Якташлар бүләге

Якташыбыз, күренекле язучы, шагыйрь, прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәлилче-галим, мөгаллим, филология фәннәре кандидаты, доцент, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге  премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның бу көннәрдә генә “Муса Җәлил поэтикасы” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Бу китапка аның  Муса Җәлилгә багышлап язылган хезмәтләре  тупланган. Ул аны бик теләп безнең музеебызга тапшырды.

Шул ук очрашуда шагыйрә, бик күп җырлар авторы, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе лауреаты Сания Әхмәтҗанова үзенең теләкләрен язып, “Язмышлар такыясы” исемле яңа гына чыккан китабын музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бүләк итте.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика