Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман

“Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул – адәм баласының киләчәк буынга васыяте”, – дигән Гариф Ахунов.
“Әдәбият елы” уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе мөгаллимнәре Г.Ахунов тууына 90 ел тулу уңаеннан, әдипнең бай иҗади мирасын өйрәнү, әсәрләрен мәктәптә укыту мәсьәләләре буенча республика фәнни-гамәли конференциясен оештырды.
Фәнни-әдәби чарага башкалабыз Казаннан хөрмәтле һәм гыйззәтле каләм әһелләре – Рәмис Әймәт, Лирон Хәмидуллин, Ләбиб Лерон, Фәрит Яхин, Наилә Ахунова, Әгъзәм Фәйзрахманов кайтты. Арча педагогия көллиятендә узган пленар утырышта могтәбәран кунаклар Г.Ахуновның иҗаты турында сөйләделәр, истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Конференциянең икенче өлеше Г.Ахунов шәхесенә нисбәтле башка урын – Казанбаш мәктәбендә дәвам итүе, биредә укытучыларның, мәктәп укучыларының, музей белгечләренең фәнни-гамәли чыгышлары нур өстенә нур булды.
Конференция материаллары нигезендә “Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән җыентык басылып чыкты. Безнең фоторепортаж:

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика