Гүзәл Әдһәмнең туган көне

Бүген якташ язучыбыз, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Әдһәм үзенең туган көнен​ билгеләп үтә. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балаларының, оныкларының игелеген күреп, озак еллар әдәбият сөючеләрне иҗат уңышлары белән сөендереп яшәвен телибез.

Аның иҗаты белән якынрак танышырга теләүчеләрне “Казан арты” тарих-этнография музееның “Әдәбият һәм сәнгать” бүлегендә оештырылган “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” күргәзмәсенә чакырып калабыз.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика