Календарьларда ил тарихы
Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә төрле елларда чыгарылган кызыклы календарьлардан күргәзмә оештырылды. Календарьларның барлыкка килү тарихын, илебездә булган вакыйгаларны биредәге экспонатлар аша күз алдына китерергә мөмкин. Ә инде 1945 елгы календарь бигрәк тә истәлекле, ләкин әле анда 75 ел элек 9 майда булган Җиңү көне билгеләнмәгән. Бу тарихи календарьда Совет армиясе тарафыннан азат ителгән шәһәрләр, халкыбызның батырлык үрнәкләре турында мәгълүматлар бирелгән. Күргәзмәгә рәхим итегез.
Шәфигулла Гарипов