Тукайны искә алып…

              Тынмый сазың, моңлы сазың,

                                                                        Кем тыя алсын аны?!

                                                                                   Син яшәрсең, мең яшәрсең,

                 Син – шагыйрьләр солтаны!..

                                                                           Мостафа Ногман

     Апрель – Тукай ае. Бу айда ул дөньяга килгән, бу айда ул бакыйлыкка күчкән. Еллар үтә барган саен, Тукаебызның исеме дә югарырак күтәрелә бара. 1913 елның 15 апреле – халкыбызның  бөек  шагыйре, якташыбыз Габдулла Тукайның вафат булган көне. Татарстанның халык язучысы, СССР Дәүләт һәм Татарстан   Республикасының  Габдулла  Тукай  исемендәге премияләр  лауреаты Гомәр Бәширов 1949 елның 15 апрелендә аны искә алып: “Тукай шигырьләрен тыныч кына тыңлый алмыйм. Ул – татарның Пушкины. Бөек Пушкин рус халкының даһи  сыйфатларын биргән кебек, Тукай да үз халкының иң гүзәл сыйфатларын җырлап узган. Аның кебек халыкчан, аның кебек үзендә туган халкының иң үзенчәлекле, иң гүзәл сыйфатларын гәүдәләндерә алган бүтән шагыйрь яки язучыны мин белмим. Нинди бәхет Тукайның булуы һәм нинди зур фаҗига аның шулай вакытсыз, шундый аяныч хәлдә һәлак булуы! Гомер узган саен, Тукайның кыйммәте ныграк сизелә бара, ул безгә ел саен якыная, халыкның аңа мәхәббәте көчәя бара. Яшәсен Тукай!”,– ди “Күңел дәфтәре” китабындагы истәлекләрендә.

“Тукай дөньяда 27 яшь кенә яшәде, ләкин ул аны зур итеп, мәгънәле итеп яшәде. Иҗтимагый һәм сәяси тормышның ул катнашмаган бер генә өлкәсе дә булмагандыр: Тукай газета чыгара, Тукай театрга, актёрларга, мәктәпләргә булыша, ул халык авыз иҗатын җыя, ул фольклор хакында лекцияләр укый, тирән фәнни эчтәлекләре, нәфис формалары белән алар әле бүген дә халык җырларын бәяләүнең югары үрнәге булып калалар.

Барыннан да бигрәк ул яза, яза, өзлексез яза. Әйтерсең лә, гомеренең кыска, вакытының аз икәнен тоеп, уйлаганын әйтеп бетерергә ашыга”,– дип язган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов.

Ә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең: “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән, шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Зур картина ерактанрак караганда яхшырак күренгән кебек, Тукай иҗатының да еллар узган саен әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара”,–  дигән фикере бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын олылау булып яңгырый.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның Тукаебыз турында: “Гомер бара, буыннар алмашына, ләкин халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, ул язып калдырган әсәрләр безгә якыная гына бара.

Без Тукаебыз булганга бәхетле. Һәрберебез кече яшьтән үк балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә сөекле шагыйребезнең “Бала белән күбәләк”, “Эшкә өндәү”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл”шигырьләрен, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен укып һәм ятлап үсәбез.

Еллар узган саен,  Габдулла Тукайның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый, асылыбызны, телебезне, үткән тарихыбызны әледән-әле искә төшереп тора. Хәзерге заманда аның шигырьләре безнең чор өчен язылган кебек, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә тормышның һәр өлкәсендә туган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Габдулла Тукайның һәрбер шигыре яшәүгә этәргеч бирә, тырышып хезмәт итәргә, намуслы булырга, яңа иҗат уңышларына өнди”,– дип әйткән сүзләре Габдулла Тукайның онытылмас шәхес булуын күрсәтә.

Габдулла Тукай турында һәр язучы үзенең уй-фикерләрен әдәбият сөючеләргә җиткереп килә. Аның турында роман, повестьлар, сәхнә әсәрләре языла,  шигырьләр һәм җырлар иҗат ителә. Апрель аенда без Тукайны искә алабыз, иҗатын барлыйбыз, төрле очрашулар, бәйгеләр оештырабыз. Шагыйрь  Хәнәфи Бәдигый  “Сыену” шигырендә әйткәнчә, без Тукай белән киңәшәбез:

        Табалмаса татар үз-үзенә

                                                     Сыену урыны

          Һәм юаныч үксез җанына,

                                                      Сафланырга килә

  Мәшһүр илһамчысы,

                                                      Бөек шагыйрь,

              Пәйгамбәре – Тукай янына!

                                                  

Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика