26 апрель — Тукай туган көн

Апрель — бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае. Сөекле шагыйребез бу айда дөньяга килгән, бу айда ул бакыйлыкка күчкән. Еллар үтә барган саен, Тукаебызның исеме дә югарырак күтәрелә бара. Апрель аенда музеебызда уздырылган чараларда якташ шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына тулы күзәтү ясалды. Музеебызга килүче һәр кеше Габдулла Тукайның иҗаты белән тулысынча танышты, аның әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр һәркемдә соклану уятты.
Тукай кечкенә сабый балалар өчен дә, мәктәп яшендәге балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыксынып укырлык әсәрләр иҗат иткән шагыйрь. Аның иҗаты һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Аның даны беркайчан да онытылмас!
#АрскКультура #КазанАртыМузее

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика