Без – көчле, бердәм халык

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

                                                                                                     Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

                                                                                                                                                   Габдулла Тукай

      4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Халкыбыз буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыра.

Тарихи тамырлары тирәнгә барып тоташа торган бу дәүләткүләм бәйрәм Россия дәүләтчелеге тарихының онытылмас сәхифәләрен гәүдәләндерә. Моннан дүрт гасырдан артык элек безнең бабаларыбыз  Ватаныбызны дошманнардан азат итеп, Россия дәүләтенең  мөстәкыйльлеген саклап кала. Нәкъ менә халыкның бердәмлеге иң катлаулы, авыр вакытларда ил язмышын хәл итә һәм зур җиңүләргә ирешүгә нигез була. Һәм бүген илебезнең төп хәзинәсен тәшкил иткән, күп төрле гореф-гадәтләргә, йолаларга, мәдәниятләргә, телләргә, дини карашларга ия булган халкыбыз шулай ук бердәмлеккә, тынычлыкка һәм татулыкка омтылып яши.

Бүгенге көндә күпмилләтле халкыбыз өчен бу бәйрәм илебезнең тарихи үткәнен барлау гына түгел, ул демократия һәм үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлек принципларына өндәү дә, Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгытуга һәм тагын да үстерүгә этәргеч тә булып тора.

 

“Россиядә 172 милләт һәм барлык дини конфессия вәкилләре яши. Шуңа күрә халыкларның хокукларын тану, аларны тормышка ашыру бик мөһим. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең бүгенге этабында Россия кебек күпмилләтле дәүләткә халыкара танылган кеше хокуклары проблемаларын тикшерүнең актуальлеге бәхәссез”,– дип яза якташыбыз, күренекле журналист Әгъзәм Фәйзрахманов..

Татарстан Республикасы – бердәм Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше. Безнең уңышлар аның үсешенә, халыкара киңлектә абруе артуга турыдан-туры бәйле. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алга таба да куәтле икътисадый һәм мәдәни багланышларны киңәйтүгә, күпкырлы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итәр.

Россиянең, шул исәптән Татарстанның да хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Күпмилләтле халкыбыз үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән илебезнең үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан: “Бүгенге катлаулы сәяси вазгыять шартларында милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданнар арасында татулыкны ныгыту аеруча мөһим, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бу юнәлешкә аеруча булышлык итәргә тиеш”,– дип әйтелгән татарстанлыларга мөрәҗәгатендә.

Без сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлыйбыз, һәркемгә тормыш сөючәнлек, үз көчләрегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телибез. Өлкәннәребез дә, һәм без дә яхшы хәтерлибез, сүзләрен Әхмәт Ерикәй, көен Сәлих Сәйдәшев иҗат иткән “Дуслык турында җыр” бу бәйрәмгә бик тә туры килә һәм ул әле бүген дә әһәмиятен югалтмый.

                                              Бердәмлекнең көче океан,

                                              Океаннан хәтта көчлерәк.

 Без күтәргән дуслык байрагы

   Гасырларга барыр җилфердәп.

                         Үстергән дә безне чын дуслык,

                            Көч биргән дә безгә чын дуслык.

                    Дуслык булса, яшәр гомергә

                          Бөтен җир шарында тынычлык.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика