Ул уникаль шәхес иде
–Мөхәммәт абый белән дуслар булдык. Ул мине бик якын итте, – дип сөйләде Наил Газизович язучы турында. –Авылын бик тә ярата торган кеше иде ул. Гомере буе туган авылын сагынып, шул темага багышланган әсәрләр язып яшәде. Мин РОНО мөдире булып эшләгән вакытта аны мәктәпләргә очрашуга чакырам, ә ул бик теләп кайта иде. “Шәһәр шаукымыннан арам, мин очрашуларда ял итәм. Ә шәһәргә килсәң, безгә керми китмә”, – дия иде Мөхәммәт абый. Очрашулар беткәч, Арчада, ә кичен, әлбәттә, Курса авылларын урап, Кесмәс елгасы буйлап Гөберчәккә барабыз. Ишегалдындагы шалашында ял итеп, сөйләшеп, төне буе истәлекләр бүлешеп, вакыт үткәнен сизми дә калабыз. Әңгәмәгә апасы Равия ханым да кушыла иде. Чөнки уртак белгән кешеләребез дә байтак. Тимерче авылында Мөхәммәт абыйның туганы Гәндәлиф апа тормышта иде. Мин ул апаны беләм. Чөнки авылларыбыз янәшә, аралашып яши идек. Мөхәммәт абый туганын белүемә дә гаҗәпләнгән иде. Менә шундый урында уртак сөйләшү, фикерләшү туа да иде инде. Авыл темасын күтәрсәң, мөкиббән китә иде Мөхәммәт абый. Шуңа күрә “Бәхилләшү” әсәрендә ул: “Миңа да яшәү, иҗат итү өчен авылым суы, авылым һавасы кирәк. Шул авыл басуларының исе кирәк. Миңа көзен сентябрь кояшы астында моңсу камыл басуында тезелеп утырган салам эскертләре кирәк. Шул эскертләрнең баш әйләндергеч исе кирәк”, – дип язды да инде. Шәһәр кешесе синең салам эскертләрен белми дә, аңламый да. Ә авыл егетенә, Мөхәммәт абыйга, шул эскертләр дә көч-куәт биргән, кадерле булган. Төне буе сөйләшеп утырган шалашы минем күңелгә бик ятып бетмәде. Олпат язучының ял итү урыны башкачарак булырга тиеш дип, мин аңа яңа беседка төзергә кирәк дигән фикерне җиткердем. Педучилищеда агач белән эшләү остасы Габделбәр Галиевич эшли иде. Ул беседканы бизәкләп, матур итеп эшләп бирде. Мөхәммәт абыйның соңгы еллары иде инде ул, мин дә аның белән ул беседкада бер тапкыр гына утырып сөйләшә алдым. Вафатына бер ел кала, көзен, Мөхәммәт абый Арчага кайтты. Аның белән авылларны әйләнеп кайттык. Укытучылар көне иде ул. Бәйрәм башланганчы минем эш кабинетында бераз сөйләшеп утырдык. Шунда шкафтан үзенең “Әдәбият һәм чынбарлык” дигән китабын алып, бер битенә “Наил Габдрахмановка, Арчада үткәрелгән бер көннең истәлеге. Быел җәйләр үтеп китте, киләсе җәйләр җитәрме? Киләсе җәйнең рәхәтен күрергә Ходай насыйп итәрме?“ – дип язып куйды. Ул җырларга ярата иде, бәйрәмдә дә җырлады. Шул хакта гаиләсе янына кайткач та, мактанып утырган әле, менә укытучылар бәйрәмендә җырладым, дип. И, әти, авызыңда тешең юк, ничек анда җырлый алдың, син, дип кызым бераз орышып та алды, дигән хәбәрен соңрак җиткергән иде.
Август аенда укытучылар өчен җыен үткәрү гадәте бар иде. Укытучылар арасында Мөхәммәт абый укытканнары да бар. Шуңа да укытучылар җыенына кайтырга яратты ул. Соңгы елларында улы Искәндәр белән кайткалады. Шул вакыттан бирле Искәндәр белән дә, кызы Гәүһәр, туганы Җәүһәр белән дә гел элемтәдә торабыз, аралашабыз. Ел саен сабантуйга кайтырга яратты. Бу бәйрәмдә авылдашлары, замандашлары белән очрашу, аралашу, бәйрәмне карау аңа зур ләззәт биргәндер дип уйлыйм.
–Мөхәммәт аганы язучы буларак кына түгел, ә галим икәнлеген дә онытмаска кирәк. Ул эзләнүләр аша, архив материалларын өйрәнеп, күп кенә татар милләтенең зур шәхесләре турындагы материалларны дөньяга чыгарган кеше. Аның мәкаләләре үз вакытында матбугатта бер тапкыр гына басылып чыкканнар да, хәзер аны кызы Гәүһәр Хәсәнова барысын җыйнап, “Сызып ак нур белән” исемле китап итеп чыгарды. Мөхәммәт абыйның галимлеге турында сез ни әйтә аласыз?
–Аның белмәгән әйберсе булмагандыр. Аның кадәр гыйлем иясе, акыллы кеше бармы икән? Мөхәммәт абыйның китапларын кабат-кабат укып та армыйсың, ниндидер сорауларга җавап та табасың, укыганнан соң, күңелгә рәхәтлек иңә. Моңсу, күңелсез, эч пошкан чорда китапларын укысаң, күңел күтәрелә. Аның һәр әйткән яки язган сүзе галим буларак язылган дип уйлыйм. Мөхәммәт абыйның галим булуы безнең өчен, бигрәк тә укытучыларга, бик файдалы булды. Ул теләсә ни вакытта кайтып, лекция укый ала иде. Аның өчен президиум өстәле дә кирәкми. Ул утыра яки басып аудитория каршында сәгатьләр буе сөйли ала иде. Аны, дымга сусаган үлән шикелле, һәркем йотлыгып тыңлый ала. Һәр сөйләгән сүзе гыйльми эшкә тиң кебек. Галим буларак та, язучы буларак та башкалардан гадилеге белән өстен булгандыр дип беләм. Мөхәммәт абый уникаль шәхес иде.
–Мөхәммәт абыйдан сораганнар: авылдашларың синең язучы икәнлегеңне беләләрме, китапларыңны укыйлармы, дип.
–Әйе, ул турыда миңа да әйткәне булды аның. Мөхәммәт абый, синең инде язмаган авылдашың калмады, аларның уңай һәм тискәре якларын да юмор белән яздың. Авылдашларыңның фикерләре ниндиерәк соң дигәч, ул көлеп миңа: минем бәхетем шунда – авылдашларым китап укымыйлар, диде. Геройларының язмышлары, тормышлары хакында сорагач та, гаҗәпләнә иде. Каян бөтенесен укып бетереп барасың, дия иде ул. “Фронтовиклар” әсәрендәге геройларның прототипларын танып, фәлән кешеме ул дип тә сорыйм. Ул көлеп кенә, бар инде бераз диеп төгәл җаваптан бераз читләшә иде. Геройлары җирлектән булса да, ул үз фантазиясе яки башка кеше язмышы белән кушып, аны баета, бераз үзгәртә. Шулай булса да, прототипларын танып була иде. “Фронтовиклар” дигәннән, минем армиядә булган вакыт. Мөхәммәт абыйның бу әсәре журналда басылып чыккан. Әни шуларны җыеп барган да, мин армиядән кайткач, син укытучы кеше, моны укырга тиеш дип, минем кулга тоттырды. Наласа мәктәбендә укытканда хезмәттәшләремә дә тәкъдим иттем, барысы да йотлыгып, чират торып укыдылар. Аннан аның русчага тәрҗемәсе чыкты, анысын да укыдык. Мөхәммәт абыйның “Летят гуси” әсәре басылды, аны да бөтен укытучылар коллективы укып чыктык, татарчасы, “Каз канатлары” романы,соңыннан гына басылды, гәрчә ул алдан язылган булса да.
–Музей фондында “Сөембикә” журналының редакциясенә килгән хат саклана. Анда Сөембикә исемле ханым Мөхәммәт абыйга шушы әсәрдәге төп герой Рушад ул сезме дип турыдан-туры сорап бирә. Ә Мөхәммәт ага аңа җавабында: әгәр дә мин үземне яки туганнарымны гына язсам, әсәр тулы булмас иде, ди. Чынлап та, геройларның күбесе җыелма образлар, ләкин тану мөмкинлеге зур. Әгәр дә язучы исән булса, бүген ул ни турында язар иде дип уйлыйсыз?
–Ул инде авылны язып бетердем, “Бәхилләшү”не шуңа күрә дә яздым, диде. Соңгы елларында да тик ятмады, гел матбугатта аның саллы-саллы мәкаләләре чыга торды. Педучилище директоры булып эшләгән вакытта укытучыларның күбесе рус телле иде. Алар татар әдәбияты белән бик таныш түгелләр. Шул укытучылар пенсиягә чыккач, Мөхәммәт абыйның китапларын укый башлаганнар һәм миңа әйтәләр, ничек без бу язучыны белмәдек, укымадык икән, диләр. Сез үз вакытында күп нәрсәне югалткансыз, дидем.
–Мөхәммәт абый шигърияткә, драматургиягә дә бераз кереп караган кеше. Сез бу турыда ни уйлыйсыз?
–Әйе, пьесалары бар. “Без кырык беренче ел балалары” әсәрен дә тинчуринлылар сәхнәгә куйдылар. Ветераннар өчен алар Арчага кайтып бу әсәрне күрсәттеләр. “Борчулы өч көн” пьесасы да сәхнәгә куелды. Туфаннар белән очрашкач, нихәл, драматург, диеп эндәшәләр миңа дип искә ала иде. Мөхәммәт абый драматургиягә чит кеше керергә тиеш түгел икән дип тә язып чыкты. Күп нәрсәгә чикләү булган шәхес шул ул. Вакытында “халык дошманы“ улы исемен йөрткән кеше бит. Авырган вакытында да янына хәл белергә бардык. Безнең киләсен белгәч: “Инде мин сезне иртәдән бирле тәрәзә төбенә утырып көтә башладым, ниһаять, килдегез”, – дип каршылады. Ә без, аның янына, шәһәрдәге эшләрне бетергәч кенә керә алдык шул. Көткән кешегә бер минут вакыт та бик озак булып тоела. Безнең белән бик теләп сөйләшеп утырды.
Мөхәммәт абый белән бер заманда яшәп, аралашып яшәвем белән мин бик тә бәхетле. Ул безне, без аны хөрмәт итеп яшәдек, әсәрләрен яратып укыдык, укыйбыз, ә хәзер бер генә теләк: Мөхәммәт абый тыныч йокласын!
–Амин!
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее мөдире.