Шекә авыл клубы

Сугышка кадәрге “кызыл почмак” дип аталган кечкенә генә йортта мөдир буып Фоат Мөхәмәтша улы эшли. Монда әзме-күпме китаплар да булып, кешеләр шунда җыелып “белем эстәгән”. Бераздан клуб “пожарный лапас”ка урнаша. Монда кино, спектакльләр куйганнар. 1940 елда “кызыл почмак” янында клуб салына башлый, стеналар өелә, ләкин сугыш башлану сәбәпле, төзү эшләре туктала. Сугыш башлангач Фоатны сугышка алалар, ул шуннан әйләнеп кайтмый.

Сугыш башлангач ике катлы мәктәпнең аскы өлешендә сәхнә кебек урын булдырып, клубка охшатып ясыйлар. Монда нигездә укытучылар концер-спектакльләр куйган. Бу эшләрне Самат Кавиев һәм Вилсур Вәлиев башлап йөргән. Ул вакытта электр булмау сәбәпле тамашалар асылмалы лампа яктысында куелган. Шушы сәхнәдә Казаннан килгән артистлар да чыгыш ясаган. Үзенең 41 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, шуның 23 елын Шекә мәктәбе директоры вазыйфасын башкарган Вәлиев Вилсур абый әйтүе буенча, Усман Әлмиев белән Динә Сираҗетдинова да, тумыштан сукыр булган бер төркем җырчылар да килеп концерт куеп киткән. Киномеханик булып Иске Ашыт авылыннан Якуб Хәсәнов эшләгән.Электр булмаганга малайларны җыеп, чиратка бастырып, генератор әйләндертә торган булганнар. Кинолар тавышсыз булганга аларны кино куючы  үзе сөйләп баган.

Сугыш алдыннан төзелгән стеналарны 1946-1947 елларда сүтеп икенче җиргә, Нәсих Рәфыйковның бакчасына күчереп клуб салалар. Шәрип исемле бер байның йорты колхоз канцеляриясе булып торган. Шул йортны да сүтеп, клубка өстәп салганнар, анда китапханә оештырганнар. Бу вакытта клуб мөдире булып сугыштан кайткан Рөстәм Хәбибрахманов эшли башлый. Аңа китапханә эше дә йөкләнә. Клубта концерт-спектакльләр бик күп куелган, Казаннан артистлар да килгән, шулай ук авыл кешеләре дә актив уйнаган. Вилсур Вәлиев мәктәптә эшләгән вакытларын искә төшереп кызыклы вакыйгаларны сөйли. “Бервакыт спектакль куярга Шурабашка киттек. Трактор арбасына төялеп, бик күңелле итеп бардык, спектакльне әйбәт кенә күрсәттек тә төялешеп кайтырга чыктык. Тракторист Мөдәрис Хәйруллин, артистлар Мөбарәк Фазылҗанов, Самат һәм Рәсим Кавиевлар белән гармун уйнап, җырлый-җырлый кайтабыз, кинәт кенә бөтен нәрсә юк булды. Исебезгә килгәндә барыбыз да арба астында ятабыз, бактын исә без тракторыбыз белән силос базына төшкәнбез икән. Арба астыннан шуышып чыктык, гармун урталай өзелгән, кабинадагы трактористны тәрәзәне ватып көч-хәл белән тартып чыгардык. Бу көзге кырпак вакыт иде, шунлыктан тракторыбыз чокырга шуып төшкән булып чыкты,әле ничек чокырга төшкән, икенче якка төшкән булса, елгага төшәсе булган, исән калмаган булыр идек”.

Рөстәм Хабибрахмановны авыл советы рәисе итеп куйганнан соң, клубта Әкълимә Вафина эшли. 1963 елдан клуб мөдире һәм китапханә эшен Мәрьям Хәлиуллина башкара. “Ул вакытта китапханә – төп эш, ә клуб эше “нагрузка” дип атала иде”, – дип искә ала ул. Клуб мөдире штаты 1968 елда булдырып, бу вазыйфа Халик Яхинга йөкләнә. Аннан соң клуб мөдирләре булып Назирә Галимова, Равилә Василова, Рәмзия Шәйхиева, Вәсимә Камалова, Илһам Әхмәтҗанов, Камил Низамовлар эшли.

2004 елда әлеге клуб бинасы сүтелә.Шул ук елны авыл уртасына салынган яңа мәктәп бинасына клуб, балалар бакчасы, китапханә һәм ФАП урнаша. 1998 елдан бирле клуб мөдире булып Люция Абдуллина эши.

Люция Абдуллина

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика