«Тарихтан гүзәл караш» (Рәссам Надия Фәхретдинова иҗаты)

Надия Фәхретдинова – Казан кызы. Казан сәнгать училищесын ике тапкыр – бутафор һәм педагог рәссам белгечлеге буенча тәмамлаган. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында декоратор булып эшләгән.

1990 елларда татарның чын тарихын, шанлы үткәнен чагылдырган беренче китаплар пәйда була. Надия Фәхретдинова, шуларны укып, тарих буенча белемнәрен баета һәм үзе тарих китапларын бизи башлый.  Татарстан китап нәшриятендә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы турында балалар өчен нәшер ителгән китапларда Надиянең байтак рәсемнәрен күрергә була. Шунысы мөһим, рәссам Н.Фәхретдинова ул рәсемнәрне галимнәр Марсель Әхмәтҗанов, Равил Фәхретдинов белән киңәшеп иҗат итте. Бер үк ваыктта рәссам бу галимнәрнең үзләренең тарих китапларын да бизәде.

Рәссам Н.Фәхретдинованың иҗат галереясендә Сөембикә-ханбикә, Кол Шәриф, Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи, Алтын Урдада хакимлек иткән Җанибәк хан, Казан ханы Мөхәммәт Әмин һәм башка танылган шәхесләребез бар.

Надиянең кылкаләме астыннан чыккан иллюстрацияләр арасында XVI гасыр Казан ханлыгы  турындагы балалар китабы өчен иҗат ителгән, ханлыкның тормыш-көнкүрешен, һөнәрләрен, бәйрәм-мәҗлесләрен гәүдәләндергән рәсемнәрне аерып әйтү кирәк. Рәссам теманы җентекләп өйрәнгән һәм рәсемнәрне бик тәфсилләп, һәр детальгә зур әһәмият биреп, нечкәләп башкарып чыккан. Әйтергә кирәк, автор борынгы әби-бабаларыбызның тегү-чигү, чүлмәк ясау, сату-алу кебек һөнәрләрен, йорт интерьерларын, гадәт-йолаларын күрсәтеп кенә калмаган, бүгенге көндә гыйбрәт булырлык мәгълүмат та җиткергән. Мәсәлән, мәдрәсәдә шәкертләрнең гыйлемгә өйрәнгән мәлен сурәтләгән рәсемдә кыз-шәкертләрнең сабакны ир-ат мөгаллимнән өйрәнүен күрәбез. Н.Фәхретдинова бу рәсемен Иран миниатюрасы үрнәгендә иҗат итүе турында әйтә.

Рәссамның пейзажлары да зур игътибарга лаек. Андагы якты ихлас милли төсләр күңелне иркәли. Пейзажлар иҗат иткәндә дә, Надия татар халкының борыңгы архитектурасын – мәчетләребезне, тарихи биналарыбызны кертергә омтыла.

Рәссамның бөтен иҗаты татар халкына мәхәббәт вә хөрмәт белән сугарылган һәм зур тәрбияви әһәмияткә ия.

Надия Фәхретдинова — Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Республика һәм Россия күләмендә зур күргәзмәләрдә даими катнашып килә. Аның шанлы үткәннәребезгә багышланган нәфис сурәтләре татар җәмәгатьчелегендә дә, сәнгать белгечләрендә дә зур кызыксыну уята.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика