2019 ел — Татарстанда Эшче һөнәрләр елы
Районыбызның Шушмабаш авылында туып-үскән балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллинаның кызыклы шигырьләре арасында эшче һөнәрләренә багышланганнары да бик күп, алар укучыларга һөнәр сайларга да ярдәм итә.
Язгы чәчүдә
Яз кояшы көлеп карый,
Җир кардан әрчелүгә.
Авылымның карты-яше
Чыга язгы чәчүгә.
Әти белән мин дә чыгам
Тракторга утырып.
Әти:”Улым, булыш син”,- ди
Миңа да руль тоттырып.
Шулай итеп җир сөрәбез
Әти белән без бергә.
Дулкын-дулкын буразналар
Ятып калалар җирдә…
Баш өстендә сайрап тора
Матур сабан тургае.
Әти әйтә: -Менә тиздән
Җитәр сабан туйлары…
Кран йөртүче
Озын муенлы жираф күк
Кран карап торганда,
Бер дә курыкмыйча эшли
Бер апа шул кранда.
Кирпеч төягән бишекне
Ул өскә алып тора,
Ә түбәндә ике абый
Кирпечне салып тора.
Электр уты кабынгач
Һөнәр мәктәбен тәмамлап,
Абый колхозга кайтты, —
Оста мастер икәнлеген
Күреп һәркем шаккатты.
Мәктәпләр, яңа клублар
Ак нур белән ялт итте;
Тавык фермасына да ул
Электр уты кертте.
Кичен, лампа янгач, ферма
Яктырды көндезге күк…
Таң атты дип белеп, әтәч
Кычкырды “Ки-ке-ри-күк!…”
Эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның дәрәҗәсен күтәрү максатында Казанда узачак WorldSkills — эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатына зур әзерлек бара. Чемпионат Казан шәһәрендә 2019 елның 22 августында ачылачак һәм 27 августка кадәр дәвам итәчәк.
Һәркем киләчәкне матур, ямьле итеп күрә белергә тиеш, моның өчен үзеңне кызыксындырган һәм ошаган һөнәрне сайлап алырга кирәк. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрнең кайсын гына сайласак та, авырлыклардан курыкмаска кирәк, яраткан эшеңне тырышып башкарганда гына һәркем бәхетле була. Һөнәр кием түгел, ошамаса аны еш алыштырып булмый, аны сайлауга җитди карарга кирәк.
РСФСРның атказанган төзүчесе, шагыйрь Вәзыйх Рәхимов яшьләргә үз һөнәренең мактауга лаек икәнен шигырь юлларына язып калдырган:
Без – авыл төзүчеләре
Без– авыл төзүчеләре,
Ышанычлы сүзебез.
Җылы итеп, яхшы итеп,
Зур фермалар төзибез.
Нык техника, тимер-бетон
Төзүчеләр кулында.
Яңа йортлар калкып чыга
Әрем үскән урында.
Кулдан килә, көч җитәрлек
Ак сарайлар салырга.
Бәхет эзләп читкә китми
Яшьләр, кала авылда.
Әйдә төзүче,
Кызганма көчең.
Азык-төлек илебездә
Мул булсын өчен.
Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Минһаҗ Кашапов, кеше нинди генә һөнәр сайласа да, укытучыларына рәхмәтле булуы турында яза:
Укытучыга
Сабыйлыктан олылыкка туры юлдан
Җитәкләгән кешеләрнең хезмәте зур.
Һәр балага тормышына ачкыч биргән
Укытучыга һәр кешенең хөрмәте зур.
Ил өстенә хәтәр-хәвеф килгәндә дә,
Ачлы-туклы, салкында да хезмәт иттең.
Синең өчен барлык кеше бердәй якын,
Хәллесен дә, ярлысын да хөрмәт иттең.
Ил чакырса, бар эшеңне читкә куеп,
Ерак юлга юл хәстәрен үзең күрдең.
Магниткада, чирәм җирдә син әйдәүче,
Һәркайда да үзең булып кала белдең.
Нинди генә хезмәт юлы кичермәдең,
Карышмадың олы хөрмәт сиңа барда.
Икътисадчы, сәясәтче һәм җитәкче,
Аппаратта бик тә җитди хезмәткәр дә.
Хезмәтегез хөрмәт белән бәяләнә,
Күңелләргә таш һәйкәлләр салып булмый.
Җирдә таштан әллә ниләр корып була,
Тик хөрмәтне җиңел генә алып булмый.
Заманалар, тормышлар да үзгә хәзер,
Укытучыга кадер-хөрмәт бармы бездә?
Үз эшеңә бирелгәнлек, олы бәхет,
Нык тазалык, түземлелек телим Сезгә!
Бүгенге көн хезмәт базарына күз салсак, хәзер анда нинди генә белгечлекләр юк. Тормыш алга барган саен, аларның төрләре дә һаман арта бара. Статистик мәгълүматлар буенча 40 меңнән артык һөнәр булуы билгеле. Шуңа күрә укучыларны, нинди һөнәр сайларга?- дигән сорау борчый. Элегрәк юрист, икътисад белгечлекләре өстенлек итсә, бүгенге көндә яңа юнәлештәге көллиятләр, югары белем бирә торган уку йортлары ачыла. Яшьләр дә замана белән бергә атларга, югалып калмаска тиешләр, чөнки һөнәрне дөрес сайлау кешегә илһам чыганагы булса, ул әле гаиләне тәэмин итү мөмкинлеге дә. Һәркем иртән теләп эшкә барса, ә кичен сагынып гаиләсенә кайта икән, тормышта үз язмышыннан зарланучылар сирәк булачак.
Сайлаган һөнәреңне намус белән башкарырга, уйлаган эшләреңне вакытында үтәп чыгарга кирәклеген кисәткән һәм борынгыдан килгән татар халык мәкальләре бар. “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Калган эшкә кар ява”, “Эше барның – ашы бар”, “Эш – кешенең көзгесе”, “Хөрмәт сөйсәң – хезмәт сөй”, “Тирләп эшләсәң – тирләп ашарсың” һәм башкалар.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай “Эшкә өндәү” шигырендә:
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.
Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,
“Уйнады” дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Һөнәр — ул кешенең төп эше, шөгыле, барлык һөнәрләрнең дә яхшы, кирәк булуын балаларга кече яшьтән даими аңлата барып, аларның үзләре теләгән , мөмкинлекләренә туры килгән һөнәрне сайлауларына ярдәм итәргә кирәк. Казанда үтәчәк чемпионатта катнашкан яшьләр тәҗрибәсен мәктәпләребездә теләп кабул итсеннәр иде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Автор фотосы
…