Якташыбыз Рөстәм Бакировка 85 яшь

Районыбыз халкына, бигрәк тә аның белән бергә эшләгән  укытучыларга яхшы таныш булган,  Урта Курса авылында туып-үскән Бакиров Рөстәм Хәбибулла улына 15 июльдә 85 яшь тула. Ул мәгърифәтче, фронтовик  язучы Госман Бакировның абыйсы Хәбибулла абыйның улы. Рөстәм абый олы яшьтә булуына карамастан,  безнең  белән телефон аша үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында истәлекләрен яңартты. Аның әдәби телдә матур итеп сөйләвенә, хәтеренең әйбәт булуына, шул яшьтә дә бүгенге тормыштан хәббәрдәр булып гомер итүенә куануыбызны белдердек.

Рөстәм Бакиров 1943 елда беренче сыйныфка укырга керә. 1950 елда Югары Курса җидееллык мәктәбен уңышлы тәмамлап, Сеҗе урта мәктәбенең сигезенче сыйныфына укырга бара. 1953 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан Дәүләт педагогия  институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1957 елда комсомол юлламасы белән Павлодар өлкәсендә чирәм җирләрне үзләштерү эшендә катнаша. Тырыш хезмәте өчен, ВЛКСМ ның Казахстан Өлкә комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Ул елларны искә төшереп: ”Физика-математика факультетында укып йөргән чак, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашу өчен группалар җыю турында хәбәр ишеттек. Бергә укыган авылдашым Нәкыйп Гайнуллин белән гариза бирдек. Июль башларында авылга чакыру килде һәм без Павлодар өлкәсенең Бишнарат районында чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаштык, нинди эш кушсалар, шуны башкардык”, – дип искә ала Рөстәм абый.

1958 елда институтны тәмамлагач, Арча районы Казанбаш урта мәктәбенә физика һәм электротехника укытучысы итеп билгеләнә. Казанбашта узган яшьлек елларын сагынып: ”Мәктәптә өч елга якын Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә эшләдек. Кешелекле, ачык, һәр кешенең хәленә кереп сөйләшә, бик әйбәт иде ул. Без аның белән бик дус булдык. Урта Курсага да килеп китә иде, соңыннан Казанда да очрашып яшәдек.

Ә иң истә калганы, ул вакытта әнисе Рәбига апа да Казанбашта яши иде бит. Озын тәнәфесләрдә, Мөхәммәт: ”Әйдә, Рөстәм, безгә, әни алып керергә кушты”, – дип үзләренә дәшә иде. Ә Рәбига апа: ” Әйдә, балакаем, синең әти-әниләрең монда түгел”, – дип каршы ала, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый иде. Рәбига апа минем хәтеремдә бик изге күңелле кеше буларак кереп калган.

Казанбашта яшәгәндә минем үз фикерләрем туа башлады, район газетасына беренче мәкаләләремне җибәрдем, ул вакытта мөхәррир булып эшләгән Шакир Гаффаров та, ә аннан соң Ринат Таҗиев та бу эшемне бик хупладылар. Ринат Таҗиев: ” Рөстәм, әйдә яз син, яз, булдырасың”, – дип мактый иде. Иң беренче үземә ошаган хикәям дә  Казанбашта язылды. Ни кызганыч, район, республика газеталарында басылган мәкаләләремне, башлап язган хикәяләремне саклап бара белмәгәнмен”, – дип искә ала Рөстәм абый.

1961 елда Рөстәм Бакиров Югары Курса сигезъеллык мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп күчерелә. Шушы чорда тырыш хезмәтләре өчен күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, районның Мактау тактасына кертелә. 25 ел дәвамында укытучы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. Ул елларда үзенең укыту һәм тәрбия өлкәсендәге тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша, төрле газеталарда Рөстәм абыйның  100 дән артык мәкаләләре басылып чыга. Казанда безнең белән очрашу вакытында Рөстәм абый: “Госман абый минем узу сәләтемне күрептер инде, сәләтең бар, иренмичә эшлә, минем арттан бар дип мактап ала иде, язганнарымны укып киңәшләрен биреп , булышып яшәде”,–дип олы хөрмәт белән Госман Бакировны искә алды.

1982 елда Бакировлар гаиләсе Казан шәһәренә күченә. Рөстәм Бакиров “Медфизприбор”  фәнни тикшеренү берләшмәсендә инженер-метролог, ә аннан соң бүлек җитәкчесе булып эшләп, 1996 елда лаеклы ялга чыга. Рөстәм абый иҗат эшен көчәйтә, бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. “Уеннан-уймак”, “Кадерле бүләк”, “Бәхетле балачак”, “Бүректәге чеби” дип исемләнгән китаплары чыга. Рөстәм Бакиров хикәяләрендә үзе күргәннәрен, мәктәп, авыл тормышы, гаилә, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында  яза. Аның мавыктыргыч хикәяләрен укып бик күп балалар тормышка икенче күз белән карый башлап, уңай тәрбия үрнәкләрен үзләренә юлдаш итеп алганнардыр.

Безнең  “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Радик Яруллин: “Мин мәктәптә укыганда Рөстәм абый мәктәп директоры иде, безгә физика фәнен укытты. Ул һәркегә бик таләпчән һәм шул ук вакытта кешелекле, оста оештыручы, укытучыларның хезмәтенә хөрмәт белән караучы, ярдәмчел булган. Безгә физикадан тирән белем бирде, тормыш итү күнекмәләре тәрбияләде. Рөстәм абый татар телен өйрәнүгә һәм матур әдәбият укуга кызыксыну уята белде.  Дәресләрендә, үзе язган хикәяләрдән булгандыр инде, өзекләр сөйләп тәрбияләп тә ала торган иде”,– дип мәктәп елларын искә төшерде.

Рөстәм абый радиодан, телевизордан Арча районы, Кесмәс елгасы буендагы авыллар, бигрәктә туган авылы  Югары Курса турындагы тапшыруларны яратып тыңлап бара икән. Туган ягы белән горурланып , уңай үзгәрешләргә куанып, үзен дә, башкарган хезмәтләрен дә онытмауларына сөенеп  яши ул.

“Мин бик бәхетле картлык кичерәм. Улым Рәдис, киленем һәм оныкларым белән үз йортыбызда яшибез. Кызыбыз Лилия гаиләсе белән Казанда яши, хәлемне белеп, кайгыртып торалар. Хатыным Фәнзия башта сәүдә системасында эшләде, ә Казанга килгәч хисапчы вазыйфасын башкарды. Безнең арадан иртә китте, бик әйбәт кеше иде. Минем уңышларымда аның тырышлыгы, ярдәме бик зур, сагынып искә алып яшим.

Инде мин төрле авырулар кичердем, күбрәк телефон аша хәбәрләшәбез. Казанда гомер итүче апам Фәния, Арчада яшәүче бертуган абыем Гыйниятнең кызы Гөлшат Хәнәфиева, Урта Курса, Югары Курса авылларындагы, Арчадагы, Казандагы туганнарым белән аралашып яшибез. Туганнарыбыз белән бик тату булдык, күбесе укытучылар, бүгенге көндә дә мәктәптә белем бирүче туганнарыбыз бик күп. Безнең  Бакировлар нәселе берсеннән-берсе тырыш  укытучы туганнарыбыз белән район күләмендә гел макталып килде, мин дә алар белән чиксез горурланам һәм аларның уңышларына сөенеп яшим ”, – ди шатланып Рөстәм абый.

Рөстәм Хәбибулла улына хезмәттәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре бирелә: хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале һәм бик күп мактау кәгазьләре. Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Рөстәм абыйның китаплары, газета-журналларда чыккан мәкаләләре, фотолары һәм документлары саклана.

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, бик күп хикәяләр авторы, якташыбыз Рөстәм Хәбибулла улы Бакировны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, балаларының, туганнары һәм дусларының олы ихтирамын һәм игътибарын тоеп, һәр туган көнгә сөенеп, шатланып гомер итүен телибез.

                                          “Казан арты” тарих-этнография музее

                                          директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика