Якташыбыз белән горурланабыз

Вәлиев Диас Назыйх улы 1938 елның 1 июлендә районыбызның Казанбаш авылында туа. Ул үзенең балачагын искә алып:  “Документлар буенча мин, Казанбаш авылы малае, әмма нәни чактан шәһәрдә яшәдем. Шул ук вакытта тууым да гадәти түгел. Әнием, шәһәр врачы, мине табар алдыннан Казанбашка кайта. Вакыты җиткәч аны тарантас белән Арчага алып китәләр. Мин юлда туганмын, район больницасына җиткәч салам арасыннан табып алалар. Шуңа кечкенә чагымда Тарантас — малай, дип үртиләр иде”.

Казанбаш авылы егете  Назыйх абый Арча кантоны комитетында төрле вазифалар башкара һәм Әтнә районында эшләгән вакытта Күлле Киме больницасында баш врач булып эшләүче Зәйнүл исемле кыз белән танышып гаилә коралар.  Хәзерге Пенза өлкәсе Татар Кынадысы авылында туып-үскән Зәйнүл  Нурмөхәммәт кызы Кутуева –  “Тапшырылмаган хатлар” һәм башка әсәрләре белән безгә яхшы таныш булган Гадел Кутуйның бертуган апасы була. Вәлиевлар гаиләсендә 1933 елда Радик, 1938 елда Диас дөньяга килә. Бала чаклары һәм мәктәп еллары Казанда уза. Аларның ике уллары да геолог һөнәрен сайлыйлар. Диас 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач укуын Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам итә һәм аны 1962 елда тәмамлый. Ул геолог буларак Удмуртия, Киров өлкәсе, Көньяк Урал, Кемерово өлкәсендә эшли. 1966-1972 елларда “Комсомолец Татарии” газетасы  редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1973-1975 елларда Мәскәүдә Югары әдәби  курсларда укый һәм язучылык эшенә күчә. Диас Вәлиев рус телендә иҗат итә. 1959 елда аның “Карта старика” исемле беренче хикәясе басылып чыга. 1971 елда “Намус хөкеме” исемле беренче драма әсәре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия  театрында,   1972 елда “Дәвам” (“Тормыш бүләк итәм”), “Диалоглар”, 1972-1973 елларда “Намус хөкеме” исемле спектакле Казан һәм Мәскәү сәхнәләрендә куела. “Казан университеты”, “Кеше залим”  һәм башка пьесалары Казан, Мәскәү, Ташкент, Минск шәһәрләренең профессиональ сәхнәләрендә уңыш белән бара.Аерым пьесалары, татар телендә басылудан һәм куелудан тыш, белорус, украина, чех, болгар, әзәрбайҗан һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителә. Диас Вәлиев 1973, 1979, 1981 елларда өч мәртәбә Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз милли драматургия конкурсларында лауреат исемен ала. Ул шигырьдән кала барлык жанрларда да яза: повесть, хикәя, роман, пьеса, фәлсәфи-дини трактат, хәзерге һәм борынгы  тарих турында очерклар, тарихи-сәяси һәм психологик тикшеренүләр. Диас Вәлиевнең 1973 елдан егермедән артык зур күләмле китаплары дөнья күрде. Ул әсәрләрендә тормышның фәлсәфи нигезләренә, әхлак мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә. Танылган драматург пьесаларының үзәгенә күбесенчә кешенең дөньяда яшәвенең мәгънәсе, ул нинди булырга тиеш кебек зур фәлсәфи мәсьәләләр куя. Аның геройларына тормышта хакыйкать эзләү, әхлаки камиллеккә, чын кеше булуга омтылыш хас.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов үзенең “Төп юнәлеш” исемле мәкаләсендә: “Диас Вәлиев пьесалары илебезнең күп кенә театр сәхнәләрен яулап алды. Бу – аның трибунасы, халык белән сөйләшүе. Аңа һәркемне дулкынландырган проблемаларны,  кешенең күңелендәге уй-хисләрне әйтеп бирергә кирәк. Ул аларны кыю итеп, намуслы рәвештә әйтә. Бу–аның драматургиясенең төп юнәлеше”, -дип язды.

Язучы, драматург Диас Вәлиев 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 1976 елда аңа “Тормыш бүләк итәм” (“Дарю тебе жизнь”) пьесасы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматургия өлкәсендәге уңышлары өчен 1981 елда аңа Татарстанның, 1983 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәр бирелде. Ул 2002 елда “Татар энциклопедиясе”нә, 2005 елда Мәскәүдә чыгарылган “Россиянең яхшы кешеләре” энциклопедиясенә дә кертелгән.

Диас Вәлиевнең гаиләсе дә әдәбият-сәнгать эшлеклеләреннән генә тора. Хатыны Дина Кәрим кызы сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан рәссамнәр Берлеге әгъзасы. Казанда яши һәм Татарстан Республикасының тел һәм әдәбият институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Болгар сәнгате турында дүрт китап авторы. Олы кызлары Майя Вәлиева журналист, язучы, рәссам, актив фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Ул хайваннар дөньясы турында берничә китап авторы, бүгенге көндә АКШта яши. Кече кызы Дина Казан кремлендә урнашкан республика дәүләт сәнгать галереясы җитәкчесе, 2005 елда аның “Тукайның гүзәл бакчалары” альбомы дөнья күрде.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Диас Вәлиевкә багышланган экспозиция куелган. Диас абый үзе исән чакта музеебызга әти-әнисенең язып калдырган  автобиографияләрен, алар белән бәйле кызыклы, тарихи язмаларны тапшырды. Без аларны өйрәнеп, шул чорда ук Назыйх абый һәм Зәйнүл апаның ничек югары белем алуларын һәм бик җаваплы постларда эшләүләрен белдек. Диас Вәлиевнең иҗатын өйрәнү дәвам итәбез. Шул максат белән без, музей хезмәткәрләре, Казан шәһәрендә алар яшәгән квартирада булып, Дина апа белән очраштык. Ул безгә Диас абыйның тормышындагы истәлекле вакыйгалар турында сөйләде. Без аларны яздырып алдык. Дина апа музеебызга якташыбызның язу машинкасын, кулъязмаларын, фотоларын, өстәл һәм кул сәгатен, шәхси документларын бүләк итте. Әңгәмә барышында ул: “Без Диас белән бик тату яшәдек. Мине институт бетергәч сезнең районның Яңасала авылына рус теле укытучысы итеп җибәрделәр. Ул вакытта юллар бик начар, квартирада торам. Диас мине анда да эзләп тапты, очрашуга килде. Без бер елдан өйләнештек. Ул минем исемемне дә бик яратты, кызыбызга да, оныгыбызга да Дина исеме куштырды. Аның сәхнә әсәрләре театрларда бик күп уйналды, ул аларны сәхнәдә күреп шатлана иде. Диас үзе фәлсәфи һәм дини темаларга язган әсәрләрен киләчәктә укып аңларлар әле дип ышанып яшәде”, — дип горурланып искә алды. Дина апа һәм аның кызлары безнең музеебыз  һәм Казанбаш мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музее белән  элемтәдә торалар. Авыл китапханәсе җитәкчесе Рузилә Равил кызы: «Диас абый белән Динә апа 2008  елда Казанбаш авылында очрашуда булдылар. Бу Диас абыйның туган ягына соңгы кайтуы булды. Әби-бабалары яшәгән нигезгә кергәч, аның күңеле нечкәреп, күзләре яшьләнүе әле дә күз алдында тора. Аларның нигезләрендә торган кунакчыл хуҗалар белән очрашып, мәктәптә укучылар башкаруында үз әсәрләреннән өзекләр карап, олы рәхмәтләрен әйтеп киткәннәр иде”,- дип искә ала.

РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Диас Вәлиевкә 1 июльдә 80 яшь тулган булыр иде. Ул 2010 елның 1 ноябрендә вафат булды. Талантлы якташыбызның  әсәрләре бүгенге көндә дөнья әдәбиятында лаеклы урын алды һәм бик күп милләт вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде. Драматург һәм прозаик Диас Вәлиевнең иҗатын мактап, югары бәяләп йөздән артык әдип, галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе төрле матбугат чараларында бик күп бәяләмәләр, мәкаләләр, эсселар бастырдылар, бүгенге көндә алар биш йөздән артып китә. Һәр елны без бу көннәрдә якташыбыз  Вәлиев Диас Назыйх улын зур ихтирам белән искә алабыз һәм аның белән горурланабыз.

                                                                   “Казан арты” тарих-этнографмя музее

                                                                                   директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика