“Минем нинди гаебем бар?”

Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла Бәдретдин улы репрессия корбаны булуын яхшы беләбез. Әтисенең ачы язмышы әсәрләрендә ачык сурәтләнеп, гаиләсенең нинди газап-авырлыклар аша үтүләрен күз алдына китерәбез. Ләкин авылыбызда мондый корбаннар берәү генә булмаган. 1937 елның 16 ноябрендә кулга алынып, атып үтерелгән Мәхмүт Әхмәдиев, 1937 елның 19 декабрендә төрмәгә утыртылып, 1938 елның 5 январенда атып үтерелгән Сөнгатулла Мәһдиев, ак финнарга әсирлеккә төшкәне өчен 1940 елның 22 августында кулга алынган Шамил Нурисламовлар… Алар арасында Гыйндулла Габидуллин да бар. Бу кешеләр – аңлы, белемле, киләчәккә карап фикер һәм эш йөртүче авылдашларыбыз.

Габидуллин Гыйндулла Габидулла улы 1908 елда Арча районы, Гөберчәк авылында алты балалы ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 9 яшендә Сөнгатулла муллага укырга йөри. Бертуганнары белем ала алмаган вакытта, Гыйндулла укырга-язарга өйрәнә, дин сабакларын үзләштерә. Егет булып өлгерә. Туры сүзле, намуслы Гыйндулла авыл кызы Миңнебәдәргә өйләнә. Колхозда гел җитәкче урында: ферма, яшелчә, алмагач бакчалары мөдире булып эшли.

Урман буенда сыер һәм җәнлекләр фермасы урнаша. Гыйндулла шунда ферма мөдире булып эшли. Язгы якта малларга ашатырга бетә. Сыерлар күтәрәмгә кала, аларны бау белән күтәртеп савалар. Төнге көтүгә чыгара башлагач, маллар бераз хәлләнәләр. Гыйндулла ул вакытта да өенә кайтмыйча, фермада маллар янында кала. Аннан соңгы елларда колхоз амбарында ашлык киптерү агрегатында эшли.

Аның намус белән тырышып эшләгәне, күрсәткечләре югары булу, авыл халкын яклап, аларга уңайлыклар тудыру хакындагы фикерләре кайберәүләрнең ачуын, көнчесен китерә. Аны, партиягә каршы чыга дип, эзәрлекли башлыйлар, гел йортына кереп тентүләр, сорау алулар үткәрәләр. Бу түбәнсетүләргә түзә алмагач, ул гаиләсен алып, Казанка авылындагы туганына барып, качып та яшәп карый. Ул вакытта урманчы хезмәтен башкара. Бервакыт балалары Ленин, Сталин портретларын алып, сызгалап уйныйлар. Нәкъ шул мизгелдә кабат НКВДның тентүчеләре өйгә килеп керә. Балалардан: “Кем сезгә бу сурәтләргә сызгаларга кушты?” – дип сорыйлар. Зирәк акыл белән Гыйндулланың олы кызы : “Без үзебез буйыйбыз”, – дип җавап кайтара. НКВДчылар Гыйндуллага бәйләнерлек әйбер тапмагач, йорттан чыгып китәләр. Миңнебәдәрнең абыйсы Әмин, биш кешелек гаилә гел кеше өстендә яши алмаячагын аңлап, аларны кире авылга алып кайта. Ничек кенә булмасын, кайберәүләрнең саруын кайнаткан, алдынгы карашлы, үз фикерле, тырыш Гыйндулланы ялган шаһитләр табып, ниндидер документларга кул куйдырып, “халык дошманы” тамгасы белән 1941 елның 17 апрелендә төрмәгә утырталар. Аның берсеннән-берсе кечкенә өч сабые, җиләктәй хатыны кала. Гыйндулла үзенең нинди гаеп белән төрмәгә утыртылуын аңламый да. Ә авылда аның хезмәтеннән, тормышыннан көнләшүчеләр җитәрлек. Бу көнләшү Гыйндулланың әтисе чорыннан ук башланган һәм нәселдән үч алу теләге белән янганнар аны нәкъ менә Гыйндулладан алганнар. Әлеге вакыйганың тарихы байтак тирәннән башлана. Ләкин бу турыда язуның мәгънәсен тапмыйм, чөнки Мөхәммәт Мәһдиев язганча, әти-бабаларының үчле гомер кичерүләренә бүген авылда яшәүче нәсел дәвамчылары гаепле түгел. Бәлки алар бу тарихны белми дә торганнардыр…

Гыйндулла Габидуллин Казанның Вахитов төрмәсендә алты ел утыра. Төрмәдә ул ашханәгә ашамлыклар ташый. Хатыны Миңнебәдәр мөмкинлеге булганда аның янына килә, хәлен белә. Алты елдан соң Гыйндулла авылга кайта һәм колхозда эшләвен дәвам итә, тагын ике баласы туа. Заяга узган алты ел эчендә ниләр генә күрмәгәндер, ләкин бу турыда ул берни сөйләргә яратмый. Гыйндулланың йөрәген тырнап торган “халык дошманы” тамгасыннан арынасы килә. Ул үзенең тормыш һәм хезмәт юлын язып, Мәскәүгә хат юллый. “Мин ни өчен алты ел гомеремне төрмәдә үткәреп, балаларымны, хатынымны тормышның авыр чагында ялгыз калдырдым?” – дигән сорауга җавап сорый. Күрәсең, Мәскәүдә дә аңсызлар утырмый, Гыйндулла Габидуллин турында төгәл һәм дөрес мәгълүмат туплап, 1962 елның 21 февралендә РСФСРның суды аны аклый. Бу турыда хәбәр килгәч, балаларына пенсия билгеләнә, Гыйндулланың алты еллык газабын хезмәт стажына кертергә дигән приказ чыга һәм шулай эшләнә дә.

Гыйндулла Казаклар авылы башында урнашкан яшелчәлек бригадиры булып эшли. Яшелчәләр әйбәт үссен өчен ул каникул чорында укучы балаларны да эшкә җәлеп итә. Алар инештән көянтә-чиләк белән су ташыйлар. Кәбестә, кыяр, кишер ишелеп уңа. Югары уңыш алуга ирешкән Гыйндулла алма бакчасының эшен дә башлап җибәрә. Кура җиләге, карлыган да ишле булып, уңышы елдан-ел арта гына бара. Анда да балалар җәйге каникулда чүп үләне җыялар, су сибәләр. Гыйндулла Габидуллин авырган малларны да дәвалый. Нинди генә эшкә тотынса да, ул намус белән башкара, башкаларга үрнәк алырлык итеп эшли.

Бертуганы өчен колхоз хисабына йорт салдыруга да ирешкән кеше ул. Абыйсы Һадиулланың гаиләсе 1950 еллар башында читкә чыгып китә. Ләкин кире әйләнеп кайтканда аларның алты почмаклы йортына колхоз рөхсәтсез корчаңгы сарыклар керткән була. Гаилә тору урынсыз кала. Берничә ел ферма өендә яшәргә мәҗбүр булган гаилә бары 1961 елда гына Гыйндулланың тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа төзелгән йортка керә.

Кыю йөрәкле, үз сүзен өзеп әйтә белүче, репрессия корбаны булган авылдашыбызның балалары үсеп, белем алып, эшкә урнашалар, гаилә коралар, балалар үстерәләр. Гыйндулла 1978 елның 2 июнендә, каты авырудан соң вафат була. Төзегән йорты, утырткан алмагачлары бүген дә аны сагынып, моңсуланып утыралар сыман.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика