Вакыйф Нуриевка — 65 яшь

Бүген, 17 нче августта Нуриев Вакыйф Вәкил улының матур юбилее. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән хөрмәтле якташыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз!
Вакыйф абый районыбызда үткән барлык чараларда бик теләп катнаша, гадилеге, журналист буларак һәркем белән уртак тел таба белүе белән аерылып тора. Гомерен иҗатка багышлаган язучының ачык йөзле, җор телле, оптимист булуы безне сокландыра. Без Сезнең белән чиксез горурланабыз!
Якташыбызга ныклы сәламәтлек, балаларының, оныкларының, туганнарының, дусларының ихтирамын һәм игътибарын тоеп гомер итүен, киләчәктә дә безне яңа әсәрләре белән куандырып яшәвен телибез. Һәр яңа туган көн тормышыгызга, иҗатыгызга зур уңышлар алып килсен!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика