Истәлекләр дәрьясында
– Элек язучылар Арча педагогия училищесына 15-20 шәр булып кайттылар. Алар өчен ел саен җыелып кайту – традиция иде, анда олпат язучылар Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Зәки Нури, Гариф абыйлар һәм башкалар, – дип истәлекләре белән бүлеште Илдус Абдрахманович. – Язучылар кайтышка аларның кибетләрдә китаплары бетә, студентлар да, укытучылар да язучылардан автографлар алып калырга тырыштылар. Язучылар нәрсәләр яза, нинди проблемаларны яктырта – укучылар шулар белән кызыксыналар иде. Укучы белән язучы арасында тыгыз элемтә яшәгән вакытлар. Ул вакытның гадәтен хәзерге язучылар бетерделәр. Кайтсалар да, чакыру яки башка сәбәпләр белән кайталар. Ә Мөхәммәт абый үзе генә дә еш кайта иде. Элеккеге училищеның актлар залы юк, зур коридорга урындыклар тезеп, урын калмаса басып торып, язучы белән әңгәмә башлана иде. Ул сәхнә формасында эшләнгән урынга утыра, аңа трибуна да кирәкми. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны Мөхәммәт абыйга яудыралар гына, ә ул рәхәтлек кичереп, аларга җавап биреп утыра. Очрашулар беткәч, аның белән кунакханәдә төне буе да сөйләшеп сүз бетми. Кеше белән сөйләшергә бик тә яратты ул.
Укытучылары Рәмзия апа Вәлитова, Хәлим Искәндәровлар аның әдәбиятка кереп китүенә этәргеч ясаган кешеләр дип уйлыйм. Хәлим ага турында әсәрләрендә дә язды. Мөхәммәт абый “Без кырык беренче ел балалары” повестенда дәресләрнең ничек үтүе турында яза. Берара Рәмзия Вәлитова шул әсәрне укыгач, Мөхәммәт абыйга бераз үпкә дә белдергән шикелле иде. Студентлар аннан бу хакта сорагач, мин аны яратып кына яздым, дип җавап бирде Мөхәммәт абый.Чөнки Гөберчәктән Үрнәккә(сугыш вакытында педучилище Үрнәк совхозына күчерелгән була) кадәр җәяү үтеп, арып килеп җиткәннәр инде алар. Йокымсырап дәрестә утырганнар.
Училищега соңгы тапкыр 1993 нче елда Рәмзия апаның 80, ә Сәләй Гататовичның 85 яшьлек юбилейларына Гариф абый белән кайттылар. Аудитория алдында укытучыларын мактап, юбилейлары белән котлагач, студентлар кунак язучыларның әсәрләре буенча бик күп сораулар яудырдылар һәм соңыннан Мөхәммәт абыйга аерым бер сорау бирделәр: “Тормышыгыз әйбәтме, ничек яшисез?”
– Тормышыбыз әйбәт, Лилия апагыз белән сүзгә килсәк, икенче бүлмәгә чыгып телевизор карыйм. Лилия апагыз бик әйбәт, ләкин Гарифның хатыны әйбәтрәк,– дип, шаяртырга да онытмый Мөхәммәт абый. Юмор хисенә бик бай кеше иде ул.
– Беренче тапкыр Мөхәммәт абый белән кайда очраштыгыз? Бу хакта хәтерлисезме?
– Әйе, 1969-1970 еллар тирәсе. Мин аны Арча педагогия училищесында күрдем. Мөхәммәт абый ул вакытта берәр чакыру белән кайттымы икән, әллә үзе теләпме, белмим. Педучилище директоры булып легендар шәхес Мөнәвир Гәрәевич эшли иде. Мин – математика укытучысы. Мөнәвир Гәрәевичны райкомга чакыртып алдылар һәмул миңа Мөхәммәт абый белән йөрергә кушты. Ә Мөхәммәт абый иң беренче эш итеп училищеның подвалындагы бүлмәләрне күрергә теләвен әйтте. Анда чаңгылар куелган, хезмәт дәресләренә кирәкле әсбаплар һәм башка шундый әйберләр бүлмә саен урнаштырылган иде. Мин һәр бүлмәне ачып күрсәтәм, ни өчен кулланганын аңлатам, ә ул блокнотына нидер яза да яза. Карап бетергәч, Мөхәммәт абый миңа: “Беләсезме, сугыш чорында училище Үрнәк бистәсенә күчерелгән иде бит. Сугыш беткәч, укырга без кире үз бинабызга кайттык, Арчага. Хәрби госпиталь итеп үзгәртелгән педучилище подвалының бу бүлмәләрендә үлгән немец солдатлары ята иде. Ә безгә укырга кирәк. Без, малайлар, һәр солдат мәетен тотып, подвалдан чыгардык, арбага төяп, зиратка озаттык. Шулай итеп училищены мәетләрдән чистарттык. Аннары гына укый башладык. Тагы бер нәрсә сорыйм әле. Монда Гарифның ясаган Ленин, Сталин портретлары сакланмаганмы? Ул зур кәгазьгә аларның рәсемнәрен ясаган иде”. Мин бу хакта берни дә белми идем. Ул вакытта мин аларны Мөхәммәт абыйга күрсәтә алмадым. Соңыннан Мөнәвир Гәрәевичтан сорадым, ул: “Әйе, бар иде алар. Менә бит ул Гарифның хезмәте”, – дип, миңа портретлар күрсәтте. Ләкин шул рәсемнәрне саклый белмәдек. Бинадан бинага күчкәндәме хезмәтләр юкка чыкты. Кызганыч.
Мөхәммәт абый үзенең укучысы да, күп еллар хезмәттәше дә булып эшләгән Флёра Сафиуллина белән дә кайта иде. Флёра Садриевна мәгариф министрлыгыннан безнең педучилищеның дәүләт имтиханнары комиссиясенең рәисе итеп билгеләнгән иде. Мөхәммәт абый үлгәннән соң, имтиханнар бетүгә: “Илдус әфәнде (ул шулай эндәшә иде), әйдәгез, Мөхәммәт абый янына Гөберчәккә барып кайтыйк”, – дия иде ул. Машина белән Гөберчәк зиратына барабыз, кабере янында озак кына басып торабыз. Күңелдән аны искә алабыз. Флёра Садриевна Мөхәммәт абый турында: “Туры сүзле, үз фикерле, үз фикерен бернигә карамыйча, кадак каккан күк, әйтә торган шәхесләр бездә аз. Югарыдан ни әйтерләр икән дип торучылар бар. Ә Мөхәммәт абый андый түгел иде. Аның әзер докторлык диссертациясен дә төрле сәбәпләр аркасында яклатмыйча калдылар, шактый кыен ашаган кеше иде ул”, – дип искә алды. Мөхәммәт аганы укучылары да, хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итте. Ул заманнарда Габдрахман Әпсәләмовтан соң иң күп язган язучы – Мөхәммәт абый иде. Аның әдәбиятта күтәрелүен Гомәр Бәшировның кияве булгангадыр дип уйлаучылар да булды. Ләкин Мөхәммәт абый: “Мин дәү әтидән (Гомәр Бәшировны ул шулай әйткән – авт.) үрнәк алганмындыр, ләкин үз күңелем кушканны, халкыбызны күрсәтү, олылау максатыннан, аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын ачу уңаеннан язам”, – дия иде. Аның бит сөйләшүе дә үзенә генә хас тавыш белән, тамак төбе беләнрәк, көлемсерәгән сыман сөйләшә, сөйкемле, чибәр кеше иде ул.
Җәйләрен Мөхәммәт абый белән Гөберчәккә кунакка да кайткалый идек. Апасы Равия һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, тәмле чәйләре белән сыйлап, кунак итә иде. Ә Гөберчәккә кайту юлы күп очракта Үрнәк аша, урман юлы белән үтә. “Сагынам шушы юлларны, кабат үтик әле”, – дип, махсус кайта иде ул. Юлдан кайтканда үзенең яшьлеген сагынып, укырга йөргән вакытларын искә төшереп, гел истәлекләргә бирелеп йөргән кеше иде ул Мөхәммәт абый. Нәкъ шул урман буйларында каршысына бүреләр очравы да, өем-өем кар көртләрен ерып укырга барган вакытлары гел исенә төшеп торган аның. Ә кайвакыт Курса кырлары аша, Кесмәс елгасы буйлап та кайта идек.
Мөхәммәт абыйның башкалардан аерылып торган бер ягы бар иде, ул бервакытта да район хуҗаларына елышмады, аның өчен сөйләшергә, әңгәмә куертырга гади кешеләр, студентлар, укытучылар да җитә иде. Гәрчә хуҗаларыбыз белән ул дус булса да. Уку елы ахырында Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә имтиханнар кабул итү өчен педучилищега кайта торган иде. Бүгенге көндә дә аны онытмыйбыз, китапларын һәрчак кабат-кабат укыйбыз. Педучилищеда эшләгән Фәридә Гайфуллина аның публицистик язмаларына анализ ясап, китап бастырып чыгарды. Ул аның студенты да әле. Мөхәммәт агадан белем алучылар районыбызда байтак. Алар һәрберсе мөгаллимнәрен искә алалар, укучыларына аның хакында сөйлиләр, әсәрләрен укыйлар, үзләре дә районыбызның мөхтәрәм вәкилләре булып яшиләр.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее мөдире.