“Умырзая кебек булды гомерең…”

Гөлнара Әфганстанда хезмәт итеп кайткан абыйсы Рөстәм хакында болай дип сөйләде:

– Иртә язда урманнан умырзаялар алып төшә иде абый. Бик яратты ул чәчкәләрне. Бигрәк тә табигатьнең яңа уянган мәлендә кояшка үрелеп чәчәк атучы умырзая чәчәкләрен үз итте. Ул аларны бакчага утырта иде. Аның төсе булып әле дә алмагач төбендә берничә умырзая чәчәге үсә. Аларны күргәч, абый күз алдына килә, аның шау итеп ишегалдында, бакчада йөргән вакытлары искә төшә.

Гөберчәк авылы егете Рөстәм Гыйбадуллин Сөнгатулла һәм Сөембикәгаиләсендә беренче бала булып туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1983 нче елның 15 нче ноябрендә(16 ноябрьдә Рөстәмгә унсигез яшь тула) солдат хезмәтенә алына.

–Абыйның беренче хаты Ташкент якларыннан килгәнне белгәч, укытучы Илсүрә апа Зиннурова бу бала Әфганстанда икән дип әйткәнне хәтерлим. Шул көннән башлап әни көн саен яңалыклар тыңлады. Ә анда Әфган сугышы хакында бертуктаусыз сөйләделәр. Ут йотып, абыйдан хатлар көттек. Ярты ел буе бернинди хәбәр булмады. Шушы вакытта әти белән әни ничек түзгәннәрдер, белмим, ни уйларга да белмәдек. Ә ул яраланып, гоcпитальдә яткан икән. Үзенең Әфган җирендә хезмәт итүен ул безгә сиздермәде. Хезмәте Кабул шәһәрендә булган”,– дип,яшь аралаш искә алды күршем Гөлнара абыйсы хакында.

Гөлнара белән без күршеләр булып, бергә уйнап үстек. Алар алты бала – ике малай, дүрт кыз. Рөстәмне яхшы хәтерлим:бик тә шаян, кара бөдрә чәчле, озын буйлыегет иде ул. Мин кич чыгарга дип аларга кереп, стенага беркетелгән төймәгә ике тапкыр бассам, әһә, Халидә кергән дип, ишектән атылып чыгар иде дә, кочаклап күтәрә, әле безнең кызлар әзер түгел дип, минем белән шаярырга, төрле кызыклы сүзләр әйтеп көлдерергә дә өлгерә иде.

–1986 елның феврале. Мин ул вакытта фермада сыер савам, — дип сөйләде Гөлнара. – Эштән кайтканда, абый инде өйгә кайткан, капка төбенә чыгып, мине кочаклап алганы әле дә күзалдымда. Ул бик матур бүләкләр белән кайтты. Ялтыравыклы яулыклар ул вакытта кешедә юк, ә безгә бүләккә шундый яулыклар алган, наклейкалары бик күп иде. Әфган җирендә бөркетләр күп дип беләм, берничә наклейкасы бөркет рәсеме белән иде. Менә алар(күршем көзгегә ябыштырылган төсле бөркет рәсемнәрен күрсәтә). Аның төсе итеп саклыйбыз. Башка төрле рәсемнәре дә бар, алар да ничек ябыштырылган, шулай сакланалар. Армиядән кайткач, абый Т-40 тракторына утырып, колхозда эшли башлады. Бераздан аңа Т-150, ә аннан К-701 тракторы бирделәр. Иртән чыгып китә, кич кенә кырдан кайта иде. Тракторы белән ферма тирәсендә эшләсә, миңа кереп булышырга да онытмый, я мин эш бетергәнне көтеп тора, өйгә бергә кайта торган идек. Өйдәге эшне бөтенебез бергә күмәкләшеп эшләдек. Сеңелләрем Казанда укып эшлиләр иде инде, ә абый аларның кайтканын түземсезлек белән көтә. Бик тә туган җанлыкеше иде ул. Иң кечкенә сеңелебез Гөлүсәне хәтта исем белән дә атамады, һәрвакыт “үскәнем” дип кенә йөртте. Хәзердә сеңелебезгә шул исем белән генә дәшәбез. Безнең әти гомере буе итек басты. Без, балалар, барыбыз бергә әтигә булыша торган идек. Абый да гел әти янында булды. Бервакыт авылдашыбыз Рәдиф белән Казанга барып гармун сатып алып кайттылар. Ул гармунда бераз уйнарга өйрәнде, ләкин оста итеп уйнарга өйрәнерлек гомере генә булмады. 1991 нче елның егерме беренче маенда абыебыз вафат булды. Нинди сугыш эчләреннән кайткан тап-таза егеткә Аллаһы тәгалә кыска гомер насыйп иткән. Бу көннәр әле дә хәтердә… Егерме алты яшьлек егет үз оясын корып, балалар үстерергә тиеш иде дә бит, юк, гомерне сорап алып булмый. Кызганыч…, Ә гармуны һаман да хуҗасын көтә. Әти дә безнең тальянда, гармунда оста уйный, җырлый иде. Чөнки бабабыз Галимулла да оста гармунчы булган.

Бу урында Гөлнараның гына түгел, үземнең дә күңелем тулды. Күршебез Рөстәм үлгән дигән хәбәрне мин Арчада вакытта ишеттем. Ышанмадым… Кичтән генә сеңелләре белән капка төбендә көлешеп утырдык, шаярыштык, төрле вакыйгалар турында сөйләштек. Ләкин ул, эштән кайтышлый, тракторы белән әйләнеп, бу дөньядан китеп барган.

Гөлнарадан сорап, аның фотоларын карыйм: Әфганның тау-таш арасыннан баручы машиналар колоннасы, үзе дә шул җирләрдә басып төшкән рәсемнәре бар. Урта мәктәп альбомы да сакланган. Уйчан күз карашы: “Их, яшәргә дә яшәргә иде бит әле”, – дигән сыман. Әфган халкы исеменнән бирелгән медаль дә, солдат киеме дә Рөстәмне юксынып, тын гына тарих саклыйлар.СССРның Югары Совет Президиумыннан бирелгән грамота да хуҗасын юксына.

– Әти абыйның бу әйберләрен гел алып карый торган иде. Һәр язган кәгазе, медальләренең документлары, фоторәсемнәре шушы чемоданда саклана. Киемнәрен дә читкә куймыйбыз, гел күзалдында тора. Әнибервакытта да исеннән чыгармады. Әти белән әни дә инде бу дөньяда юк. Бәлки теге дөньяда очрашканнардыр…Йоклаган вакытларында кисәк кычкырып, сикереп тә тора иде. Анда күргән мәхшәрләре төшенә кереп йөдәттеләр, ләкин төгәл ниләр күргәне хакында ачыктан-ачык бервакытта да сөйләмәде. Абыйны ел саен 9 майда митингка чакыралар иде. Ул бик теләп бара һәм аннан кайткач шаяртып: “Сугыш ветераннары үлеп беткәч, мин үзем генә йөрермен инде ул бәйрәмгә”, – дип әйтә иде.

Хәтеремдә: китапханәчебез Рәкыя апа Латыйпова, Рөстәм армиядән кайткач, авыл клубында аның белән очрашу оештырды. Рәкыя апа аңа сораулар бирә, ә ул ирен чите белән генә елмаеп, көлемсерәп, шунда ук бераз уңайсызланып та утырды, ләкин бер генә истәлеге белән дә уртаклашмады. Аның өчен ул бик авыр халәт булгандыр.

Исән булса, Рөстәм бүген ни дә булса сөйләр иде…

Халидә Габидуллина,  М.Мәһдиев музее җитәкчесе,  Гөберчәк авылы.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика