Мөгаллим.Галим.Язучы

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музее Арча муниципаль районы Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында “Туган ягым — яшел бишек ” проекты белән җиңү яулады. Бүген музейда әлеге грант кысаларында халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 93 ел тулуга багышланган “Мөгаллим. Галим. Язучы” исемле әдәби-музыкаль кичә узды.

Әдәбият кичәсен Мөхәммәт Мәһдиевнең якташы, Арча педагогия көллияте студенты Алия Мәҗитова Гөберчәк авылы турында шигырь белән ачып җибәрде. Кичәдә Мөхәммәт Мәһдиевнең дуслары, якташлары, педагогия көллияте студентлары катнашты.

Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина “М.Мәһдиевнең һәр темасы бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый,” — дип чыгышын башлап җибәрде. Язучының әсәрләрендә төрле һөнәр ияләре: тегүчеләр, сөннәтчеләр турында кызыклы мәгълүмат бирде.

“Ипи салу…. Дөньяда иң игелекле мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта тыныч шатлык, тынлык урнаша. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып торалар. Ипи салу… Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала, яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырлык уңышлы, игелекле мич, әлбәттә, коры утын кирәк. Кара чыршы, каен, имән утыны. Калганнары – зирек, юкә, ак чыршы, нарат – ярамый.” – дип яза М.Мәһдиев “Бәхилләшү” әсәрендә. Мәдәният ветераны Халидә Әхмәдиева ипи салу турындагы серләре белән уртаклашты. Шулай ук “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камалова: “Икмәк пешерү кебек изге һөнәр беркайчан да юкка чыга алмый. Мондый һөнәрләрне югалтмаска кирәк”, – дип үзенең төпле фикерләрен җиткерде.
Шулай ук М.Мәһдиевны якыннан белгән Таҗиев Дамир, Фәйзрахманова Халидә, аның укучысы Гәрәпшин Һашим язучы турында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Әдәби кичә Мөхәммәт Мәһдивнең әсәрләреннән өзекләр уку белән чиратлаштырылып барылды. Кичәнең музыкаль өлешендә Арча сәнгать мәктәбенең талантлы укучылары тамашачыларны үзләренең җырлары белән сөендерделәр.
Кичә барышында залга җыелган тамашачылар экраннан видеоларны да күзәтеп утырдылар. Әлеге видеорәтләрдә Мәһдивнең фотолары, архив материаллары, язучыбызның “Без – кырык беренче ел балалары” әсәреннән өзекләр урын алды.
“Мөгаллим.Галим.Язучы” дигән әдәби-музыкаль кичә бер сулышта узып китте. Менә шундый галим, Халык язучысы, аның әсәрләре белән якыннан танышу чын мәгънәсендә күңелне җылытырдай матур очрашу, онытылмаслык бер кичә булды.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика