Мәңге яшә, Арча! Арча районына 90 ел

 

                                                    Чал тарихта тирән эз калдырып,

                                           Киләчәккә атлый Арчабыз.

                                                  Үткәннәрең һәм бүгенгең белән

                                            Горурланып яши барчабыз.

                                                                  Гөрләп яшә, җырлап яшә, Арча,

                                                        Борынгы һәм яңа калабыз!

                                                                        Синдә — яшәү, тулы канлы тормыш,

                                                                 Син бит безнең Ватан – анабыз!

                                                                                                       Рания Галәветдинова

      Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2008 елның 27 июнь карары белән шәһәр тибындагы Арча бистәсе Арча шәһәре итеп үзгәртелде.  Бу карарны кабул итүгә дә 12 ел вакыт узган.

Тарихка күз салсак, Арча шәһәренә XIII гасырда нигез салына, Казан ханлыгы чорында  Арча даругасының үзәге була. 1552 елда Арча яндырыла, 1555 елда рус крепосте төзелә. 1781 елда, Казан наместниклыгы оешуы турындагы указлар белән, Арча шәһәр итеп үзгәртелә һәм өяз шәһәре итеп билгеләнә. 1796 елда Арча штаттагы шәһәр буларак үзгәртелә. 1860 елда Арчадан аерылып чыккан крестьяннар Арча (Арская слобода), Покроу (Покровская слобода, Яңа Арча) бистәсен төзиләр. Арча 1924-1936 елларда сала, 1936-1938 елларда тагын Арча шәһәре, 1938-2008 елларда шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы буларак яши.

Арча шәһәре елдан-ел матурая, төзекләнә бара. Берсеннән-берсе матур итеп эшләнгән күп катлы йортлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, мәдәният учаклары, спорт корылмалары Арчабызны ерактан ук затлы шәһәр итеп күрсәтә. Арчаның үзәк мәйданына куелган һәйкәлләр, күп итеп утыртылган агачлар, чәчәк клумбалары килгән кунакларны сокландыра, шәһәребез халкына карата хөрмәт уята. Урамнардагы чисталык, төзеклек, зәвык белән бизәлеш – болар барысы да шәһәребездә яшәүче һәркемнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Соңгы елларда ачылган Боз сарае, Арча спорт комплексы, барлык уңайлыклар тудырылган стадион, ял итү өчен Җиңү, Тукай, Казансу парклары, шәһәр үзәгендә һәм парктагы төсле фонтаннар, балалар мәйданчыклары һәркемгә спорт белән шөгыльләнергә дә, гаиләләр белән ял итәргә дә мөмкинлек тудыра. Арчадагы уңай үзгәрешләрне күреп һәркем шатлана, куана һәм  горурлык хисләре кичерә.   Шәһәребез Арча киләчәктә үз статусын бүтән үзгәртмичә, даими үсештә һәм яңарышта булсын иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

                                                  директор урынбасары  Шәфигулла Гарипов

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика