Бер уч ашлык өчен – төрмә

Әсхиева Өммикамал Галәветдин кызы 1901 елда хәзерге Арча районы Сикертән авылында сигез балалы крестьян гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә гарәпчә укырга-язарга өйрәнә, дин кануннарын күңеленә сеңдерә. Билгесез кешеләр кызның әтисен Чуриле юлында үтереп китәләр. Гаиләдә иң олы бала буларак, Өммикамал әнисе Майтап белән яшьли тормыш арбасына җигелә. Сылу гәүдәле чибәр кыз Гөберчәк авылы егете Әсхәдуллага кияүгә чыга. Ләкин кыз ярлы гаиләгә килеп кергәч, янә авырлыклар алдында кала: көндәлек ашау, кием-салым юнәтү, хуҗалык эшен алып бару. Җитмәсә 1921 елгы ачлык елы өстәлә. Нәкъ шул елны беренче сабые Хөрмәтулласы дөньяга килә. Кайнатасы Әсхи ачлыктан үлеп китә. Көндәлек тормышны алып бару өчен гаилә такта яру эше белән шөгыльләнә, Әсхәдулласы чабата ясый. Шуларны базарга алып барып сату эше белән шөгыльләнә. Базарга барганда язгы ташуларда калу, такталары суга агып китеп, юеш киемнәр белән кире кайту эзсез үтми, киләчәктә Өммикамал ундүрт ел аяксыз килеш урын өстендә ята. Әсхәдулласы да бик яшьли йөрәк авыруыннан үлеп китә. Сигез бала тапкан Өммикамалның Бөек Ватан сугышында олы улы һәлак була. Кул арасына кереп, хуҗалык эшләрендәге төп терәге булган Нурулла(1927), Гыйльмулла(1929), Мөхәммәт(1931), Равил(1936) һәм кызы Минзада(1942) аның өчен яшәргә көч бирә, рух өсти. Фәкыйрьлек белән яшәгән Өммикамал бик таләпчән, кырыс, диндар хатын була. Балаларын ашату өчен яшереп кенә алган бер уч ашлык белән тотылып, төрмәгә утыртырга дигәндә милициядә эшләүче бертуган энесе Мөхәммәтдин аны йолып алып кала. “Алты баланы кем кулына калдырасыз, ирсез килеш тормыш йөген тартучы хатын бит ул”, – дип вәзгыятьне аңлата ул власть кешеләренә. Тормыш михнәтләре Өммикамалны һәрнәрсәгә сакчыл карарга, чама хисен югалтмаска, булганның кадерен белергә өйрәтә. Дин кануннары белән яшәгән хатын намаз укый, уразасын калдырмый, гореф-гадәтләрне балаларына, хәтта оныкларына да өйрәтә. Аяксыз килеш авырып ятса да, күзе яхшы күрә, күзлексез энә саплый, дини китаплар укый. Мунча миллеген оста бәйли, оныкларына бер бөртек икмәкне җиргә төшертми һәм ипигә карата кадер-хөрмәтнең нинди югарылыкта булуын аңлата. 2 яшьлек кызы Гыйззи күз тиюдән, ә биш яшьлек Рәйсәсе кызамык авыруыннан вафат булса да, ул төшенкелеккә бирелми, кайгы-хәсрәтен һәрчак эш белән баса, сабырлык белән көчле рухлы булуын раслый. Авылдашларын кирәк чакта догалары белән өшкереп дәвалый, төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Күпне күргән Өммикамал килене Фирдәүсә, улы Равил һәм оныклары тәрбиясендә кадәрле һәм ак яулыклы әни, әби булып 1985 елга кадәр яши. Аның рухын оныклары, оныкчыклары саклый, киңәшләрен истә тотып, догаларыннан калдырмыйча яшиләр.

Халидә Габидуллина

Көчле рухлы сугыш чоры баласы

Әсхәдуллин Гыйльмулла Әсхәдулла улы 1929 елның 24 маенда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында ишле балалы, бик ярлы гаиләдә дөньяга килә. Дини белемле әнисе Өммикамал зур тырышлык белән (ире белән такта ярып, чабата үреп базарда сата) балаларын ачлыктан саклап кала. Гыйльмулланың әтисе бик яшь килеш йөрәк авыруыннан үлеп китә. Ул булачак язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бер класста укый. Йортта кечкенә сеңлесеннән башка кыз туганы булмау сәбәпле, малай һәр эшкә намус белән карый, теләсә нинди хезмәтне авырсынмыйча башкара. Тормышлары авыр булуга карамастан, Гыйльмулла көр күңелле, кешелекле, тәртипле булып үсә. Бөек Ватан сугышында бертуган абыйсы Хөрмәтулла һәлак була. Гыйльмулла яшьтәшләре белән яздан көзгә кадәр басуда җир тырмалап, ындырга көлтәләр ташый, кышын кар тотып, тимурчылык эше белән шөгыльләнә. 1947-1950 елларда армия сафында хезмәт итә. Хезмәттән чыныгып, егәр егет булып өлгереп кайта. Кайткач, колхозга эшкә кала һәм бригадир итеп билгеләнә. Пөхтә, чиста, төгәл, кырыс, ләкин гадел Гыйльмулла һәр эшнең җиренә җиткерелеп эшләвенә ирешә һәм кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә. 1965-1980 еллар аралыгында ферма мөдире булып эшли. Фермада эшләгән вакытта коллективны нык тота, эш күрсәткечләрен югары күтәрә. 1953 елда бер балалы Галия исемле хатынга өйләнә. Галиясенең кызы Мәдинәне бик тә ярата, аның көеннән торып, күңелен күрә белә. Оныгы тугач та, аны кулыннан төшерми, уйный, сөя, ярата. Бала җанлы, кече күңелле, көчле рухлы Гыйльмулла йорт-җирен чиста тота, хатыны Галиядән дә шуны таләп итә, маллар асрый, өр-яңа йорт салып чыга. Үзе балта остасы буларак, авылдашларына да ярдәм күрсәтә. Төгәллек өчен дип ясаган аерым таягы булып, хәтта утын әрдәнәсен дә шуның белән тигез итеп өеп куя. Бу кешенең сәнгати яктан иҗади сәләте турында сөйли. Урманның аерым урыннарында печән чаба, гомумән алганда, ул урманны нык ярата. Шунда ялгызы калып, урман белән серләшә. Ферма мөдире булып эшләгәндә эшчеләрне кирәк икән ачулана, кирәксә, яклап чыга белә. Кешегә ышанычы зур була һәм эшләгән кешене хөрмәт итә, коммунистик законнар белән яши. Кызганыч, бик яшьли 1984 елның 11 сентябрендә инфаркттан үлеп китә. М.Мәһдиев әсәрендә 5 малай, 1 кыз дип шушы гаилә турында яза: Хөрмәтулла, Нурулла, Гыйльмулла, Мөхәммәт, Равил, Минзада. Язучы сыйныфташы турында бары җылы фикердә булуын гына ассызыклый. Бүгенге көндә Гыйльмулла Әсхәдуллинның нигезе калмаса да, аның кызы, оныгы, оныкчыклары, туганнары бар. Алар күңелендә ул бары якты эз калдырган кеше.

Халидә Габидуллина

Гармунчы егет

Сәгыйдуллин Саяр Сәгыйдулла улы 1936 елда дөньяга килә. Әнисе Гыйльмениса иреннән аерылып туган авылына кайтып урнаша һәм Саярны ялгызы үстерә.Гөберчәкнең башлангыч мәктәбендә,  җидееллык белемне Сикертәндә ала. Кечкенәдән әнисенә ярдәм итеп үскән, ирләр эшенә үзлегеннән яки күрше-тирә абыйларыннан күреп өйрәнгән егет балта остасына әйләнә. Сугыш башланганда биш яшьлек булган Саяр әнисенә ияреп басуга йөри. Бераз үсә төшкәч, урак вакытында кырда башак җыеп, көлтәләр ташый. Кечкенәдән авыл атлары янына “кунак”ка йөргән малай 1950 елда Иваново шәһәренә урман кисәргә бара. Анда ул агачларны урманнан ат белән ташый. Уңган, сер бирергә яратмаган авылдашыбыз бик матур итеп җырлаган, гармунда уйнаган. Шул сәләтләре белән авыл кызы Фәвияне үзенә караткан да инде. Алты ел аның белән очрашып йөреп, армия хезмәтеннән кайткач, өйләнә. Алты балага гомер бирә. Гармунын кулыннан төшермәгән Саяр ага балаларын уйнап биетергә яраткан. Моңлы кеше булган ул. Әтисез үтелгән гомер, тормыш авырлыгы да аның моңлылыгына нигез булгандыр. Казанга барып, шоферлыкка укып кайта һәм кулына документ алган көннән колхозда шофер булып егерме дүрт ел эшли. Эшләү дәверендә нинди генә авырлыклар белән очрашмаган да, никадәр юл үтмәгән. Саяр ага һәрчак өстәлдә мул ризык торуын яраткан, авыр елларда да сыерын бетермәгән, хуҗалыгын ныгыткан. Сөт һәм каймакны үз иткән авылдашыбыз балаларын укытып, дөрес тәрбия бирә, аларны хезмәт белән тәрбияли. Балалары башлы-күзле булып, һәркайсы үз оясын кора. Оныклар туып, матур гына эшләп, яшәп ятканда Саяр Сәгыйдуллинга инсульт була. Тугыз ел урын өстендә ята. Хатыны, балалары тәрбиясендә була ул. Кызганыч, үлем сорап килми, Саяр абый 2000 елның 20 июлендә вафат була. Хатыны Фәвия апа тигез тормыш чорын сагынып яши, истәлекләре белән бүлешә, ире рухына көн дә дога кыла.

Халидә Габидуллина

Биш малай әтисе

Хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында 1907 елның 12 декабрендә Гафар исемле малай туа. Гади авыл малае өч ел мәдрәсәдә гарәпчә белем ала. Гөберчәк халкы элек-электән урман эше белән яшәгән. Шуңа күрә Гафар да кечкенәдән такта яру һөнәренә өйрәнеп, үскәч, шул эш белән шөгыльләнә, балта остасы, итекче булып өлгерә. Хәтта читкә чыгып, итек баса, аз булса да гаиләгә керем алып кайта.Армия хезмәте үтә. 1934 елда Фагыйлә исемле Кече Төрнәле кызына өйләнә. Матур гына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елда Гафар Гарипов фронтка китә. 1944 елда каты яраланып, бер тәүлек кар астында ята. Иптәшләре табып, госпитальгә озата. Дәвалангач, яраксызлык кәгазе белән өенә кайтарыла. Биш малай тәрбияләп үстерә. Үрнәк пекарнясында берничә ел икмәк пешерә. Ул урман эшендә булган кеше: урман чистарткан, печән чапкан, агач кискән. Колхозда балта остасы булып эшләгән. Кирәк чакта авылдашларына да булышкан. Җор телле, кече күңелле авылдашыбыз балаларны нык яраткан. Тыныч холыклы, эшчән, сабыр, уен-көлке сөйләшкән Гафар Гарипов балаларын да хезмәт белән тәрбияли. Аз сүзле, ләкин гаделлеге белән тирә-яктагыларның хөрмәтен казанган Гафар ага оста тегүче дә булган. Хуҗалык кирәк-яракларын тиз арада теккән. Өлкәнәйгәч тә башыннан эшләпәсен салмаган сугыш ветераны күрше-күлән белән дус-тату яшәгән, кеше күңелен күтәрүдән үзенә ләззәт алган. Хуҗалыгында мал-туар асрап, Гафар ага улларының гаилә корып, балалар үстерүенә сөенеп яшәгән. Ул 1987 елның 30 апрелендә вафат була. Гафар Гариповның биш малае да тәртипле һәм тырыш булып, әтиләре үрнәгендә намуслы хезмәт юлы үтеп, мул тормышта яшиләр һәм һәрчак аның турындагы истәлекләре белән бүлешәләр. Авылдашыбызның фашистларга каршы батырларча көрәшеп, сугыштан соңгы торгынлык елларындагы фидакарь хезмәте яшь буынга үрнәк, балаларына, онык-оныкчыкларына зур горурлык булып тора.

Халидә Габидуллина

Авылны кемнәр яшәтә?

Пыскып  түгел,  дөрләп  янган  шәхесләр  бизи  гүзәл  җиребезне.  Бөтен  көчләрен,  белемнәрен,  үзләрен  аямыйча  фидакарь  эштә  үткәргән  көннәрен,  йокысыз  төннәрен  туган  төбәгенә биргән,  туган  авылының  яшәвенә  бөтен  гомерен  багышлаган  кешеләр  бар,  шөкер.  Шундыйларның  берсе  Арча  районы  Айван  авылыннан  Гатауллина  Альмира  Мидхәт  кызы.  Бүгенге  көндә  ул  районның  хатын-кызлар  советын  җитәкли.

-Альмира  Мидхәтовна,  Бөек  Җиңүгә  быел  75  ел  була.  Үзегезнең  туган  авылыгызда  һәр  елны  9  Майда  совет  чорындагы  кебек  үк демонстрация  үткәрүегезне  белгәч  шаккаттым  һәм  сокландым.  Яңалык  ул  бик  нык  онытылган  искелек,  диләрме  әле.  Ә  Сез  бит  аны  беркайчан  да  онытмагансыз  да  икән?

-Быргы,  барабан,  байрак  минем  канга  сеңгән  ул.  Патриотик  тәрбия  бик  кечкенә  яшьтән  башлана.  Һәр  елны  7  майда,  нәкъ  совет  чорындагы  кебек,  1  сыйныфтан  башлап  11  сыйныфка  кадәр  колонна  булып  басабыз.  Барлык  укытучылар,  техник  хезмәткәрләр  дә  өстәлгәч  зур  көч  булабыз.  Байрак  тотучылар  төркеме  иң  алга  баса: мәктәп  байрагы, Татарстан,  Россия  байраклары,  сугыш  чоры  байрагыбыз  да  бар.  Колоннаны  чәчәкләр,  веноклар,  шарлар  белән  бизибез,  транспарантлар  күтәрәбез,  “Үлемсез  полк”тагы  кебек  сугышта  һәлак  булган  бабайларыбызның  портретларын  тотабыз.

Матур  итеп  бизәлгән  колонна  быргылар  кычкыртып,  барабаннар  кагып  Айван  авылы  урамына  килеп  керә.  Сугыш  ветераннарының  йөри  алганнары  урамга  чыгалар.  Хәзер  алар  юк  инде,  тыл  ветераннары  чыга.  Аларның  өй  турыларында  туктыйбыз. Һәр  ветеран  янында  мини-митинг  була.  Матур  сүзләр  әйтелә,  фотога  төшелә.  Ветеран  янына  оныклары  килеп  баса.  Күзләрдән  яшьләр  тәгәри.  Искиткеч  тәрбия  моменты  бу.  Өйдән  чыга  алмаган  өлкәннәр  дә  була.  Алар  тәрәзә  янына  киләләр,  кайберләре  тәрәзәне  ачып  җибәрәләр.  Аларның  өенә  митинг  килде,  алар  горурланалар,  шатлык  мизгелләре  кичерәләр,  бер  генә  көнгә  булса  да  кайгыларын  оныталар.  Бу  көнне  әле  тагын  хәрби  җырларга  смотр  да  була,  сугыш  чоры  җырлары  башкарыла,  шигырьләр  сөйләнә,  авыл  халкы  зур  митингта  да  катнаша.

Икенче  көнне  Төбәк-Чокырча  авылында  шундый  ук  тантана  ясыйбыз.  3  км  барасы  бар,  аны  без  җәяү  үтәбез.  Девизыбыз  шул:  сугыш  бик  авыр  булган,  бабайларыбыз  җәяүләп  Берлинга  кадәр  барып  җиткәннәр.  Без  дә  авырлыкларга  бирешмәскә  тиешбез.

Бу  көнне   иртәнге  сәгать  сигездән  сугышта  һәлак  булучылар  истәлегенә  куелган  һәйкәл  янына  Почет  караулы  баса.  Анда  басу  өчен  ярыш  ел  буена  бара  һәм  шул  хокукны  укуда  тырышып   яки  җәмәгать  эшләрендә  катнашып  яулап  алырга  кирәк  була.

-Авыллар  бетә  дип  чаң  суккан  вакытта  сезнең  авыл  гөрләп  яшәп  ята.  Арчага  якын  гына  урнашкан,  аягында  нык  басып  торучы  авыл.

-Балаларда  туган  якка,  туган  авылга  мәхәббәт  тәрбияләү  буенча  эзлекле  эш  алып  барабыз.  Авылда  яшәп  уңышлы  эшләүчеләр  белән  очрашулар  үткәрәбез.  Ул  төрле  һөнәр  иясе  була:  механизатор,  терлекче,  үз  эшен  ачып  җибәрүчеләр  бар  хәзер.  Авылыбыздан  чыккан  танылган  шәхесләр  белән  очрашабыз.  Атказанган  типография  хезмәткәре  Минсара  Әхмәтгалиева,  атказанган  икътисадчы  Венера  Афзалова,  журналист  Румия  Надршина,  герой- разведчик  Гарәфи  Әскаров,  легендар  совхоз  директоры  Миннәхмәт  Сәгыйтьҗанов,  аның  улы  прокурор  Алмаз  Сәгыйтьҗанов – без  аларның  барысын  да  тәрбия  эшендә  файдаланабыз.  Максатыбыз  балаларга  аңлату,  күрсәтү:  туган  җирдә  дә  бәхетле  яшәп  була.  Алар  авылда  калсыннар,  йортлар  төзесеннәр,  өйләнеп-кияүгә  чыгып,  балалар  үстерсеннәр.  Бу  өлкәдә  безнең  эшнең  нәтиҗәсе  дә  куанычлы.  Авылыбызда  яңа  йортлар  калка,  балалар  туып  тора.

-Балалар  туа  тууын.  Тәрбия  өлкәсендә  аксыйбыз  түгелме?  Көне  буе  компьютерда,  телефонда  балаларыбыз.  Хезмәт  тәрбиясе  бөтенләй  юк  кебек.

-Бездә  хезмәт  тәрбиясенең  беткәне  юк.  Безнең  мәктәп  балалары  мәчет  салган  балалар  ул.  2008  елда  мәчет  ачылды  Айван  авылында.  Авария  хәлендәге,  эшләмәгән  балалар  бакчасын  сүтеп,  кирпечләрен  чистартып,  укытучылар  белән  беррәттән  укучылар  эшләде.  Болар  барысы  да  дәрестән  соң,  өйгә  кайтып  ял  итеп  килгәч  башкарылды.  Әти-әниләре  белән  бергә  киләләр  иде.  Хәзер  ул  балаларга  32-33  яшь.  Гыйззатуллин  Рузил,  Әскаров  Рамил,  Фидарис  Зиннатуллин,  Искәндәр  Юзаевларның  балалары  инде  мәчеткә  дин  укуларына  йөриләр.  Аталары  тәрәвих  намазларына,  җомга  намазларына   баралар.  Әтием  төзегән  мәчет  дип  горурланалар.

Бүгенге  балалар  да  эшлиләр.  Мәктәп  бакчасында  ел  буена  җитәрлек  яшелчә,  җиләк-җимеш,  бәрәңге  үстерәбез.  Яз  җитүгә  һәр  атнада  өмәләр  үтә.  Мәктәп  тирәсен,  авыл  урамнарын  чистартабыз,  мәчетне  тәртиптә  тотабыз,  зиратны  әти-әниләр  белән  бергә  балалар  җыештыралар.

-Альмира  Мидхәтовна,  ә  шулай  да  минем  борчулы  соравым  урынлымы?

-Хәзерге  балалар  безнең  чор  балаларыннан  шактый  аерыла  шул.    Мәктәптә  укыганда  мин  бик  оста  рәсем  ясый  идем.  Концертларда  алып  баручы  да,  җырчы  да  мин.  5  сыйныфта  укыканда  телевизордан  күреп  чегән  биюен  өйрәндем.  Әни  чаршаулардан  киң  итәкле  күлмәк  тегеп  бирде.  Шул  бию  белән  мин  башладым.  Дәресләр  беткәч  без  өйгә  ашыкмый  идек.  КВН нар  оештырып,  концертларга  хәзерләнеп,  шау-гөр  килеп  аралаша  идек.  Өйгә  кайткач  әти-әнигә  булышабыз,  дәресләр  хәзерлибез  дә  урамда  уйныйбыз,  караңгы  булганчы  чана,  чаңгы  шуабыз,  тау  битләре  шомарып  бетә  иде.

-Бик  актив  булгансыз.  Юкка  гына  комсомол  секретаре  итеп  сайлап  куймаганнар  икән.

-Комсомол  чоры  яшьлекнең  иң  матур   вакыты.  Секретарь  итеп  сайлап  куйдылар. “Син  укытучы,  син  актив,  кем  булсын  тагын”.  Башта  сөендем әле,  миңа  ышаныч  күрсәтәләр  бит.  Аннан  очсыз-кырыйсыз  эшкә  чумдым:  тегесен  оештырырга,  монысын  оештырырга.  Бу  җәмәгать  эше  бит,  төп  эштән  соң  эшләнә.  Колхоз  рәисе  автобус  бирде,  район  үзәгенә  җыр  конкурсына  барабыз.  Кызыл  яулыклар  таптык  барыбызга  да.  Автобусыбыз  ватылып  калды  юлда.  Егетләр  ремонтка  булышып  буялып  беттеләр.  Соңга  калып  булса  да  өлгердек,  чыгыш  ясадык.  Ул  комсомол  җыелышлары,  бер-беребезне  каты  тәнкыйтьләп  чыгыш  ясаулар,  кичке  дежурлар,  җәмәгать  тәртибен  саклау,  клубларда  уеннар  оештыру.  Әйбәт  эшләгәнбез:  комсомол  юлламалары  белән  Венгрия, Болгария, ГДР га  бардылар  егетләребез.  Конкурсларда  катнашып  урыннар  ала  идек.

-Районда  иң  яхшы  комсомол  секретаре  икәнегезне  беләм.  Әле  Сез  иң  яхшы  пионервожатый  да  идегез…

-Пионервожатый  булып  эшли  башладым.  Төбәк-Чокырча  сигезьеллык  мәктәбе  ул  вакытта.  Бик  усал  авыл  санала  иде  ул.  Айван  авылы  бил  бөккән  Төбәк-Чокырча  алпавытларына.  Революциядән  соң  тәртипсезлекләр  дә  башланган:  эчүчелек,  балаларның  милициядә  учетта  торулары.  Шундый  яман  аты  чыккан  мәктәптә  мин  өлкән  вожатый  булып  эшли  башладым.  Һәр  эшне  җиренә  җиткереп  башкарырга  тырыша  идем.  Иң яхшы  пионер  дружинасы  исемен  алгач  мине  Мәскәүгә  Бөтенсоюз  слетына  делегат итеп  җибәрделәр.  Анда  чыгыш  та  ясадым  әле.  Эшләгән  эшләрне  санап  киттем.  Милициядә  учетта  торучыларның  бетүе  турында  рапорт  бирдем,  хәтта  тәмәке  тартучы  бер  малай  да  юк  безнең  мәктәптә  дигән  җөмләм бар  иде. Шул  урында  мине  туктатып,  Белоруссиянеке  иде  бугай,  сорау  бирде:  “Не  может  быть,  Вы  это  точно  говорите  или  просто  флиртуете?”, — диде.  “Приезжайте,  я  вам  адрес  дам,  это  на  самом  деле  так”, — дип  җавап  бирдем.  Бәлки  малайлар  тартканнардыр  да,  ләкин  күрсәтмиләр  иде.  Бу  инде  шулай  ук  зур  җиңү.

-Булдыклы  белгечне  бер  урында  озак  тотмыйлар,  югарырак  күтәреп  куялар.

-Тәрбия  эшләре  буенча  директор  урынбасары  булгач  дәресләр  кимеде,  эш  күбәйде.  Тәрбия  өлкәсе  минем  иң  яраткан  эшем.  “Хәзер  мәктәп  белем  бирергә  тиеш,  тәрбия  мәктәп  эше  түгел”  дигән  фикерләр  ишетелә  башлады.  Мин  моның  белән  килешмим.  Белемле  кеше  тәрбияле  булмаса  җәмгыятькә  нәрсәгә  кирәк  ул?  Кеше  иң  беренче  чиратта  кеше  булып  калырга  тиеш.  Сыйныф  җитәкчеләренә  өстәмә  түләү  турында  сүзләр  бар  хәзер.  Бу  бик  кирәк  әйбер.  Сыйныф  җитәкчесе  балага  мәктәптәге  әни.  Башлангыч  сыйныф  укытучысы  белемнең  һәм  тәрбиянең  нигезен  сала,  ул  мәктәптә  төп  фигура.  Бала  күңеленә  ул  нинди  тәрбия  орлыгы  сала?  Идән  юарга  өйрәтә  икән  башлангыч  сыйныф  укытучысы,  гөлгә  су  сибәргә  өйрәтә  икән,  бала  мәңге  онытмый  аны.  Сыйныф  җитәкчесе  идәнне  үзе  юып  күрсәтсен,  тактага  үзе  каллиграфияне  дөрес  кулланып  язсын.  Шуннан  соң  баладан  шуны  таләп  ит.  Белемне  дә  тәрбияләп  бир  син.

90 нчы  елларда  мәктәптә  һәм,  гомумән,  җәмгыятьтә  тәрбия  аксап  китте.  Бүген  шуның  җимешен  җыябыз.  Гаилә  төзи  алмый  торган  ирләр  барлыкка  килде,  җаваплылыкны  үз  өстенә  ала  белми  торган  малайлар  күбәйде.  Ир  укытучыларның  мәктәптә  азаюыннан  бу.  Бер  ир  укытучы  10  хатын –кызны  алыштыра  тәрбия  өлкәсендә.  Чүкеч  тотып  эшләргә  өйрәтә  икән,  эндәшмичә  эшен  эшли,  бала  карап  тора,  үз  мисалы  белән  тәрбияли  ул.  Күп  кенә  әтиләр  өйдә  дә  тәрбиядән  читләшә,  инде  мәктәптә  дә  ирләр  тәрбиясе  күрми  икән,  бу  дөрес  халәт  түгел.

-18  ел  мәктәп  директоры  булып  эшләдегез…

-Миңа  бик  җиңел  булды  мәктәп  директоры  булып  эшләп  китәргә.  Мин  бөтен  баскычны  үтеп  килдем:  башлангыч  сыйныф  укытучысы,  өлкән  пионервожатый,   тәрбия  эшләре  буенча  директор  урынбасары.  Мин  үз  туган  авылымда,  балаларның  әти-әниләрен,  әби-бабайларын  беләм.  Менә  шул  авылны  ярату  минем  эшемдә  ярдәм  итте.  Ләкин  хуҗалык  эшләре  баса  иде.  Минем  яраткан  эшем – тәрбия.

-Ә  тәрбия  чаралары  сездә  бихисап…

-“Толларым-бәгырьләрем”  дигән  чарада  ирләре  сугышка  китеп  бик  яшьли  тол  калган  апаларны  хөрмәтләдек.  Балалары,  оныклары  килде,  бүләкләр  тапшырдык,  аларга  җылы  сүзләр  әйтелде,  алар  өчен  җырлар  башкарылды.  “Балачагын  сугыш  урлаган”  дигән  кичә  үткәрдек.  Сугыш  чоры  балаларын,  хәзер  әбиләр-бабайлар  бит  инде,  мәктәпкә  җыеп, шигырьләр  сөйләп,  җырлар  җырлап,  аларга  җиңүне  якынайту  өчен  тырыш  хезмәтләренә  рәхмәт  әйтеп  үтте  бу  чара.  Ветераннарга  хөрмәт,  ә  балаларга  тәрбия.

-Альмира  Мидхәтовна,  мин  Сезне  18  ел  туган  авылыгызда  Сабан  туе  үткәрүче  итеп  тә  беләм  әле.

-2002 елда  беренче  тапкыр  Сабан  туе  уздыру  бетү,  туктау  куркынычы  астында  калды.  Акча  юклыкны  сылтау  итеп:  “Быел  Сабан  туе  булмый”, —   диделәр.  Бу  бик  зур  фаҗиганең  башы  булырга  мөмкин  иде.  Сабан  туе  бетсә,  мәктәп  бетсә  авыл  бетә.  Моңа  һич  юл  куярга  ярамый  иде.

12  кешедән  комиссия  төзедек.  Мин  рәисе.  Комиссиягә  мәктәп  укытучыларын,  җирлектән  башка  белгечләрне  керттек.  Җигүле  атлар  бизәп,  гармун  белән,  авыл  яшьләрен  чарага  тартып  Сабан  туена  бүләк  җыйдык.  Эшмәкәрләр  дә  табылды,  акча  да җыелды,  тагын  бүләкләр  алдык.  Авыл  Сабан  туе  ул  әбиләр,  бабайлар  һәм  балалар  өчен.  Ул  кайткан  кунаклар  өчен.  Башка  авылның  Сабан  туе  ул  синеке  түгел.  Җиде  сәгатькә  сузылган  Сабан  туен  без  ике  хатын-кыз  алып  барабыз.  Комиссия  бик  яхшы  эшли,  һәр  кеше  үз  эшен  белә.  Шул  тәртиптә  18  ел  Сабан  туе  үткәреп  киләбез.

Сабан  туе  үткәрүнең  үзенең  күп  кенә  матур  традицияләре  барлыкка  килде.  Шуларның  берсе – Сабан  туе  сөлгесен  бәйләү  хокукы  бирү.  Һәр  елны  ул  җиде  кешегә  бирелә.  Бер  елны  тыл  ветераны,  иң  яхшы  мәктәп  укучысы,  яңа  өйләнешкән  пар,  армиягә  улын  озаткан  әни,  быел  беренче  сыйныфка  укырга  керүченең  иң  уңышлысы,  алдынгы  механизатор,  авылны  төзекләндерүгә  иң  зур  өлеш  керткән  меценат  булса,  икенче  елны  башка  номинацияләр  дә  була.  Һәр  эштә  тәрбия  максаты  беренче  урынга  куела.

-Альмира  Мидхәтовна,  булганыгыз  өчен,  авылга  мәхәббәтегез,  авылдашларга  олы  хөрмәтегез  өчен  чиксез  рәхмәт  Сезгә.  Сезнең  кебек  фидакарьләр  булганда  авыл  яши,  халкым  яши!

Дамир Таҗиев

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика