадәр мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе була, баян, курайда уйный, фокуслар күрсәтә. Курчак театры оештырып, башка авылларга барып куя, яшьләр белән инструменталь ансамбль оештыра. Бу ансамбльне оештыруда Шакиров Хабир, Шакиров Хәлил, Мортазин Фаршат, Шакиров Рамазаннарның булышлыгы зур була. Шулай ук Шакирова Фәймә, Шакирова Фәния, Нуриева Лилия, Нуриев Адик мәдәният йортының иң актив яшьләре булла.

Мортазиннар гаиләсе белән җыр-моңга гашыйк кешеләр, гармунчылар. Дамир Мортазин үзенең гаилә ансамблен оештырып, авыл сәхнәләрендә, район смотрларында чыгыш ясап мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә. Улы синтезатор, тальянда, үзе гармон, курайда уйнап, хатыны Сүрия белән кызы Динә парлап җырлап халыкның күңелләрен яулый.

1983-1984 елларда мәдәният йорты директоры Тәлгат Хафизов булып эшли. 1984 елның февраль аенда Суфия Саитова авылга килен булып төшкәннән соң Дамир Мортазин белән мәдәният йортында эшли башлый. Авыл халкы һәм яшьләр белән күңелле кичәләр, концерт-спектакльләр куя. “Кышкы Сабантуй”, “Пар Балдаклар”, “Уйнагыз гармонннар”, “Гаилә бәйрәме”, урам конйертлары, “Без талантлар эзлибез”, “Кичке Сабантуй”, “Балалар сабантуе”,” Авылым килене”, “Татар кызы, татар егете”, “Нәүрүз чибәре” һ.б. бик күп бәйрәмнәр үткәрәләр, смотрларда актив катнашалар. Ю.Әминовның “Өти балак”, Ф.Садриевның “Эх ти егетләр!”, Ә.Гаффаровның “Бер картлыкта бер яшьлектә”, С.Шәкүровның “Сине ташлап китә алмыйм”, Г.Нуруллинның “Картаямыни соң йөрәк”, Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек”, А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош”, Д.Салиховның “Кызлар капкыны”, “Яшел эшләпә”, М.Әмирнең “Талак, талак, талак…”, Г.Ибраһимовның “Нәфыйга ханым” әсәрләре авыл, район сәхнәләрендә куела. Бәйрәмнәрдә иң актив катнашкан үзешчәннәр: Хәйруллина Зөлфия, Нуриев Раушан, Юсупов Рәдиф, Рәлиф, Мухаметшин Фидаил, Мухаметшин Бари, Мортазин Дамир, Сүрия, Саетова Суфия, Рәшит, Сибагатуллина Ризида, Искәндәр, Зөлфәт, Яруллина Рәсимә, Бакиев Раил, Рилә, Лофуллина Ания, Фәйзрахманов Илфат, Валиева Албина, Шарипова Гөлфания, Габдрахманова Миләүшә һ.б.

1986 елдан мәдәният йортында Барый Мөхәммәтшин эшли. “Мин беренче тапкыр сәхнәгә 1945 елның 12 декабрендә сайлауны каршылап куелган концертта бию белән катнаштым. Шуннан мәктәп еллары беткәнче концертларда биепҗырлап йөрдем. Ә зур “артистлар” белән беренче чыгуым 1954 елның 6 ноябрендә булды. Ул көнне мин Р.Ишморатның “Кайту” спектаклендә Ирбулатны уйнадым. Бу роль минем өчен язылган кебек иде. Спектакль халыкка бик ошады. Шуннан бирле минем катнашымнан башка бер генә спектакль, концерт та булмады, – дип искә ала ул. Мәдәният йорты “Яшел эшләпә” спектакле белән район смотрында җиңеп беренче урынны ала. Төп рольләрне Яруллина Нәкыя, Әхмәтҗанова Люция, Юсупов Рафик һәм Барый Мөхәммәтшин уйный.

2014 елның июль аеннан сәнгать җитәкчесе булып Зөлфәт Сибагатуллин эшли. Аның тарафыннан “Сәнгатьтә үткән гомер”, “Юмор шоу” кебек яңа чаралар уздырыла.

Зөлфәт Сибгатуллин

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика