Кызыклы очрашу

Казан шәһәренең сынлы сәнгать музее хезмәткәре Рауза апа Рәимова безнең музеебызның даими кунагы, һәм ул безгә әшлекле киңәшләре белән дә ярдәм итә. Аның әнисе Өммегөлсем Салих кызы Наласа авылыннан, 15 яшьтә ятим кала, Казанда Камил Якуб исемендәге типографиядә эшли. Буа районының  Бигүти авылы егете Сафа Камалетдин улы белән танышып гаилә коралар. “Әтием рабфакта укыган, финанс-экономика институтын тәмамлап, илле ел шул өлкәдә эшләде,  бик күп еллар ТАССР финанс комиссариатында һәм министрлыгында җаваплы эшләр башкарды. Әти бик матур җырлый иде, министрлыкта оештырылган драма түгәрәге оештырган спектакльләрдә төп рольләрне, бигрәк тә җырлы рольләрне башкарган. “Хафизалам, иркәм” музыкаль комедиясен карарга үзешчән артистлар янына Галиәсгар Камал  үзе дә килгән. Ул үз әсәренең сәхнәгә куелышын бик ошатты, мине дә мактап алган иде, дип әти горурланып сөйли иде.   Шул вакыттагы фото “Г.Камал” альбомында бар”,–дип истәлекләрен яңартты Рауза Сафа кызы.

Дөрестән дә, музей фондында саклана торган  альбомнан  ул фотоны эзләп таптык. 1929 елгы фотода үзешчәннәр  сәхнә  костюмнарында, канәгать булулары йөзләренә чыккан. Фотода икенче рәттә сулдан дүртенче Сафа абый Рәимов һәм аның белән янәшә татар театрының атасы, якташыбыз Галиасгар Камал утырган.

Альбомның алгы битендә: “Г.Камал гаиләсе альбомның эчтәлеге белән кызыксынучы кешеләр татар милләтендә хэзерге чорда да булыр дип ышана”,– дип язылган. Әйе, менә бүгенге очрашу бу фикернең дөреслеген исбатлый.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика