Якташыбыз “Тантана — 2019” премиясе белән бүләкләнде

27 март – Бөтендөнья театр көнендә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырган “Тантана -2019” премияләрен тапшыру тантанасы булды. Театр эшендә үзен күрсәткән шәхесләргә ел саен бирелә торган бу премиягә Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина лаек булды. Әлмәт Татар дәүләт драма театрында куелган Саймон Мурның ”Lady Газраил” спектаклендә Энни Уилкес роле өчен Фәйзуллина Раушания Самат кызы ”Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңеп, “Тантана -2019” премиясе белән бүләкләнде. Без якташыбыз белән  горурланабыз, аңа ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары  телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 

Фотолар музей архивыннан

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика