Сабыр хатын

“Әбием Рабига Мөхәммәтсафа кызы Сафина-Мәһдиева 1891 елда Татарстанның Саба районы Түбән Симет авылында мулла гаиләсендә туа. Гаиләләре ишле була. Соңрак ятимлек ачысы да эләгә. Бабаем Сөнгатулла Бәдретдин улы Мәһдиевкә кияүгә чыккач, алар Гөберчәк авылында яши башлыйлар. Әби тугыз бала таба. Өчесе тугач та вафат була. Олы кызы Рәкига апа сугыш башлангач, 17 яшендә окоп казырга барган җирдән чирләп кайтып, чәчәк кебек гомерен урын өстендә уздырып, 25 яшендә гүр иясе була. Төпчек кызы Гөлчәчәк арада иң зиһенле, тере, бик матур булып, 4 яшькә җитә, иртә сөйләшә башлый, ләкин кызамык авыруыннан терелә алмыйча, вафат була.

Мин туганда әбигә 68 яшь, аның 4 баласы исән-саулар иде. Берлингача барып җитеп, сугышта сапер-минер булган Рәшит абый (әби аны Габдерәшит дип әйтә иде), 16 яшеннән бригадир булган, аннары гомер буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган Рауза апа, 44 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән әнием Равия һәм татар халкының яраткан язучысы Мөхәммәт абый. Бабаебыз Сөнгатулланы “халык дошманы” дип алып китеп, Казан төрмәсендә атканда әбигә 47 яшь булган. Аңарчы ниләр генә кичермәгән ул. Караңгы төннәрдә билгесез кешеләр бик еш сорау алырга бабайны алып китеп, гаиләнең тынычлыгын бозулар, мал-мөлкәтләрен тартып алулар, колхозга алмыйча ачка тилмертүләр, якыннарын югалту газаплары, куркып, туганнар белән аралашудан мәхрүм итүләр һ.б.

Китап сөючеләргә бу хәлләр барысы да Мөхәммәт абый әсәрләре аша билгеле. Ул үзенең “Торналар төшкән җирдә” повестенда бер бүлекне әбигә багышлый.

Мин үземне белә башлаганда әби инде хәйран таушалган, ап-ак чәчле, чандыр гына карчык иде. Әнием гел мәктәптә, дәресләр беткәч, кочагы белән дәфтәрләр күтәреп кайта, кичләрен дә дәрес планнары төзеп үтә. Мин тулаем әби карамагында. Ул үзе бишвакыт намазын калдырмый торган, бик чиста-пөхтә, дөреслек яратучы кеше иде. Күренекле мәгърифәтче Таип Яхиннар нәселенең бер вәкиле буларак, заманының белемле, аек акыллы, сабыр бер заты иде. Авылда аңа исеме белән түгел, ә зурлап “абыстай” дип дәшәләр, бәлки күп кеше аның исемен дә белмәгәндер. Авыл халкы, бигрәк тә хатын-кыз заты, гаиләләрендә берәр матавык килеп чыкса, киңәшкә әби янына киләләр. Ул тыныч кына бүлдермичә тыңлый, аннан үзенең киңәшләрен бирә. Аның тырышлыгы белән бик күп гаиләләр сакланып калынгандыр. Әби өчен авылда начар нәсел юк, барысы да юньле, эшлекле. Аның кем беләндер сүзгә кергәнен, гайбәт сөйләгәнен ишетеп үсмәдем. Әби зарланырга яратмый иде. Елаганын күрсәтмәде. Үзе дә иркә булмады, балаларын да, оныкларны да артык иркәләмәгәндер дип уйлыйм. Тавышы бик матур, моңлы, Коръәнне көйләп, мәкам белән укый иде. Эче пошкан вакытлары булдымы икән, “Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы” дип җырлый, ә мин бу сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча гына үзем кабатлый идем. “Тәфтиләү” булган икән ул. Гомумән, безнең өйдә Г.Тукай бик популяр булды. Рабига абыстай турында истәлекләрем аңа дога булып барсын. Исән вакытында минем бала гына булуым, аңа хөрмәт күрсәтә алмавым күңелне тырнап тора. Кайтсын иде ул вакытлар, юк шул…

Гөберчәк авылындагы безнең йорт һаман шул ук. 1916 елда бабай салган йорт. Япь-яшь Рабига кайчандыр ничә баласын кочаклап, ире Сөнгатулланы мәңгелеккә озатып калган, оядан очып таралышкан балаларының кайтуын көтеп яшәгән шул ук тәрәзәләр. Әбием кебек авыр тормыш йөген тартып, таушалып киткән, бик зур тарихны үзендә саклап тотучы, үзе моңсу, үзе горур булып, бакча уртасында басып торучы нигез-йорт”, — дип сөйләде оныгы Җәүһәр Галимова.

Рабига Мәһдиева 1971 елның көзендә вафат булып, авыл зиратына җирләнә.

Халидә Габидуллина

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика