Ленин ролендә – Камил Саттаров

Арча районы үзешчәннәренең Казанда үткәрелгән иҗат концертларын сәхнәгә чыгаруга булышучы, районыбызның “Җидегән чишмә” һәм башка халык театрларына даими ярдәмен күрсәткән Камил абый Саттаров белән якыннан танышасы килә иде. Һәм бу теләк тормышка ашты. Без районның ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов белән сугыш елларында Камил Саттаров яшәгән Югары Сәрдә авылына юл тоттык. Камил Зиннәт улы юлда барганда ул авыл белән бәйле булган истәлекләрен сөйләде. “Минем әби-бабайларым, әти-әнием Югары Сәрдә авылында туган. Әтием Зиннәтулла һәм әнием Хәдичә Казан шәһәренә күченгәннәр. 1935 елның 7 декабрендә мин дөньяга килгәнмен. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач әти мине һәм энем Шамилне авылга бабайларга кайтарып куйган. Без шулай итеп Югары Сәрдә авылында яши башладык. Мин 1944 елның 1 сентябрендә укырга кердем. Әнием калдык материаллардан күлмәк текте, ә бабай күтәртмәле чабата үреп бирде. Беренче укытучым Әрнәш авылыннан Саҗидә апай иде. Егермеләп чабаталы малай-кызны ул бик тырышып укытты. Мәктәп ишек алдында бик күп спорт корылмалары булуы хәтеремдә калган. Без шунда рәхәтләнеп уйный идек.

Әтине 1941 елда ук сугышка алдылар. Ул Сталинградтан алып Прагага кадәр юл үтеп батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз” ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ләкин биш почмаклы йолдызлы орденның бер почмагы юк иде. Пуля тиеп орден әтине үлемнән дә коткарып калган. Сугыш беткәч, 1946 елда, кабат Казанга күчендек һәм мин өченче класстан башлап Казанның 18 нче татар мәктәбендә урта белем алдым. Мәктәпне тәмамлагач хәрби комиссариат тәкъдиме белән Ташкент шәһәрендәге СССР Эчке эшләр министрлыгына укырга кердем. Ташкенттан лейтенант дәрәҗәсе алып Казанга эшкә кайттым һәм Свияжскида балалар колониясендә өлкән тәрбияче булып эшләдем.

Театр белән кызыксынып китүем Югары Сәрдәдә булды. Сугыш булуга карамастан, укытучылар бәйрәм көннәрендә концерт куя иде. Бервакыт безгә мәктәп директоры Гаяз абый керде дә: “Галиябану” спектаклен уйнамакчы булабыз, Исмәгыйльгә чалбар кирәк иде, Зиннәтулла абыйның яхшырак чалбары калмадымы?”– дип сорады. Әни әтине бик яраткандыр инде: бер киемен дә сатмады, азык-төлеккә алмаштырмады, саклады. Әни бик авырлык белән генә биреп торырга булды. “Чалбар биреп торам, ләкин бер шарт белән, Камилне бушлай спектакльгә кертерсез”, – диде әни. Сәхнә ачылып киткәч, шаккаттым: Хәлил ролендә – Гаяз абый! Галиябануны Суфия апа уйнады, ә Исмәгыйлне кем уйнаганын хәтерләмим. Театрга шул чакта гашыйк булдым. 7 яшьлек вакытым иде бу”, – дип искә ала Камил ага.

Камил яшьтән үк сәнгать, җыр һәм музыка яратып үсә. Мәктәптә укыган вакытта ук ул татар радиосыннан тапшырыла торган инсценировкаларда катнаша, мәктәптә уздырыла торган кичәләрдә шигырьләр сөйләп күпләрне сокландыра. Күңел түрендә театр сәнгатенә туган мәхәббәт Камил Саттаровны Максим Горкий исемендәге мәдәният йортының татар театр коллективына алып килә. Режиссёр Кәрим Морзаханов аңа драматург Гамир Насрыйның “Хат ташучы” комедиясендәге рәссам Азат ролен тапшыра. Сәләтенең тәүге чаткыларын шунда күрсәтә Камил абый. Аннан соң яшь егеткә җитдирәк, зуррак рольне ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар. Мирсәй Әмирнең “Наилә” комедиясендә төп рольне Зиннәтне зур осталык белән башкарып чыга ул. Шул чор матбугаты Камил Саттаров иҗат иткән образлар турында еш язып тора. “Үзешчән артист булса да…” дип башлана андый язмаларның күбесе.

1958 елда Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар” драмасы буенча куелган спектакльдә Рамай ролен башкаргач, Камил абыйга “Исәнме, Рамай!” дип, таныш түгел кешеләр дә еш дәшеп китә торган булган. Шушы тамашаны караган халык артисты Рәшидә Җиһаншина ”Спектакль профессиональ югарылыкта куелган. Талантлы режиссёр Мөхәммәтҗанов әсәргә җан өреп кенә калмаган, анда талантлы яшьләрне дә туплаган. Яшь талант Камил Саттаров Рамай образын тулы канлы итеп күрсәтә алды”, – дип, спектакльгә дә, анда уйнаучыларга да югары бәя бирә. Аннары Камил абый Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ында Хәлил, Гамир Насрыйның “Туган авылым” спектаклендә Илдар, Кәрим Тинчуринның “Кандыр буе” әсәрендә егерме биш меңче Акбердин булып таныла.

Үзешчәннәр өчен юлбашчы образы турында хыялланырга да мөмкин булмаган бер заманда Касыйм Мөхәммәтҗанов драматург Габдулла Баһаветдиновның “Соңгы каракош” әсәренә туктала. Бу спектакльдә Камил Саттаров Ленин образын иҗат итә.Моның өчен алдан зур әзерлек эшләре алып бара. Мәскәүдә Мавзолейда була, Ленинның китапларын укый, кинопрокаттан Ленин турында нәфис һәм документаль фильмнар алдырып, аларны карап, юлбашчының йөрешен, сөйләшүен, хәрәкәтләрен өйрәнә. Ильич ролендә уйнау өчен ике ел хәзерләнә. Шулай итеп, Татарстанда да беренче тапкыр үзешчән театр сәхнәсендә Ленин образы иҗат ителә..Шулай итеп, ул республикада Ленинны уйнаган бишенче артист була. Менә алар: Габдулла Шамуков, Нәҗип Гайнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Әнвәр Фәсхетдинов һәм Камил Саттаров.

Камил Зиннәт улы Ленинградта СССР профсоюзларының югары мәктәбенең театр бүлегенә режиссёрлыкка укырга керә. Монда аңа Георгий Товстоногов, Кирилл Лавров, Алиса Фрейндлих, Татьяна Доронина кебек бөек режиссёрлар, СССРның халык артистлары белем бирә. Шушы өч еллык мәктәпне бетергәч, һөнәри осталыгы тагы да үсә.

Режиссёр буларак, беренче мәртәбә Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” әсәрен сәхнәләштерә. Юныс Әминовның “Тамырлар” әсәре буенча эшләнгән спектакль белән РСФСР күләмендәге смотрда катнашып, ул җитәкләгән коллектив лауреат дипломына лаек була. 1969 елда Профсоюзларның өлкә советы тарафыннан үткәрелгән “Театр язы” смотрында беренче урынны алалар. Ә тагын бер елдан 1970 елда бу коллективка “Халык театры” дигән мактаулы исем бирелә. Камил абый исә ТАССР Верховный Советы Президиумының Почёт грамотасы белән бүләкләнә.

Камил абый уйнаган спектакльләргә күз салсак, аның шактый җитди, катлаулы әсәрләр булуын күрербез. Болар Нәкый Исәнбәтнең “Мәхәббәт турында җыр”, “Рәйхан”, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”, Шәриф Хөсәеновның “Чулпан”, Юныс Әминовның “Тамырлар” әсәрләре һәм башкалар. Аның максаты – театр ярдәмендә ана телебезнең бөтен хиссиятен, нечкәлеген, миллилеген саклап калу, аларны яшь буынга җиткерү булган.

Камил Саттаровның кырыктан артык зур күләмле, төрле милләт драматургларының пьесаларын сәхнәләштерүен һәм үзенең артист буларак 80 нән артык образ иҗат итеп, меңнән артык спектакль һәм концертларда катнашып чыгыш ясавын искә төшерсәк, аның гомере моңлы бер җырга тиң икәнен белербез. Аның һәр роле, һәр спектакле профессиональ дәрәҗәдә. Театр аның өчен һөнәр түгел, ә гомерлек мавыгу, җан азыгы булып кала. Халык театрын бер сулыш, бер ритмда эшләтә алу өчен режиссёрга педагог та, җитәкче дә, киңәшче дә була белергә кирәк. Нәкъ менә шушы сыйфатларның булуы Камил Саттаровка, аның коллективына уңышлар артыннан уңышлар алып килә дә инде.

Камил Саттаров җитәкчелегендәге үзешчән коллективлар Казан, Чаллы, Мәскәү, Ульяновск, Куйбышев, Санкт-Петербург, Уфа, Пермь, Магнитогорск, Самара, Ташкент, Тольятти кебек шәһәрләрдә, Алмания, Болгария шикелле ерак илләрдә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. 1972 елда ул Германия Демократик Республикасына барган үзешчән сәнгать коллективларының җитәкчесе сыйфатында расланып, гаҗәеп киң, тирән программа алып бара. Хәер, ул кайда гына булмасын, әйтик – Арчадамы, әллә Бохара белән Ташкенттамы – аңа рәхмәт сүзләрен ихлас күңелдән әйтәләр. Аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Камил Саттаров заманында Беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать фестиваленең лауреаты була, алтын медаль белән бүләкләнә.

Үзенең дәвамчылары-шәкертләре белән дә горурлана Камил абый. 500 дән артык кеше аның театр мәктәбен узган. Шуларның 50 дән артыгы Казан дәүләт мәдәният-сәнгать академиясен, унбере Казан театр училищесын тәмамлаган. Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, Әсхәт Хисмәтов, Минзәлә Татар драма театры артисты Хафиз Хамматуллин, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов һәм Рамил Исламов та бар

Танылган режиссёр озак еллар Татарстан Мәдәният министырлыгы фәнни-методика үзәгенең халык иҗаты бүлеген җитәкли, четерекле авыр заманда да республикабызда эшләп килгән халык театрларын саклауда хезмәт куя.

 2000 нче елда Республикадагы халык театрларын Казанга җыеп алып, фестиваль-конкурс оештыру идеясе туа. Бу фестиваль “Идел-йорт” халык театрлары фестивале дип атала. 2005 елдан аның җитәкчесе итеп Камил Саттаров билгеләнә. Беренче фестивальгә нибары алты гына халык театры катнашкан булса, тора-бара катнашучы коллективларның саны арта. Нәтиҗәдә, бу фестиваль төбәкара дәрәҗәсен ала. Фестивальнең әһәмияте бик зур, анда татар теле сәнгатьчә, образлы итеп тамашачыга җиткерелә.Бу фестивальлә Арча, Иске Ашыт һәм Сикертән халык театрлары катнашып, җиңүләр яуладылар.

 Камил абыйдан тормыш девизыгыз нинди дип сораганда, ул “Мин гомер буе беренче һәм бердәнбер булырга омтылдым”,- дип җавап бирде. Максатына ирешкән, язучы Аяз Гыйләҗев, драматург Хәй Вахитның”халык театрының профессоры”, “халык театрының атасы” дип биргән бәяләмәләре дә моны раслап тора.

 Без Югары Сәрдәгә сәяхәт вакытында Камил Саттаров турында менә шундый мәгълүматләр белдек. Ә инде җирле үзидарә, башлангыч мәктәп урнашкан бинада аның иҗат юлын яктырткан күргәзмәне кургәч, дөрестән дә Камил Зиннәт улының театр сәнгатен үстерүгә куйган хезмәтенең зур күләмле булуына инандык. Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов, китапханә мөдире Рәйханә Сабирова, башлангыч мәктәп укытучылары Гөлнур Хөснетдинова һәм Гүзәл Закирова, клуб мөдире Ләйлә Җиһангирова безгә күргәзмәгә куелган афишалар, фотолар, документлар, Камил абыйга бүләк ителгән китаплар, сувенирлар турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Камил абый үзе дә өстәмә экспонат итеп бер яшьлек вакыттагы бәбәй башлыгын бүләк итте, анда күз тимәсен өчен куелган миләш агачы да сакланган. Куелган әйберләрнең күплеге, пөхтә һәм әйбәт сакланышы безне сокландырды.

 “Бу мәктәптә 1944-1945 елларда Россиянең һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган режиссёр, артист Камил Зиннәтулла улы Саттаров укыды” дигән элмә тактаны күреп без горурлык хисләре кичердек.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика