Ни хәлең бар, Фатыйма?

Ни хәлең бар, Фатыйма? – мәкалә. М.Мәһдиев “Фронтовиклар” романы турында укытучылардан килгән хатларга җавап яза. Килгән сораулар да автор өчен “ачыш” булып тоела, геройларын кабат күздән кичерә. Әсәр белән танышкан укытучылар һәрберсе дип әйтерлек геройларны үз мәктәп укытучылары итеп кабул итә. Хәтта кайберәүләр үзләрен күрә сыман. Автор әйтүе буенча, укучы әсәрне мәкалә итеп түгел, ә әдәби әсәр итеп кабул итәргә тиеш. Димәк, язучы укучыны кызыксындыра алган һәм дә бөтен җирдә дә бер үк сыйфатка ия, характерлы укытучылар бар дигәнне аңлата. Автор фикеренчә, әсәрне уку нәтиҗәсендә кемнәрдер яшәү юнәлешен, эшләү алымнарын үзгәртергә дә мөмкин. Бу яхшы фал. Конкрет сораулар авторны уйга калдыра, күңелен күтәрә, кабат геройларының тормышы белән яшәп алырга мөмкинлек тудыра. “Рушад сезме? Инспекторыгызны таныдык: ул безнең районда яшәгән иде! Ни өчен геройларыгыз аракы эчәләр?” кебек сораулар авторны кабат уйга сала һәм аларга төгәл җавап бирүне таләп итә. Әсәрнең коеп куйган прототиплары юклыгын, авыл исемнәре һәр районда кабатлануын, әсәрне язганда нинди максат куюын да автор төгәл генә әйтә алмавын яшерми. Ләкин авторның әсәр барышында борчылуын да сизәргә мөмкин: мәктәпләрдә ир укытучылар кими бара. “Балалар егет укытучылардан егетлеккә, кыз укытучылардан нәфислеккә, нәзакәтлелеккә өйрәнәләр”, – ди ул. Шуның өчен мәктәпләрдә уңайлыклар, укытучыларга тулы эшләү мөмкинлеге тудырып, килгән яшь укытучыларны авыл җирлегендә калдыру ягын карарга кирәклеккә басым ясый.

Килгән хатлар арасында авторга ризасызлык белдерүчеләр дә байтак. Шуларның берсе Актаныш районы Әҗәкүл авылыннан З.Ә.: “Карт кызлар һәм тол хатыннарны мыскыллап язгансыз, хәтта әсәрнең дәвамын да укымаячакмын”, – дигән фикерен белдерә. М.Мәһдиев исә әсәрдәге мондый геройлар иң яраткан образлары икәнлеге турында, аларга карата мәхәббәте зур булуы хакында яза. Уфа ягыннан килгән бер хатның авторы Фатыйма исемле укытучы. Җырда да бу кыз исеме файдаланыла икән: “Уфа якларына карыйм, ни хәлең бар, Фатыйма?” Хәтта автор җавап мәкаләсен шушы кыз исеме белән атый. Һәм укытучылар алдына зур сораулар куя: педагоглык һөнәрен син дөрес сайладыңмы, педагог исеме белән горурланасыңмы, укучыларың сине яратамы?

Чыганак: Мәһдиев М. Ни хәлең бар, Фатыйма? // Совет мәктәбе – 1973. – №9.

Габидуллина Х.

Нуриев Вакыйф Вәкил улы

Нуриев Вакыйф Вәкил улы – 1958 нче елда Арча районы Сеҗе авылында туа. 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. “Яшь ленинчы”, “Шәһри Казан” газеталары, “Сәхнә”, “Салават күпере” журналларында хезмәт куя. Хәзерге вакытта “Казан утлары” журналы редакциясендә эшли. 2007-2014 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. В.Нуриев – кече  һәм урта яшьтәге балаларга атап язган дистәләрчә хикәяләр авторы. Ул – ТРның  атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия иясе. 2004 елдан Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы. Бер язмасында М.Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәктә музей-йорты ачылу тантанасы турында хәбәр итә. Әдипнең халыкчанлыгына басым ясый. “Казан арты сөйләменең бөтен матурлыгын сыйдырып язды ки, укучы да аның геройларын оныта алмый, әсәрләрен кат-кат укый”, – дип яза В.Нуриев үзенең мәкаләсендә. Җыр-моң әдипнең күңелендә һәм әсәрләрендә яңгыраш тапты, дип укучыга аңлата.

Әдәбият: Нуриев В. // Таһир-Зөһрә. – 2000.  – №15.

 Габидуллина Х.

Наһар түти

Наһар түти – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое, Гөберчәк авыл кешесе. Авылның “күз врачы” булып йөргән. Гөберчәк урамының Поник очы өлешендә яшәгән. Йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, күлмәк итәген ян-якка кыстырып йөрергә өйрәнгән, җитез, кыю хатын булган. “Бер дә бетмәс талкы, тәрәш, каба кебек “җитештерү коралларыннан” арына алмыйча мәңге йөгереп йөрүче Наһар түти бар”, – дип яза автор бу герое турында.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том – Казан, 1995.. – Б.212.

Габидуллина Х.

Насибулла

Насибулла – М.Мәһдиевнең күршесе. Яшь чакта байтак ил-җир күргән, укый-яза белмәгән. Беренче бөтендөнья сугышында немецларга әсир төшкән. Кайсы шәһәрдә нинди су ага, кайда нарат агачы үсә, нинди станциядә нәрсә бар – барысын да яхшы белә.Бик хәтерле, авыл “профессоры” булып озак яшәгән. “Кырык елдан соң миңа дәүләт архивында казынып, эзләнеп утырырга туры килде, Насибулла абзый сүзләре монда документ формасында иде”, – дип яза М.Мәһдиев. Язучы аны үз исеме белән әсәр герое итеп сурәтли.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том – Казан, 1995. – Б.314.

Габидуллина Х.

Нурисламов Вагыйз

Нурисламов Вагыйз – М.Мәһдиевнең күршесе, 1918 елда Гөберчәк авылында туа. Фронтовик. Тырыш, эшчән, сабыр холыклы кеше. Хатыны Саимә апа белән биш бала тәрбияләп үстергән. Колхоз атларын тәрбияләде. Истәлекләргә бирелеп, яшь вакытларын искә төшерергә ярата иде. Вагыз абый 1987 нче елда вафат булды.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.328.

Габидуллина Х.

Низамиев Габдерәкыйп Низаметдин улы

Низамиев Габдерәкыйп Низаметдин улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 10 октябрендә гади гаиләдә туа. Булачак язучы Мөхәммәт белән бергә уйнап үскәннәр, аның сыйныфташы, иң якын дусты. Гөберчәк һәм Сикертән мәктәпләрендә бергә белем алганнар. Редакциядә фотограф булып эшләгән. 1972 елның 8 июнендә вафат.

Әдәбият: Габидуллина Х. Язучының якын дусты // Арча хәбәрләре – 2017. – 25 авг.: Габидуллина Х. Мөхәммәт Мәһдиевнең якын дусты иде // Татарстан яшьләре. – 2017. – 6 июнь.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика