Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 79 ел!

Бүген Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көнгә якын камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 79 ел!

Арча районыннан да Ленинград блокадасын өзүдә күп якташларыбыз катнаша.
Шуларның берсе — Минһаҗев Мубаракша. Музейда үткәрелгән кичәбездә мәктәп укучылары аның тормыш юлы, музей фондында сакланган шәхси документлары белән якынрак таныштылар.

Минһаҗев Мубаракша Минһаҗетдин улы 1912 елның 12 декабрендә Татарстанның Кызыл юл районы (хәзерге Арча районы) Каратай авылында туа. Аны 1941 елның җәендә сугышка алалар.

Минһаҗев Мубаракша 1942 елның гыйнварында Ленинград блокадасын өзүдә катнаша, Ладога күле буенда бик озак оборонада торалар. Һәм ниһаять, Ленинград фашист гаскәрләреннән азат ителә. Ул берничә тапкыр яраланып госпитальгә эләгә. Госпитальдә дәваланып чыкканннан соң, яңадан фронтка китеп бара.

Минһаҗев Мубаракша Минһаҗетдин улы сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп, япон, фин сугышларында катнашып, исән-сау туган ягына әйләнеп кайта. Ул “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” һәм “Ленинград саклавы өчен” медале белән сугышта ук бүләкләнә.

Минһаҗев Мубаракша сугыштан соң тракторист, җәен комбайнер булып эшли. Пенсиягә чыккач та яраткан эшен ташламый, үзенә алмашчылар әзерли. Бала вакытта мәдрәсәдә догалар өйрәнү, гомер буе биш вакыт намазны калдырмау, аңа көчле рухлы, сәламәт булырга ярдәм иткәндер. Дин иреге кергәннән соң ул бик күп еллар Апаз, Каратай һәм күрше авылларда муллалык вазыйфасын башкара. Минһаҗев Мубаракша 92 яшендә вафат була.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика