Яңа елга бүләк!

“Казан арты” тарих-этнография музееның Мөхәммәт Мәһдиев музей филиалы җитәкчесе  Габидуллина Халидә  “Безнең мирас” журналы оештырган “Хәтергә уелган китап” бәйгесендә  катнашып өченче урынны алды. Аның Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” китабына багышланган “Өстәлемдәге китап – тарих ядкаре” дип исемләнгән язмасы журналның 11 нче санында басылган иде. Хезмәттәшебезне зур җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз, яңа иҗат уңышлары телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музееның

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика