Гасырларны кичкән, мең яшәр ил

Без яшәгән заман – алгарышлар чоры,

Республикам чәчәк аткан чор!

Узган юлы – йөз ел, аз да күп тә түгел,

Чал тарихлы тулы бер гасыр.

“Иң гади бер ачыш – сезнең Ильич уты,

Неон яктырткычлар янында.

Радиосы нәрсә, телевизор нигә –

“Айфон” һәм “Айпад” лар барында?!” –

Яшьләр, бәлки, шулай фикер йөртә булыр,

Роботларга йөкләп үз эшен…

Иннополис дигән иң яшь шәһәр раслый

Илнең технологик үсешен.

Татарстан атлый яңа гасыр белән

Бер үк тизлек, бер үк адымда…

“Миллениум” гүя безне тоташтыра

Заман дигән шаулы агымга.

Нано кисәкчәләр, метро, экспресслар –

Татарстан синең бүгенгең.

Тик онытмый тарих һәрбер казанышның

Күктән төшкән тылсым түгелен.

Ачлык афәтләрен, колхозлашу чорын,

Сугыш корбаннарын – һәммәсен…

Югалтулар аша, Ватан хакын хаклап,

Җиңүләргә, илем, килгәнсең!

Республикам атлый киләчәккә таба,

Зур ышаныч белән, нык басып.

Яшь алмашка торсын имин якты таңнар,

Бәхет ишекләрен киң ачып.

Дәүләтең нык булса, Татарстан — илем,

Әләмең дә горур җилфердәр.

Бер тавыштан безне: “Гасырларны кичкән,

Мең яшәр ил”, – диеп йөртерләр!

“Казан утлары” журналының октябрь санында басылып чыккан   “Мең  яшә, Татарстан!” шигыре  Республикабызның тарихы, бүгенге көне һәм уңышлары белән горурланып язылган. Аны якташыбыз, Курса Почмак авылында туып-үскән  шагыйрә, бик күп җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова язган. Бу шигырь 6  ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан әдәбият сөючеләргә бүләк булып яңгырый.

Конституция – төп закон дигән сүз. Безнең республикабызда яшәүче һәр кеше шушы төп законны үтәргә, аны ихтирам итәргә, олы итеп карарга бурычлы. 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе  хәзерге хокукый системаны булдыруда әһәмиятле роль уйный, иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясый. Республиканың Төп законына таянып без икътисадны һәм социаль өлкәне үстерәбез, Татарстан Республикасы илнең алдынгы төбәкләре сафында ныклы урын тота. Даими рәвештә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту, шул исәптән кешеләрнең керемнәрен арттыру, ныклы белем бирү һәм сыйфатлы итеп медицина хезмәте күрсәтү, һәркемгә торак алу, мәдәни-спорт объектларына йөрү, яшәү өчен уңайлы тирәлек булдыру һәм рухи үсешне тәэмин итү мөмкинлекләре тудыра.

Якташыбыз, Мөрәле авылында туып-үскән шагыйрь Хәнәфи Бәдигыйның   “Төп Канун” дигән  шигырендә Республикабызның Конституциясе кабул ителү белән горурлану, халкыбызны ярату һәм хөрмәтләү чагыла.                                             

Тал песие генә буласы иде,

Җылынасы кояш нурында.

Кая инде безгә шигырь язу

Илнең Төп Кануны турында.

Безнең өчен күпме язды аны

Рәсәй совет хөкемдарлары.

Кабул ителде дә таләп итте,

Болыт басты күкне аннары.

Күпме купшы сүзләр ишеттек без,

Шул сүзләргә күпме кул чаптык.

Хокуксызлар булып яшәсәк тә,

“Якты киләчәккә” дип чаптык.

Һәм, ниһаять, килде шундый көннәр –

Үз Кануны Татарстанның.

Халкыбызны яклар, саклар көче булсын,

Бу Төп Канун дигән дастанның.

Кая инде җитди шигырь язу

Илнең кагыйдәсе турында!

Әмма язылгандыр… яшәгәнгә

Безнең Кануныбыз нурында!

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Анда Республикабыз тарихы һәм бүгенге көне турында кызыклы экспонатлар куелган. Мәктәп укучылары, килгән кунаклар күргәзмәне кызыксынып карыйлар.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика