Сөрде мәдәният йорты
1935 елда Сөрде авылының уртасындагы мәчетнең манарасын үз авылыбыз кешеләре кисә. 1936 елда мәчет бинасында тиф белән авыручы балаларны тоталар. Вакытлыча гына булса да шул вакыттан бирле клуб бинасы итеп тә файдаланалар. Соңыннан икенче як урамдагы мәчет манарасын да бәреп төшерәләр.Сугыш вакытында ул да клуб булып тора.
1937 елда авылның уртасындагы мәчет бинасын рәсмиләштереп, клуб бинасы итеп куялар. Аның беренче хезмәткәре Сөрде авылы кешесе Гыйлаҗ Җәләлиев исемле 17 яшьлек, бик актив, оста, чая телле егет буларак өлкәннәр хәтерендә калган. Ул сугышка китеп, шунда һәлак була.
1941-1946 елларда Гөлзифа Әхмәдуллина исемле кыз эшли. Аның тарафыннан “Яшьләр алдатмыйлар” исемле спектакль куела. Анда авылның Нәкыя Шафикова, Мәсхүт Хәбибрахманов исемле яшьләре дә катнаша. “Ул кайтты” дип исемләнгән спектакльдә Рәшидә Гыймадиева, Кәүсәрия Каюмова, Әсхать Шәнгәрәевләр төп рольләрне башкара.
1946-1991 еллар аралыгында эшләүче хезмәткәрләр даими алышынып торган. Менә аларның исемнәре: Нуриязданова Фәймә (1946-1952), Фазлыйәхмәтова Гөлҗинан (1952-1959), Валиева Дания (1959-1963), Шәрипов Нәкип (1963-1965), Маннанова Хәдичә (1965-1968), Галиуллин Юныс (1968-1972), Шәнгәрәева Суфыя (1972-1974), Рәхимова Нурдидә (1974-1976), Лотфуллина Мөслимә (1976-1979), Котдусова Рәхилә (1982-1984), Хәсәнова Саимә (1984-1985).
1985 елда “1 Май” исемендәге колхоз көче белән кирпечтән, китапханәне дә үз эченә алган бик зур мәдәният йорты салына. Шунда эшләгән хезмәткәрләр: Шәнгәрәев Илгизәр (1985-1986), Хафизова Лидия (1986-1989), Сабирова Сәрия (1989-1992),1991 елдан – Валиева Гөлнара.
Гөлҗинан Фазлыйхметова сөйләгәннәрдән: “Сезнең шикелле, безнең заманда да смотр концертлары бар иде. Смотрда яхшы җырлап конкурстан уздык. Кем икәнен генә әйтә алмыйм, берәү “Рамай” җырын бик матур, моңлы итеп җырлады. Шуның өчен аңа кырыну приборы бүләк иттеләр”.
Юныс Галиуллин сөйләгәннәрдән: “Мин клубка эшкә кергәч, башка бер уй килде: телевизор алырга. Хуҗалыкта берәүдә дә телевизор юк, шулай булгач, клубка йөрүче күбәя. Бер көздә колхозның сыйфат бәрәңгесен җыеп тапшырып беренче телевизор алдык. Авыл саен йөреп, спектакльләр куйдык: “Тун ачуы”, “Бүләк өчен”. Миңа 40 яшьләр тирәсе иде. Күбрәк ат белән йөрдек. Бик суык була иде. Яшьләр элекке көнне туңып кайткач, бармыйбыз, диләр дә, икенче көнне үзләре килеп җитәләр. Хәзерге шикелле белдерүне телефон аша гына әйтеп булмый, үзебез чаңгы белән барып әйтеп кайта идек. Сөрде авылында «р» хәрефен әйтә белмәгән яшьләр бар иде, алар катнашында гына концерт ясап, кызыклы бәйрәм оештырдык”.
Суфыя Шәнгәрәева сөйләгәннәрдән: “Иң үзәк бәгыремә үткәне – сыер савучыларның туган көннәре саен концерт куйдыралар иде. Кулыма буш открытка тоттыралар иде дә, открытка артына үзем уйлап чыгарып шигырьләр яза идем. Һәр сыер савучыга аерым багышлап шигырьләр яза идем. Гармунчым – Рәфкать Мортазин иде”.
Лидия Хафизова сөйләгәннәрдән: “Беренче катушкалы магнитофон алдык. Клублар бик суык “ –1” градус салкында да эшләргә туры килә иде. Бәйрәмнәр үткәргәндә миңа һәрвакыт укытучылар Гөлфинә белән Зөлфирә булыша, алар белән бәйрәм саен терлекчеләр йортында була идек”.
Сәрия Сабирова сөйләгәннәрдән: “Мәдәният йортында берничә күлмәк кенә бар иде. Ул да иске. Бер баян, бер катушкалы магнитофон бар. Уйладым да, колхозда эшләгән яшьләрнең профсоюзы бар бит, кереп сөйләшеп карыйм әле, дип колхозның профсоюз оешмасына кереп киттем. Бик күп төрле матур-матур төрле милләт күлмәкләре тектердем. Бер баян, яңа төсле телевизор, спорт кирәк-яраклары алдым. Мәдәният йортына тагын бер штат өстәделәр. Сәнгать җитәкчесе дә кирәк иде. Беренче мәртәбә урам концертлары оештырдык. Сөрде авылының яшь талантлары ачылды. 1991 елның март аеннан сәнгать җитәкчесе итеп Валиева Гөлнараны эшкә алдым. Аның белән бик тату эшләдек. Кышкы Сабантуйлар уздырдык, “Кияүгә чыгам әле…” дигән спектакль куйдык”.
1992 елдан сәнгать җитәкчеләре булып Котдусов Рәдис, Шакирзянова Елена, Тимергалиев Газинур, Хамидуллина Алсу, Магсумов Мансур эшли.