Югары Оры авыл клубы

Авылда ике мәчет булган. Шул мәчетнең берсендә – мәктәп, ә икенчесендә, хәзерге клубның ишегалдында урнашкан мәчет бинасында клуб урнашкан. Мөдирләр: Мөнәвәрә Хәйруллина (1939-1947), Хәтмулла Мөхәммәтҗанов (1947-1950); Мөхәммәт Галявиев (1950-1953), Рауза Марданова (1953-1960).

I960 нчы елда мәчетнең манарасын кисәләр. Шуннан соң Нурмөхәммәт Хаҗиевның өй салырга дигән бурасын алып, уку йорты ягын төзиләр, манарасы киселгән мәчетне күчереп, аңа өстәмә зал ягын да булдыралар

Роза Марданова сөйләгәннән: “Ул чорларда колхозларда техника аз, служный молотилка белән ашлык сугу, лобогрейка белән учма ташлап көлтә бәйләү заманы иде. Һәр көнне шул колхозчылар янына барып агитация-масса эшләрен үтәү: газета чыгарып басуга алып килә, көндәлек газета белән таныштыру, авылның актив яшьләре белән берлектә төнге сменада амбарда кул машинасында ашлык суыру, халыкка культура хезмәте күрсәтү йөзеннән ай саен концерт кую – бар да минем өстә иде. Авылның тыңлый торган актив егетләре һәм кызлары белән кулны-кулга тотынып эшләдем, алар минем уң кулларым булдылар. Мин аларга әле дә рәхмәтле. Җиде ел буена бик күп театрлар куйдык. “Тәкъдирнең язмышы”, “Яшел эшләпә”… Аларны санасаң бик күп булыр иде. Төрле смотр конкурсларга да авылның егет-кызларын алып бара идем. Ул чорларда күргәзмә-агитация булдыруда мәҗбүри иде. Авыл советы нинди поручение бирә: заем җыярга булышулар, барысын да үтәү кирәк булды.1959 елда авыл буенча халык санын алуда катнашып мактауга лаек булдым. Клуб мөдире булып эшләгән дәвердә яшьләр сүземне тыңлады һәм бик килешеп эшләдем”.

Роза Мәрдановадан соң килгән мөдирләр: Райлә Сабирҗанова (1960-1963); Нурдидә Рахматуллина (1963-1964); Хәдичә Маннанова (1964-1995).

Озак еллар мөдир булып эшләгән Хәдичә Маннанова истәлекләре: “Безнең яшьлек еллары күңелле үтте. Комсомолда үткән еллар, аннан соң партиягә керү еллары бик истәлекле. Клубта яшьләр кичәләре бик күңелле үтә иде. Төрледән-төрле кичәләр уздырдык. Мәсәлән: “Комсомолым – минем яшьлегем”, “Солдат хатлары”. “Солдат хатлары кичәсе” – күп әниләрнең көтеп алган кичәсе иде. Солдатлар белән хатлар алышып, аларның фотоларын алып стендлар төзедек. Хатларын укып, аларның сораулары буенча әниләренә җырлар тапшырдык. Авыл халкы белән урам концертлары куйдык. Бу концертларга бик теләп катнашалар иде. Күрше авылларга концерт-спектакльләр куярга еш бара идек. “Югары Орылар килә”, – дип көтеп алалар иде безне. Ирешелгән уңышларым өчен грамотолар, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнеп килдем”.

1995 елның 1 ноябрьеннән хәзерге көнгә кадәр мөдир – Мөнирә Вәлиева. “Ягез, әле кызлар”, “Ягез, әле егетләр”, “Ягез, әле киленнәр”, “Син+Мин=Мәхәббәт”, “Әти,әни һәм мин”, юбилей кичәләрен үткәрү, урам концертларын оештыру матур традициягә әверелде. Бик күп егетләрне Армия сафларына озатып, каршы алдык. Әти-әниләрен,туганнарын чакырып сәхнәдә “Солдат хезмәте – чын егетлек мәктәбе!” дип аталды кичәбез. Без сәхнәләштергән спектакльләр: Галимҗан Гыйльмановның “Убырлы карчык – әбием”, Данил Салиховның “Кызлар капкыны”, “Кызларның кызганнары”, Ләбиб Леронның “Урмандагы тамаша”, “Ак яфрак”, “Шүрәлеләр үч алмый”, сәламәтлек театры – “Язмышым үз кулымда”, Фәнис Яруллинның «Бер күрешү – үзе бер гомер”.

Мөнирә Вәлиева

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика