«Аю» кушаматлы әтием

Язучының сыйныфташлары турында мәгълүмат туплау эшен дәвам итеп, мин Хисамиев Муллаян турында истәлек язар өчен аның кызы Резедәгә мөрәҗәгать иттем. Ул бик рәхәтләнеп риза булды. Муллаян ага Мөхәммәт абыйның сыйныфташы булган бит диюгә, Резедә үзе дә сизмәстән , әти аның турында гел сөйли иде дип сүз башлады. Ул язган истәлекләргә күз салып, язучының сыйныфташы нинди сыйфатларга ия булуын белик, тормыш юлы турында да укып үтик.

“Гафур кызы Бәдерниса һәм Хисами улы Ризван( Бөек Ватан сугышында 1944 нче елда Белоруссия өлкәсендә һәлак була) гаиләсендә 1929 нчы елның 29 нчы августенда беренче ир бала булып әтием Муллаян дөньяга килә. Энесе Данил кыска гомерле булып , бу тормыштан иртә китеп барды. Әтинең кыз туганнары — Асия апа – Казахстан якларында яшәп, шунда җирләнде. Ә Сания апа – исән-сау. Казаклар авылында балалары карамагында гомер итә. Наилә апа Казан шәһәрендә шулай ук балалары белән яши.

Унбер яшьлек Муллаянга , әтисе урынына калган өлкән ир кеше буларак, барлык хуҗалык эше, кечкенәләрне карау, әнисенә булышу йөкләнә. Балачагы каһәрләнгән сугыш елларына туры килә. Гөберчәк башлангыч, Сикертән җидееллык мәктәбендә киләчәктә язучы, галим булачак Мөхәммәт белән бер сыйныфта уку бәхете тия аңа. Гөберчәктән бары җиде малай Сикертән мәктәбенә укырга баруы турында әти безгә сөйли торган иде. Аны яшьтән “Аю” кушаматы белән йөрткәннәр. Чөнки ул Сикертән авылы кызы, тегермәнче Байморат бабамның кызы Мәгышиягә күз сала . Суык кыш кичләрендә зур кара толып киеп,әти яраткан кызы янына Сикертәнгә төшә торган булган. Шул уңайдан аңа “Аю” кушаматы бирелгән. 1959 нчы елда әтием иң чибәр, чая, усал кыз Мәгышия белән тормыш корып җибәрә. 1960 нчы елда олы кызлары Флёра туа. Шуннан алар бәхет эзләп, Казахстан якларына чыгып китәләр.Әти-әни үз тырышлыклары белән кирпеч сугып, йорт төзиләр, мал-туар тоталар. 1963 нче елда уллары Фәрит туа, 1967 нче елда кызлары Резедә дөньяга килә. Яши торган посёлекта урыслар татарларны кысрыклый башлагач, 1967 нче елның апрель аенда бөтен йорт-җирне калдырып, Арча якларына юл тоталар. Әти Алабуга якларына йөреп эшли. Кечкенә чакта “минем әтием буровик “ дип горурланып йөргәнемне хәтерлим. Еллар узып, балалары исәя төшкәч, әти Арчаның төзелеш оешмасында плотник-прораб булып эшләде. Ул тәрәзә яңаклары, рамнары ясап, кеше йортларын ямьләндереп, аларны куандырып яшәде. “ Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек булды .

Әти белән әни безне, балаларын, башлы-күзле итеп, олы тормышка чыгарып, бәхетле киләчәк теләп яшәделәр. Тәгәрәшеп үскән оныкларына сөенеп, 50 ел ходай биргән тигез-тату тормышны бергәләп үттеләр.

Әти бик шаян, җыр телле, хромка гармунда уйнап, безне җырлатып, биетеп үстерде. Гөберчәктәге төп нигезне ташламады, йорт-җирне яңартып, карап торды. Оныкларын каникул вакытында печән әзерләү, җиләк җыю, миллек бәйләү, утынны әрдәнәгә тигез итеп өю шикелле эшләргә — барысына да өйрәтеп торды. Урманда җиләк җыйганда әти гел авыз эченнән җыр көйли торган иде. Шул әтидән моңлылык, җырга һәвәслек минем уртанчы кызыма, Илүзәгә, күчкәндер дип уйлыйм. Кызым бик күп конкурсларда җырлап, урыннар алды.

Әтием язучы , авылдашыбыз М.Мәһдиевнең классташы булуы белән горурлана, аның турында гел сөйли торган иде. Әсәрләрендә авылыбыз турында гел дөрес яза ул, дия иде. Укыган вакытларын сагынып , “эх, шул вакытлар”, дип уйларга бирелергә яратты.

2009 нчы елда әтием Муллаян безнең арадан китеп тә барды.

Бүгенге көндә әтиемнең төп нигезе буш тормый. Классташы исемен йөрткән урамда, әтием тәгәрәп үскән бәбкә үләнле нигездә өр-яңа йорт салып, ирем, балаларым, оныклар белән бергәләп, гөр килеп яшәп ятабыз”.

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең чордашлары, сыйныфташлары — тарихи кайбер вакыйгаларның тере шаһитләре. Кызганыч, алар үзләре исән вакытта ук истәлекләр язылмаган. Шуңа күрә дә аларның , бәлки, бөтен якларын да чагылдырып бетереп булмыйдыр.

Язучының сыйныфташлары күбесе исән булмаса да, аның укучылары бар бит. Бәлки алар миңа хәбәр бирерләр һәм без истәлекләрне бергәләп барлар идек.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика