Наил Касыймның туган көне

Бүген “Су буенда учак яна”, “Ак яулыклы әнием “, “Их, Арча читекләре!”, “Туй күлмәге”, “Ашытбашым”, “Халкым”  кебек  танылган  җырлар авторы , Халык шагыйре Наил Касыймның туган көне.

Ничә буын аның мәгънәле җырларын тыңлап, шигырьләрен укып тәрбияләнде һәм бүгенге көндә дә Наил абый үзенең иҗаты белән безне гел сөендереп тора.

Хөрмәтле якташыбыз Наил Васыйл улы! Сезне чын күңелебездән Туган көнегез белән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, ирешкән уңышларыгызның рәхәтен күреп яшәгез. Иҗат чишмәгез  беркайчан саекмасын, сәнгать дөньясын яңа матур әсәрләр белән баетып, милләтебезгә, халкыбызга армый-талмый хезмәт итәргә язсын!

 

 

.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика